Журнал «Безнең мирас»

Шәриф Камал шигырьләре

🏷 Admin

Татар әдәбиятының чын классигы буларак танылган Шәриф Камалның (1884-1942) иҗат мирасына данлыклы проза әсәрләре, хикәяләр һәм повестьләр, новеллалар һәм фельетоннар да, милли драматургия тарихында үз урынын биләгән пьесалар да керүе мәгълүм. Гадәттә, моннан тыш, язучының биографияләрендә аның 1906 елда ук «Сада» исемле шигырьләр җыентыгын бастыруы хәбәр ителә. Бу хакта бер-ике җөмлә языла да, алга таба без Шәриф Камалның шигырьләре турында берни ишетмибез диярлек.

 

Төркия һәм Мисырга сәяхәтеннән 1903 елда кайтканнан соң, Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев үзен эзләү һәм булачак иҗатына бай тормыш материалы туплау белән шөгыльләнә. Ул гаилә кора, Донбасс шахталарында забойщик булып эшли, Каспий диңгезендә балык тота, хәтта Бакудагы нефть промыселларында да эшләргә өлгерә. 1905 елда исә абыйсы Гыймади Байгилдиев аны үзе янына – империя башкаласы Санкт-Петербургка чакыра.

 

Гыймади әфәнде бу елларда Питерда атаклы дин әһеле Гатаулла хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә хезмәт итә. Баязитовлар гаиләсе 1905 елның сентябрендә Русия империясе киңлегендә беренче рәсми татар газетасы дип танылган «Нур» җәридәсен бастыра башлый. Бу вакыйга тарихта урын алган көннәрдә 21 яшьлек Шәриф Камалетдин улы Питерда яши, татар балаларын укыту белән шөгыльләнә, үзлегеннән университетка керү имтиханнарына әзерләнә һәм, абыйсы йогынтысына бирелеп, иҗат дөньясына да кереп китә. «Нур»ның беренче санында ук аның «Ш.К.» тәхәллүсе белән имзаланган мәкаләсе басыла. 1905-1906 нчы елларда газетада Шәриф Камалның фельетоннары һәм шигырьләре чыга. Үзе бу басмада корректор да булып тора.

 

1906 елда «Нур» газетасы типографиясе Шәриф Камалның берничә шигыреннән тупланган «Сада» җыентыгын бастыра. Хәлбуки, алга таба аның шигъри иҗаты кимегәннән-кими бара. Гомумән, аның иҗат биографиясе өряңадан 1909 елда, «Уяну» хикәясеннән башланып китә. Ә инде 1910 елда Оренбургка күченгәннән соң, төрле елларда «Шура» журналында һәм «Вакыт» газетасында берничә шигыре басыла, бер шигыре «Шура» журналы редакциясенә килеп тә, журнал битләрендә басылмый калган әсәрләр җыентыгында дөнья күрә. 

 

Шәриф Камалның үзе исән чакта һәм вафатыннан соң басылган әсәрләр җыентыкларына аның әүвәлге иҗат чорына караган шигырьләре беркайчан да кертелми. Әдәбият галиме Әхәт Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, яшь иҗатчы «шигырьләренең художестволылык ягыннан зәгыйфь чыкканлыгын үзе дә аңлый һәм моны авыр кичерә («Сада» исемле шигырьләр китабының сүз башында бу турыда ул әйтеп тә үтә), хәтта иҗат эшен туктатып торырга да мәҗбүр була».

 

Ничек кенә булса да, әдәбият тарихына көчле прозаик һәм драматург, импрессионизм һәм психологизм остасы буларак кереп калган язучының шигырьләре бүген барыбер кызыксыну уята. Шәриф Камал шигырьләрендә көчле публицистик идеяләр дә, адәм балаларының язмышлары хакында тирән уйланулар да, милләт, ислам өммәте, халык турында борчылулы фикерләр дә яңгырый. «Шигырь» кертелгән берничә әсәре исә жанры ягыннан «мәнсур шигырь», ягъни прозаик шигырь юнәлешенә карый. Алары да бүген бик үзенчәлекле яңгырый, чөнки Шәриф Камал хакында формалашкан стереотипларны җимерә, классигыбызга башка яктан карарга мәҗбүр итә.

 

Игътибарыгызга Шәриф Камалның иҗат мирасыннан берничә шигырьне тәкъдим итәбез.

 

Айдар Шәйхин, ТР Милли музееның филиалы –

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры мөдире

 

 

Шәриф Камал

Янә шу гаскәри

 

Сабах йиле, иссәң безем ил җагына,

Сәлам сөйлә бәнем атамла-анамла.

«Ни хәлләрдәдер гариб» – дип анлар сорса,

Шулай! Җаным, сөйлә, әгәр мөмкин булса:

 

Аһ, сезнең балаңыз ерак йиргә дөшмеш,

Дәрд вә әндишәсе чигер, ни якмыш.

Сөйләр иде хәлен, тыңлаучы булса –

«Юкдыр», – дип сөйлә, әгәр мөмкин булса.

 

«Бөек бер сахрада кан илән буялмыш!

Ята гариб егет, туфракла болганмыш.

Касд итә каргалар гарибнең канына!..» –

Дип сөйлә, җаным, әгәр мөмкин булса.

 

«Агълар иде әткәй, нәйләр иде әнкәй...

Сөекле углыны бу хәлләрдә күрсә иде.

Күрмәк юктыр... Гайре разый улсын бәндән,

Риҗа идәрем! Сөйлә!.. Әгәр мөмкин булса...

 

Һәм шу хәлемдән бир хәбәр милләтемә,

Балалары хәлен игътибарга алсын...

Кызгансын хокук вә сәгадәтне,

әгәр Инсанлык хауасын югалтмаган булса».

 

 

Хакы бар

 

Таң ачылып яктырганда,

Галәмгә йомшак, мөлаем

Рух вә һава сачылганда,

Хосусән илекбәһар вакыты —

Уяна мәхзун күңелләр.

 

Таза яшел ачык гөлләр

Өстләрендә тамчылап чык,

Гашыйклар күз яше кеби

Тетрәнеп ялтырап торса,

Ничек кузгалмас күңелләр?

 

Галәм шу хәлдә икәндә

Тау артыннан әкрен генә

Баш күтәреп нурлы кояш

Кыйлса җиһанны бер җәннәт,

Бигрәк ачылыр күңелләр.

 

Янә баг-бакчаларда

Сайраса төрле былбыллар,

Диеб лисане хәл илән:

«Тотыныгыз эшегезгә!» –

Ничек йокласын күңелләр?

 

***

 

Тереклекнең шу ләззәтле

Дәкыйкаларына гашыйк

Улан Габдерраззак ага.

Һич мөмкинме гафил җатсын?

 

Сабах гыйбадәттән соң

Фәрхебикә чәй эчергәч,

Мыегын-башын төзәтеп,

Чыга эшенә, керешәсен.

 

Камил нишан илән китә,

Башлаган эше башына.

Бикә арттан әйтеп кала:

«Әй син! Ашарга килерсең!»

 

Бавы чишкән, маңлай ачкан,

Кулында балтасы «шак-шук»,

Чаба-юна, ясый-үлчи –

«Размирын» тугры китерсен.

 

Әкрен генә җырлап-җырлап

Эшен күргәндә бу агай

Килә кечкенә малай,

Дия: «Әти, ни ясайсың?»

 

Бу да мөфшиканә телмән

Дия: «Балам, сука ясыйм».

Үбә һәм маңлаеннан ул,

Ки сабый күңле ачылсын.

 

«Әти, бер сукабыз бар ич, —

Бала дияр. – Нигә тагын да

Икенчене ясар өчен

Бу кадәр зәхмәт чигәсең?»

 

Әткәсе дияр: «Китди, шимди,

Члинларымыз Думага.

Падишаһдан җир сорарлар,

Балам, сука хәзер булсын!»

 

Тынычсызлык 

 

... Таң ата, кояш калка, кояш вә шәфәкъ бата –

«Залим инсан» золым кыла, соңра ләхетенә ята...

Ләхеттә тар, караңгы, күңелсез, юеш, салкын.

Ята мескен сөрешеп балчыкка, бик тә гемкин.

Изелгән, артык көчсез, гүя, тели тынычлык;

Тыңлый да бәгъри яна... Аһ! Бу ни тынычсызлык:

Үкенәдер, шелтәли, каберенә җил сызгыра...

Еллар, заманлар үтә – туфрагын да туздыра...

Таң ата, кояш калка, кояш вә шәфәкъ бата –

Инсан һаман золым итә, соңра ләхетенә ята –

Җил һаман сызгыра.

 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №2. – 69-71.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру