Журнал «Безнең мирас»

Мин белгән Муса Гали

Муса Гали... Муса ага... Ничек якын минем өчен бу исем, колагымны, йө­рә­гемне, җанымны, хә­те­ремне ничек рәхәт иркәли ул, үткән гомеремнең җылы кайтавазы булып күңелемә ята. Мин аның белән 1975 елда, Малеевкада таныштым. Беренче килүем, беркемне дә шәхсән белмим, һәм, табигый,бу җирләр яраткан урыныма әверелердә бик күп еллардан соң миңа «карт малеевкачы» исеме тагылыр, дип уйлап та карамыйм әле (әйе, андый, кызганыч ки, сафлары көннән-көн сирәгәя бара торган туганлык та бар). Малеевканың иркен, затлы ашханәсенә аягымны тәүге атлаганда, исемнәре, сурәтләре, китаплары буенча таныш кешеләр – язучылар! – өстәлләргә урнашып беткән иде инде, кая төртелергә белми аптырадым. Бай ассортиментлы зур имән буфет каршындагы 1 нче номерлы өстәлгә күз ташладым: анда шагыйрь Сергей Островой, аның хәләл җефете – мәгълүм виолончелист ханым һәм миңа таныш түгел кеше белән бергә Мостай Кәрим утыра. Әлбәттә, мин Мостай аганы шунда ук танып алдым, безнең заманда яшь язучы өлкән каләмдәшләрен, аларның иҗатын яхшы белә иде. Ә Сергей Островой белән икесе арасында утырган әфәнде үзенең күркәмлеге, итагатьлелеге белән игътибарымны җәлеп итте – озын буйлы, төз гәүдәле, көмеш чәчләренең куе «энәле» «керпесе» килешеп тора; аксөякләрнеке сыман ак йөзе, зур күзләре – һәммәсе дә бу кешенең шагыйрьлеге турында сөйли иде. Тышкы кыяфәт вакыт-вакыт алдаштыргаласа да, бу юлы мин ялгышмадым: Муса Гали, чыннан да, искитмәле шагыйрь булып чыкты. Безнең карашлар бер мизгелгә очрашты, шул арада мин ихтирам белән баш ияргә, исәнләшергә өлгердем.


Малеевкадагы тәүге аш өстәлем әле дә истә, анда, миннән (прозаиктан) кала, шагыйрьләр генә тамак ялгады: Сергей Поликарпов, Лариса Васильева, Киевтан Павло Мовчан. Бик өметле күренгән әлеге яшь каләм иясе ерак 1975 елда ук Украинаның сәясәте һәм бәйсезлеге өчен борчыла иде, соңыннан яңа Украинаның күренекле җәмәгать эшлеклесенә әверелде ул, егерме елдан артык Югары Рада депутаты булып торды. Кайчандыр сәясәт безнең илләрне шулай ерагайтыр дип кемнең башына килеп карасын анда! Ләкин «бөекдержавачыл» Сергей Поликарпов белән Павло Мовчан арасында нинди усал, куркыныч бәхәсләр уянганы әле дә күз алдымда, мин аларны бүген, утыз ел гомер узганнан соң да, яхшы хәтерлим. Украинада милли мөстәкыйльлеккә өмет кузы шулвакытта ук пыскып-кызарып утырган лабаса!..


Иҗат йортлары – гаҗәп урын: монда илнең барлык кыйтгаларыннан язучылар бергә җыелып таныша, аралаша, эшли иде, бүген без анык беләбез – дөньяда аның тиңнәре булмаган һәм, мөгаен, булмас та. Шундый исәп тә бар: совет илендә чыккан миллионлаган-миллионлаган китапларның икедәнме, өчтәнме бере йә Малеевка, йә Переделкино, йә Комарово, йә Ялта, йә Пицунда, йә Күктүбә, йә Дубылты, йә Гагра, йә Дүрмән-Ташкентта – кыскасы, теге яисә бу Иҗат йортында язылган. Язучылар иртәнге якта, гадәттә, эшли иде, аннары, сәгать уникеләрдә чаңгы шуарга чыга, аннары төшке аш, төшке аштан соң – йә йорт тирәли, йә күршедәге Глухово авылына кадәр сәйран кылу... Һәркемнең үз маршруты бар. Озак вакыт Мостай Кәрим белән Муса Галинең «сукмагы» үзенчәлекле, үзгә иде, җәмгысе унлап чакрым йөри торган булганнардыр, моңа ике-өч сәгать вакытлары үтә иде, тагын кемнеңдер бу юлны кабатларга атлыгу-алгысынганын белмим. Төштән соң, һава торышына игътибар да итмичә, кузгалалар – әүвәл елга буйлап атлыйлар, аннары Руза шәһәрчегендәге Кино йорты аша узалар, кәефләре яхшы икән, берәр чынаяк каһвә белән берәр чәркә коньяк җибәрәләр дә, ерак коттеджлар янындагы куе урман аша кире кайталар. Беренче елда мин шул иң ерак йортларның берсендә яшәдем һәм кичке бишләрдә аларның әкияти баһадирлар сыман урманнан чыгып килүләрен күреп кала идем. Көн салкын икән (ә ул вакытта кышлар гел салкын иде), бүрекләренең колакчыннары төшерелгән, баулары ияк астына бәйләнгән, ә үзләрен бәс сарган булыр. Һәм бик озак еллар буе шулай кабатланды – гадәтләренә хыянәт итмәделәр. Берсендә үзем сорап аларга ияргән идем, артларыннан көч-хәлгә өлгерә алдым, киночылар шәрабханәсендә генә рәт керде. Шуннан соң соранып йөрмәдем.


Кайвакыт төшкә кадәр үк чаңгыга басалар, ерак-еракта – урман эчендә – кара шәүләләре генә шәйләнә. Алар җитмеш яшькә җиткәнче чаңгыдан төшмәде.


Ике атнадан мине төп корпуска күчерделәр, мин Мостай һәм Муса агалар белән көненә өч тапкыр коридорда, газета кибете каршында һәм, әлбәттә, ашханәдә күрешә башладым. Кичке аш яисә кино карар алдыннан язучылар Александр Серафимович бюст-сыны торган холл янындамы, яисә кышкы бакчадамы төркем-төркем җыйналып тора, аралаша, гәпләшә, Шәрык һәм Кавказ республикаларыннан килгән язучыларның барысы да Мостай Кәримне уратып ала иде, мин дә шул төркемгә кушылдым.


Көннәрдән бер көнне, караңгы төшкәч, ишегемне шакыдылар, ачсам – бусагада елмаеп Муса Гали басып тора, кулына минем юка гына тәүге китабымны («Полустанок Самсона») тоткан, мин аны, иҗат йортларының матур гадәте буенча, Малеевка китапханәсенә бүләк иткән идем.


– Якыннанрак танышасым килде әле, сине татар темалары борчуына шатмын, – диде ул.


Ул көнне без кичке ашка гына бүленеп алдык, дуслыгыбыз шул кышкы әңгәмәдә яралып шагыйрьнең үлеменә кадәр дәвам итте. Мин Уфада, аның өендә кунакта булгаладым, җәен без Пицундада, Ялтада күрешеп тордык. Еш хасталавына карамастан, Муса Гали бик актив кеше иде. Ул теп­лоходта бөтен дөньяны урап чыкты, Аурупаның барлык портларын, башкалаларын күрде, ә сәфәрдән әйтеп бетермәслек тәэсирләрдән тыш, аерым китап булып чыгачак бер бәйләм шигырьләр дә алып кайтты. Аның күзе – үткен, җаны – пакь, зәвыгы – нечкә иде, матурлыкны ул һәрвакыт тоя, күрә, сизә, аңлый белде. Икенче көнне ул мине Мостай Кәрим белән таныштырды. Һәм 1975 елдан алып 1991 елга кадәр Малеевкада, ә 1991 елдан алып 1998 елга кадәр Переделкинода – җәмгысе егерме биш ел! – мин шушы гаҗәеп кешеләр белән һәрдаим аралашып яшәдем. 1980 елда төзелешне ташлап, үземне баштанаяк әдәбиятка багышларга карар кылганнан соң, алар кебек үк, Иҗат йортларына икешәр срокка килә башладым. Без инде көненә өч тапкыр бер өстәл артында утырдык, ә кичләрен, нигездә, минем бүлмәдә җыелыша идек. Бу мәҗлесләрдә нинди генә кызык әңгәмәләр тумады да нинди генә исемнәр телгә алынмады, нинди генә шигырьләр укылмады да нинди генә вакыйгалар сөйләнмәде! Ара-тирә, тамак чылатып алгач, җыр да яңгырый иде, әлбәттә. Тын гына утырган җирдән Мостай Кәрим: «Муса, әйдә, сузып җибәр әле», – дип сораса, Муса Галинең һич каршы килгәнен яисә киреләнгәнен хәтерләмим. Җанга үтеп җырлый, тавышы матур, белгән җырлары да күп иде – татарча, башкортча, украинча, дисеңме... Мостай ага да, Муса ага да – фронтовиклар, әңгәмә еш кына сугыш темасына да кереп киткәләде.


Муса Гали унсигез яшь тулар-тулмас фронтка китә, беренче көннәреннән үк алгы сызыкта хезмәт итә. Чандыр гына авыл малаена танкка каршы ата торган мылтык тоттыралар, шул корал белән сугышны башыннан ахырына кадәр уза. «Мин сул җилкәмнең гарип икәнлеген беләм, авырлык басып, аскарак төшкән ул, уң як белән чагыштырганда бу аерма күзгә бәрелеп тора, һәм, вакыт-вакыт, бигрәк тә төннәрдә, үтереп сызлый», – дип сөйли иде үзе. Көннән-көн онытыла барган сугышта биш-җиде грандиоз бәрелеш була, аларның һәрберсе мәгълүм, шулар арасында Днепрны кичү дә бар. 1943 елда алманнар ярны шулкадәр ныгыта ки, бу үрне яулау мөмкин түгел, дип ышаналар; ышанырсың да – елганың һәр карышы күз уңында, аяк очында гына, ә үзләре утырган як – бетон, бетон эченә дзотлар тутырылган. Муса абый Днепр аша ниндидер фәкыйрь генә салда йөзеп чыга, иңендә – коралы, аны югалту – баш бәясе тора. Йөзләгән, меңләгән кешене шушы сулар мәңгегә йотачак, аннан да күбрәген дошман пулясы кырып салачак, кемне чәрдәкләп үк атачак, елга кан төсенә кереп, төпкә җыелган мәеттән күтәрелгән, ташыган кебек тоелачак... Аның бригадасыннан бармак белән генә санарлык сугышчы исән кала. Яралы, контузияле Муса Гали, төннәрен кочаклап йоклаган, аның белән бербөтенгә әверелгән бу авыр мылтыкны кулыннан ычкындырмыйча, барыбер мәңге башбирмәс тоелган ярны буйсындыруга ирешә. Мөгаен, Украинаны, Днепрны шуннан соң яратып калгандыр ул. Әле дә ярый ул якларда хәзер нинди мәхшәр кубуын белми...


Муса Галине – Мостай Кәримсез, Мостай Кәримне Муса Галисез күз алдына китереп булмый; алар, туганнар сыман, гел бергә иде, бер-берсен тулыландырып яшәде, бер-берсенә нәрсә кирәклеген, бер-берсенең ни әйтергә теләвен сүзсез дә аңладылар. Икесе дә Башкортстанда туган. Икесе дә Уфада яши. Икесе дә башкорт әдәбиятына хезмәт итә...


Аңа кагылышлы тагын берничә детальне санап үтим. Муса аганың язу рәвеше (почерк) бик матур иде – язучы халкында сирәк күренә торган сыйфат бу. Төзәткәч, үзгәрткәч, яхшырткач, ул үз шигырьләренең чип-чиста итеп, төп-төз, тип-тигез хәрефләр белән яңа дәфтәргә – акламага күчерә. Их, ул вакытта хәзерге кебек каты тышлы, ак битле затлы дәфтәрләрнең булмавы! Нинди күркәм архив җыелыр иде! Шулай да, мин аңа бер-ике кыйммәтле язу кенәгәсе бүләк иттем, шагыйрьнең, бик ошатканга күрә, аларга иске шигырьләрен күчереп утырганын да үз күзләрем белән күрдем – шундый олпат язучыга кечкенә генә куаныч бирә алганыма мин әле дә ихлас куанам.


Мостай Кәрим, Муса Гали белән бик озак гомер хат языштык без, ул хатлар бүген туган ягымда – Казакъстанның Мартук бистәсендәге музейда саклана. Без һәрдаим Иҗат йортларында, Мәскәүдә, Уфада, Казанда очрашу урынын-вакытын язмача килешә идек, бәхеткә күрә, бергә төшкән фотографияләр дә бихисап – алар барысы да, альбом-альбом булып, әле телгә алынган музейда җыйналган. Шуның белән шул: миңа да нәтиҗәләр, йомгак ясарга вакыт якынлаша, киләсе буыннар хәтта Казакъстанның ерак Мартугында да ике күренекле татар-башкорт шагыйре турында материаллар барлыгын белеп торсын, дим.


Мин 1990 елда Үзбәкстаннан Россиягә күчендем дә 1998 елга кадәр гаиләм белән Переделкино Иҗат йортында (106 нчы бүлмә) гомер кичердем. Шушы сигез ел буе биредә дә күрешеп-очрашып тордык без. Аңарчы заманалар үзгәреп, дөньялар буталып, Малеевканы сатып җибәргәннәр иде инде. Юк ул хәзер! Мостай Кәрим белән Муса Галине хатыным да, үзем дә һәрвакыт ачык йөз илә каршыладык, алар Переделкинога ахыргача – аяклары йөргәнче, биредәге йортлар йөзен югалтканчы килеп йөрде. Еш кына яныбызга Әмирхан ага Еникине дә дәшеп, әңгәмәләребез яңа төсләр, яңа мәгълүматлар, яңа язмышлар белән байый иде. Татар-башкорт әдәбияты турында шушы күрешүләрдән туплаган гыйлемем институт курсына (аспирантура белән бергә) тиң булгандыр.


Каләм ияләре – кытыршы халык. Араларында, билгеле, әче тел­леләнүчеләр дә юк түгел: һи, Рауль, дисез, аның бар эше – Муса Гали белән Мостай Кәримнең чемоданнарын ташып йөрү булды бит, янәсе. Ни әйтим? Мин шундый зур шәхесләр белән таныш булуым һәм аралашып яшәвем белән чиксез горурланам. Аларга һәрдаим ярдәмләшергә тырыштым, әйе. Файдамны күрделәр икән, әйтеп бетергесез канәгатьмен! Андый затлар белән күрешеп-сөйләшү – җан ләззәте иде. Бүген минем үземә дә җитмеш яшь инде, ләкин, хөрмәтле абыйларым исән булса, бик теләп, һич иренмичә, аларга яңадан чәй пешерергә, суыткычны бушатырга һәм кулдан килгәнчә табын җәяргә ашыгыр идем. Чирек гасыр дәвам иткән мондый бәхет һәркемгә тәтеми.


Муса ГАЛИ шигырьләре


Теги: Рауль Мирхәйдәров Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру