Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әлфия Ситдыйкова. Сөю алмалары

Әлфия Ситдыйкова. Сөю алмалары

Соң очраштык. Соңлап туганмын мин.Минем язмыш башка белән бәйле.Учларыма кызыл алма салдың,Иренемдә әче әрем тәме.Соң очраштык. Тәкъдир шулай язган.Син кочакта түгел, йөрәгемдә.Мизгел түгел, гомер кич...

Соң очраштык. Соңлап туганмын мин.
Минем язмыш башка белән бәйле.
Учларыма кызыл алма салдың,
Иренемдә әче әрем тәме.
Соң очраштык. Тәкъдир шулай язган.
Син кочакта түгел, йөрәгемдә.
Мизгел түгел, гомер кичәр өчен
Уралдым мин синең серләреңә.
Соң очраштык. Ярый әле Ходай
Соң булса да безне табыштырган.
Син булмасаң, сөю алмаларын
Алыр идем кемнең кулларыннан.
#Әлфия Ситдыйкова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи