Фәнис Яруллин. Син - сөюнең үзедер
Елгалар - болынның кашы,
Гөлләр - болын күзедер;
Кайгымны шатлык итәсең,
Син - шатлыкның үзедер.
Чагыла җаның матурлыгы,
Йөзкәйләрең көзгедер;
Синең белән мин бәхетле,
Син - бәхетнең үзедер.
Күккә яшен нидер язды,
Кайнар сөю сүзедер;
Сине сөймәү мөмкин түгел,
Син - сөюнең үзедер.
Фото: pixabay
Гөлләр - болын күзедер;
Кайгымны шатлык итәсең,
Син - шатлыкның үзедер.
Чагыла җаның матурлыгы,
Йөзкәйләрең көзгедер;
Синең белән мин бәхетле,
Син - бәхетнең үзедер.
Күккә яшен нидер язды,
Кайнар сөю сүзедер;
Сине сөймәү мөмкин түгел,
Син - сөюнең үзедер.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА