Журнал «Безнең мирас»

"Синле үткән мең кат кадерле!"

Мин үземне өр-яңадан таптым.
Һәм яңадан җуйдым үземне.
Сагышларым кайтып сарылдылар,—
Йөрәгемә дәштем:
«Түз инде!»


Юк,
Элеккедән үзгә бу сагышлар.
Ачы, утлы —
өтә бәгырьне.
Синсез киләчәккә китеп барам,
Синле үткән мең кат кадерле!
Бер җуелып, бер табылып торам —
Төрләндерә дөнья-куласа.
Табылмас та,
Җуелмас та идем,
Җаным тулы Сөю булмаса!..
Илсөяр Иксанова
Фото: pixabay

Теги: Илсөяр Иксанова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру