Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кадыйр Сибгатуллин. Син кирәк

Кадыйр Сибгатуллин. Син кирәк

Хыяллар гел сиңа урала,бердәнбер булуың хак, димәк.Көннәрем үткәндә кабатлыйм:ул кирәк, ул кирәк, ул кирәк!Ялкыным чәчелә, сибелә,нур итеп җыярга, кил, өйрәт.Кышын да, көзен дә — һәрвакытҗылы яз, җылы...

Хыяллар гел сиңа урала,
бердәнбер булуың хак, димәк.
Көннәрем үткәндә кабатлыйм:
ул кирәк, ул кирәк, ул кирәк!
Ялкыным чәчелә, сибелә,
нур итеп җыярга, кил, өйрәт.
Кышын да, көзен дә — һәрвакыт
җылы яз, җылы наз — син кирәк.
Бер-берен эзләгән кешеләр
очраша, табыша бик сирәк.
Кулыма бик кирәк кулларың,
иңемә иңнәрең бик кирәк.
Ерак юл, зур эшләр алдымда,
Көчләрем кимесә, бул терәк.
Дөньямны, җанымны аңларга
Син кирәк, син кирәк, син кирәк!
Фото: pixabay
#Кадыйр Сибгат #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи