Шигырьләр
"Сергей Островой белән икесе арасында утырган әфәнде үзенең күркәмлеге, итагатьлелеге белән игътибарымны җәлеп итте – озын буйлы, төз гәүдәле, көмеш чәчләренең куе «энәле» «керпесе» килешеп тора; аксөякләрнеке сыман ак йөзе, зур күзләре – һәммәсе дә бу кешенең шагыйрьлеге турында сөйли иде. Тышкы кыяфәтвакыт-вакыт алдаштыргаласа да, бу юлы мин ялгышмадым: Муса Гали, чыннан да, искитмәле шагыйрь булып чыкты. Безнең карашлар бер мизгелгә очрашты, шул арада мин ихтирам белән баш ияргә, исәнләшергә өлгердем". Муса Гали турында Рауль Мирхәйдәров язмасы.
Югалтулар хакында
Каз көткәндә онытылдым бермәл,
Алтын офыкларга күз атып.
– Аһ, нишлимен...
Кичер, әни, – дидем, –
Каз бәбкәсен кайттым югалтып.
Үтте, тынды сихри кыңгыраулар,
Мәктәп юлы белән мин кайттым.
Абайламый еллар урманында
Чәчүргечле кызны югалттым.
Утта көйде җаным.
Акты еллар
Яңгыр сибеп, яшен уйнатып,
Һәм әйттем мин:
– Ни кылыйм соң, әни,
Яшьлегемне кайттым югалтып.
Азмы затлар җирдә тәм таптылар,
Көмеш чишмәләрне болгатып.
...Кичер, әни, ялган өскә чыгып,
Дустымны мин кайттым югалтып.
– Нәрсәң калды бала?.. –
дигән сыман,
Бакты әни миңа тын гына.
Мәхәббәтем имин, намусым саф, –
Бар байлыгым хәзер шул гына.
Югалганнар инде кире кайтмас,
Югалырлык түгел болары;
Чү, кояшмы,
әни башы мәллә
Күтәрелде шулай югары.
Төп башына...
Ярсый бүген, үрсәләнә дөнья,
Ярларыннан чыкты кара сулар.
Изгелекне нәфрәт кысрыклый,
Бизде мәллә кеше яратудан?
Урман аша узам. Җаным җылый,
Зират аша үтеп барам сыман.
Кабер ташы кебек төпләр, төпләр...
Тыным кыса, тәнем яна сыман.
Мине жәлләп ахры шунда бер төп
Кил, утырчы, диде, ымлап кына.
Утырдым мин шулай төп башына,
Тик мәгънәсен ачтым соңлап кына.
Төп башына! Әй, халкымның теле,
Күпме акыл, күпме кинаяләр!..
Минем хәлне күреп, кемдер көлә,
Көлмәгәннәр эчтән кинәнәләр.
Кинәнмәче, юләрләнмә, бәндәм,
Синеке дә бит ул шул ук төпләр.
Үлгән урман, кара көйгән гөлләр,
Синеке дә – агу сипкән күкләр.
Юләрләнмә. Безгә яшәү теләп,
Тик бер кояш калды көн кашында.
Мин генәме икән?
Әйләнәмә баксам –
Кешелек үзе утыра төп башында.
"Бүген төнлә яшен уйнады"
Бүген төнлә яшен уйнады,
Таудан-тауга шашып сикереп.
Ябырылган болыт явыннан
Үрә басты урман, җилкенеп.
Сабак укыды миңа шул урман –
Икеләнмә яшен алдында.
Йә тезлән син...
Йә чык алышка.
Яшәү дәртең булса каныңда.
Яшен ялмар, бәлки, мине дә...
Тик сыеныр урын эзләмәм.
Тамчы каным тәндә калса да,
Мин тезләнмәм әле, тезләнмәм!
Дәһшәт уты мине өйрәтте
Икеләнмәскә вөҗдан алдында.
Ил хакына, җанны аямый,
Ялкыннарга каршы барырга.
Икеләнмәскә хаклык сагында,
Мәхәббәт дип утка кергәндә.
Сүнмәсен дип дусның учагы,
Учка салып күмер биргәндә.
Орынганда хәтәр тау-ташка,
Болытлардан чәчне сыйпатып.
Җылытканда хәлсез юлдашны,
Күкрәк белән җилне туктатып...
Бүген төнлә яшен уйнады.
Таудан-тауга шашып сикереп.
Икеләнмәскә!.. Рухым диңгезе
Кабатлады антын гү килеп...
Икеләнмәскә!.. Икеләнмәскә!..
"Әй, кешенең йөрәк кыллары!.."
Әй, кешенең йөрәк кыллары!..
Бөтен нәрсә сизелә кешегә.
Көннәр йончып китсә – сизелә.
Җир тетрәсә, ядрә ярылса,
Гүя, кыллар шартлап өзелә.
Зирәкләнде җаным. Дустыммы,
Дошманыммы бакса күземә,
Бер багудан күңел төбендә
Нәрсә ятулары сизелә.
Сары тамса яшел яфракка,
Гомер үтүләре сизелә.
Сызлый башлый иске яралар,
Һәм хәтердә еллар тезелә.
О, билгеле бары үземә,
Күпме җилләр бәрде йөземә.
Мәшәкатьтә, ыгы-зыгыда
Ару-талуларым сизелә.
Эремәс кар төште чәчләргә,
Йөрәгемнең тыны сизелә.
Аргамактай көн-төн ярсуда
Дөнья, дип, ул һаман өзелә.
Өзелсә дә, әйдә, өзелсен,
Куәт биреп соңгы сүземә.
Чыңлап китәр шунда күкрәгем,
Шулай булыр.
Шулай сизелә...
Башкортстан таулары
Әмирхан Еникигә
Талгын гына баеп барган кояш
Ирәндекнең үпте ташларын...
Онытыр төбәк җирдә бардыр ла ул,
Онытып кара Баймак якларын.
Акыл, хыял монда бер тамырдан,
Тормыш белән әкият – игезәк,
Үткәннәрдән безгә сабак укып
Асыл таулар ята җир бизәп.
Сабантуйга без дә килдек әле...
Син бик өлкән, мин дә яшь түгел.
Сабантуйлар өчен гомер нәрсә,
Бар бит әле бездә яшь күңел!
Атлыйсың да, бу нинди тау, дисең,
Бу үзәндә, дисең, ниләр бар.
Атайлардан калган асыл мирас –
Озыннардан озын көйләр бар.
Шул көйләргә күптән син мөкиббән...
Йөрәгеңә моңнар уралсын.
Аларда бит катлы-катлы тарих,
Көйләрсең дә уйлар уйларсың.
Атлыйсың да, бу нинди тау, дисең,
Бу үзәндә, дисең, ниләр бар.
Чал дөньяның кырыс җилләреннән
Йөрәкләрдә калган җөйләр бар.
Үзгәрер бу дөнья, тик яман көч
Кул якмасын җирнең төсенә.
Син тауларга бактың, ә мин сиңа,
Сиңа бактым – таудай кешегә.
Тауларыма карап хәйран булдың...
Уралмыни сиңа ят төбәк?
Кояш баеп бара. Син көйлисең
Әллә әкият, әллә васыять.
"Ярларыннан чыккан чая елга"
Ярларыннан чыккан чая елга
Ул мин идем –
ташкын, диделәр.
Күкне ялмап янган ал аҗаган
Ул мин идем –
ялкын, диделәр.
Ташны ташка бәргән хәтәр гайрәт
Ул мин идем –
давыл, диделәр;
Булды кайчак: авырымны – җиңел,
Җиңелемне – авыр, диделәр.
Барысын да үзем генә беләм,
Белә булыр Днепр ташлары...
Минем каннан шыткан гөлләр анда
Һаман үсә чайкап башларын.
Мин бәхетле булыр идем,
Җирем,
Еллар аша үргә менгәндә,
Ялкын күреп мине телгә алса,
Хәтерләсә давыл килгәндә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА