Журнал «Безнең мирас»

Шау-шусыз гына

Ниһаять, мин дә яңа фатирлы булдым! Фатирның да ниндие эләкте әле: газы дисеңме, кайнар суы – бары да, бары да һәйбәт! Шуның өстенә стеналары музыка уйнап тора... Безнең заманда кешеләр ни генә уйлап тапмыйлар! Иртән дә музыка яңгырый, кичен дә, көндезләрен дә туктамый. Тора-бара без музыканың стенаның үзеннән түгел, күрше фатирдан яңгыравын аңладык. Аңладык та сукрана башладык:


– Нинди бетмәс черелдәү булды инде бу!


– Ичмасам, берәр көн ял бирсеннәр иде!


Юк, күршеләр үзләре белеп туктамадылар. Көннәрдән беркөнне мин түзмәдем, кызып-ярсып, күршемә барып кердем. Тап-таза хатын, чуар диванга сузылып ятып, радио тыңлый.


– Исәнмесез, – дидем.


– Комачаулама! – ди бу. – Бик шәп тапшыру бара!


Бер күрешүдә генә аңлата алмадым. Ялынып тагын кердем. Тузынып, йортлар идарәсенә бардым. Булмады. Көн туды исә, куркынып, стенага карыйм. Шуны белгән сыман, стена бөтен көченә җырлап җибәрә!


Яхшылап та әйтеп карадым, ачуланып та, хәйләләп, юмалап та йөрдем. Сигезенче март көнне унике сумлык парфюмерия наборы алып кайттым, тик стеналар һаман гүләп, җырлап-биеп тордылар. Радиода эшләүче бер танышым белән ызгыштым, невропатологка йөри башладым, иске фатирыма кайтаруларын сорап, гариза бирдем. Үз радиоалгычымны күралмас булдым. Һәм беркөнне:


– Тукта әле, күз көеген чыгарып сатыйм да, аз булса да ачуымны алыйм, – дип, радиоалгычымны ак сатинга төреп, күтәреп чыгып киттем. Ишектән чыгуым булды, каршымда күршем калыкты. Кулымдагы ак төенне күрсәтеп:


–Нәрсә бу? – дип сорады ул.


– Радиоалгыч, – мин әйтәм.


– Көйсезләнеп торамы әллә?


– Юк, – димен. – Кирәге калмады. Хәзер без көне-төне сезнең радиоалгычны тыңлыйбыз. Безгә шул җиткән! Монысын сатарга алып барам!


– Әһә, – диде хатын, зәһәрләнеп. – Үзегезнекен сатып, бушка гына минекен тыңлап ятарга уйлыйсызмыни? Тәтеми торсын әле!


Башын-күзен тондырып кереп китте хатын һәм шуннан бирле радио тавышы ник бер мәртәбә ишетелсен! Әллә кайчан радиомны илтеп сатасы калган!

Теги: Фәнис Яруллин Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру