Төннең каралыгы берни түгел,Күңел каралыгы куркыныч.Рухын кояш иткән күзсезләр бар,Әйтәләр күк, зинһар, бул тыныч.Ике аяклылар сыгыла җирдәТормыш авырлыгын җиңәлмый.Ике кулда йөргән дустым яши,Дөнья й...
Төннең каралыгы берни түгел,
Күңел каралыгы куркыныч.
Рухын кояш иткән күзсезләр бар,
Әйтәләр күк, зинһар, бул тыныч.
Ике аяклылар сыгыла җирдә
Тормыш авырлыгын җиңәлмый.
Ике кулда йөргән дустым яши,
Дөнья йөген тарта сыкранмый.
Байлар яши җиткералмый малын,
Комсызланып җыя, туялмый.
Очын-очка ялгап баручылар
Ярдәм итә һәрчак, кызганмый.
Менә шулай сыналабыз көн дә,
Яхшы белән яман – үлчәүдә.
Кеше булып кала алсак иде,
Гомер чикләреннән үткәндә.
Фото: pixabay
Күңел каралыгы куркыныч.
Рухын кояш иткән күзсезләр бар,
Әйтәләр күк, зинһар, бул тыныч.
Ике аяклылар сыгыла җирдә
Тормыш авырлыгын җиңәлмый.
Ике кулда йөргән дустым яши,
Дөнья йөген тарта сыкранмый.
Байлар яши җиткералмый малын,
Комсызланып җыя, туялмый.
Очын-очка ялгап баручылар
Ярдәм итә һәрчак, кызганмый.
Менә шулай сыналабыз көн дә,
Яхшы белән яман – үлчәүдә.
Кеше булып кала алсак иде,
Гомер чикләреннән үткәндә.
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала