Журнал «Безнең мирас»

Шәһадәт кәлимәсенең могҗизасы

Гайсә галәйһиссәламнең яраннары булган рәсүлләреннән берсе сабыйлар уйный торган җирдән үтеп барганда, бу рәсүл шул сабыйлар белән бергә уйный иде. Бу сабыйлар арасында вәзирнең улы да бар иде. Ул бу рәсүлне кунак итәргә өенә чакырырга килде.


Рәсүл килеп, вәзир белән күреште. Вәзир, аш әзерләтеп, рәсүлне кунак итмәкче булды. Ашны кунак алдына кертеп куйганнан соң, бу рәсүл: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!» – дип, кулын сузгач, шайтаннар аш яныннан торып качтылар.


Вәзир, әлеге эшне күреп, рәсүлдән:


— Бу ни хәлдер? – дип сорады. Рәсүл вәзиргә:


— Минем Раббымның исемен зикер иткәч, шайтаннар качалар, син дә Аллаһы Тәгаләне зикер итсәң, шайтаннар качарлар, – диде.


Вәзир:


- Син кем буласың? – дип сорады.


Рәсүл:


— Мин Гайсә галәйһиссәламнең рәсүлләреннән берсемен. Сезне Ислам диненә өндәргә килдем. Сиңа да, иман китереп, мөселман булырга бик вакыт, - диде.


Вәзир:


- Иман ни булыр? – дигәч, рәсүл:


- «Лә иләһә иллә Аллаһ, Гайсә рәсүлуллаһ», – дип әйтеп, санәмнәргә (табыну объекты) гыйбадәт кылмыйча, ялгыз Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу белән булыр, – дип җавап бирде.


Вәзир дә, иман китереп, мөселман булды.


Көннәрдән беркөн вәзир падишаһ катына барып, бик күңелсез булып кайтты. Рәсүл, вәзирнең күңеле караңгы икәнен күргәч:


- Ни сәбәпле күңелен сынык? - дип сорады. Вәзир моңа каршы:

- Падишаһ янына барган идем, падишаһның сөекле аты үлгән, шуңа бик кәефсез утыра, аның кәефсезлеге минем күңелемне дә сындырды, – диде.


Рәсүл:


- Син падишаһка әйт: минем бер кунагым бардыр, ул кунак әйтəдер: «Әгәр миңа итагать кылса, падишаһның атын Аллаһның кушуы белән тергезермен», - дип әйтте.


Вәзир рәсүлдән бу сүзне ишеткәч, падишаһ катына шатланып барды һәм:


- И падишаһ! Миндә бер кунак бар, ул кунак: «Әгәр падишаһ мин әйткәнгә буйсынса, Аллаһның кушуы буенча атны тергезермен», – диде.


Падишаһ:


- Ул кунагың килсен, – дип боеpды.


Вәзир, кайтып, шәехне чакырып килде. Шәex, падишаһ өенә: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим», - дип әйтеп кергәндә, йорттан шайтаннар качты. Падишаh, рәсүлне каршы алып:


- Минем атымны тергез, – диде.


Шәex:


- Әгәр мин әйткәнгә буйсынсаң, Аллаһ теләсә, тергезермен, – дип җавап бирде.


Шәex:


- Балаларың бармы? – диде.


Падишаһ:


- Анам белән хатыным бар, балаларым юк, – дип җавап бирде. Шәех падишаһның анасы белән хатынын да чакырды, алар да шул урынга килделәр.


Шәex, атның аягын бер кулы белән тотып:


- Лә иләһә иллә Аллаһ!» - диюе булды, атның бер аягы селкенә башлады. Икенче аягын падишаһка тоттырып: «Лә иләһә иллә Аллаһ!» - дип әйт, - диде. Падишаһ, атнын аягын тотып: «Лә иләһә иллә Аллаһ!», — дигән иде, атның икенче аягы да сeлкенә башлады. Йәнә шәех падишаһның анасы белән хатынына атның ике аягын тоттырып: «Лә иләһә иллә Аллаһ!» - дип әйтегез, - диде. Болар икесе дә:


- Лә иләһә иллә Аллаһ! - дип әйттеләр исә, атның янә ике аягы да сeлкенә башлады.


Инде атның аяклары терелде, мәгәр гәүдәсе әүвәлге хәленчә калды. Шәex падишаһка:


- Халкыңны җыйдыр, – диде. Падишаһ шундук халыкны чакырып, һәммәсе килеп, бердән: Лә иләһә иллә Аллаһ!» - дип әйткәч, ат терелеп торды да башын иде, янә күтәрде. Моны күреп, барчасы, шулай ук падишаһлары да мөселман булды.


"Безнең мирас" журналы. - 2018. - №12. - Б.82-83


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру