Галәмдә йолдызлар атыла,Күңелем гел сиңа тартыла.Күк йөзе зәп-зәңгәр зур ефәк.Йөрәккә бары тик син кирәк.Син кирәк.Кич үтте, төн җитте, ә миндәБер үк уй, һаман да бер теләк:Моңсулы бу ятим җаныма,Бәхе...
Галәмдә йолдызлар атыла,
Күңелем гел сиңа тартыла.
Күк йөзе зәп-зәңгәр зур ефәк.
Йөрәккә бары тик син кирәк.
Син кирәк.
Кич үтте, төн җитте, ә миндә
Бер үк уй, һаман да бер теләк:
Моңсулы бу ятим җаныма,
Бәхетем, кояшым, син кирәк.
Син кирәк.
Караңгы, коточкыч бер сәгать,
Йокламый ятуга бер сәбәп.
Карадан аклыкка атларга,
Маягым, терәгем, син кирәк.
Син кирәк.
Бакчада алмагач, ботакта
Былбылкош сайрыйдыр бик сирәк.
Моңлы җыры дәва булсын өчен
Бердәнберем, миңа син кирәк.
Син кирәк.
Сөюем чаткысы дөрләргә,
Ярату очкынын сибәргә.
Учакта янарга,көяргә.
Ялкыным, якыным, син кирәк.
Син кирәк.
Туры юл - тайпылмый барырга,
Дөньяда үз урыным табырга,
Адашмый, алдашмый барырга,
Юлдашчым, сердәшчем, син кирәк.
Син кирәк.
Фото: pixabay
Күңелем гел сиңа тартыла.
Күк йөзе зәп-зәңгәр зур ефәк.
Йөрәккә бары тик син кирәк.
Син кирәк.
Кич үтте, төн җитте, ә миндә
Бер үк уй, һаман да бер теләк:
Моңсулы бу ятим җаныма,
Бәхетем, кояшым, син кирәк.
Син кирәк.
Караңгы, коточкыч бер сәгать,
Йокламый ятуга бер сәбәп.
Карадан аклыкка атларга,
Маягым, терәгем, син кирәк.
Син кирәк.
Бакчада алмагач, ботакта
Былбылкош сайрыйдыр бик сирәк.
Моңлы җыры дәва булсын өчен
Бердәнберем, миңа син кирәк.
Син кирәк.
Сөюем чаткысы дөрләргә,
Ярату очкынын сибәргә.
Учакта янарга,көяргә.
Ялкыным, якыным, син кирәк.
Син кирәк.
Туры юл - тайпылмый барырга,
Дөньяда үз урыным табырга,
Адашмый, алдашмый барырга,
Юлдашчым, сердәшчем, син кирәк.
Син кирәк.
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала