Журнал «Безнең мирас»

"Син, чынлап, теләсәң, исемемне сызып ат йөрәктән..."

Әйтерләр берзаман:
"Ул, диеп, оныткан... оныткан барысын да.
Син аны юлларда көтмә дә,
һәм иркен җиһанны тарсынма!.."
Югалтып талчыккан күңелең
ышаныр шул мәлне бу сүзгә.
Син, чынлап, теләсәң, исемемне
сызып ат йөрәктән... син түзмә!..
Һәм шигең булмасын - үземне
мәңгегә онытырга син хаклы!..
...Мин үзем шул бигрәк соңладым
язарга (ахыргы) бу хатны.
Ләйлә Хәбибуллина
Фото: pixabay

Теги: Ләйлә Хәбибуллина Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру