Ренат Харис: «ЯРЫШ»
Ләкин мин бит бөтен гомерем буе бәйгеләрдә чапкан ат сымак…
Мостай Кәрим
Бу юлы да старт пистолеты
элеккечә озак көттерде,
старттагы кызларның нервысын
җәядәге кереш иттерде.
Шымып калды яшел футбол кыры,
чирәм йотты халык тавышын…
Барлык йөрәк шашкын тибеш белән
бер могҗиза көтте ашкынып.
Яңгырады шартлау... Һәм башланды
узышларның иң-иң кырысы –
әйләнеше дүрт йөз метр кырны
егерме биш тапкыр урыйсы!
Чаба кызлар тыгыз өер булып,
терсәкләре белән төртешеп…
Бу өернең бары бер максаты –
финиш тасмасына ирешү.
Биш әйләнеш узды, ун әйләнеш…
Инде кызлар чаба төркемләп…
Һәр төркемдә кызлар дисбе кебек –
берәм-берәм чаба теркелдәп…
...Искә төште Алатау итәге,
мунча ләүкәседәй эссе көн,
кызган таба кебек бер мәйданда
искитмәле Манас бәйгесе.
Җепкә тезгән хөрмә төшләредәй,
тезелешеп чаба алтмыш ат…
Алмачуар алда, калганнары
ярты әйләнәгә калышкан..
Алмачуар лачын кебек оча,
ул бәхетле – һаман алда ул,
арттагылар – койрык җиле генә,
ул – өермә монда, ул – давыл!..
Ә ул оча башын күккә чөеп,
алда баруына куанып –
Фәкать җиңәр өчен, фәкать данда
йөзәр өчен генә туган ул!..
Муенында бәрхет тасма булыр,
аркасында – Иран паласы…
Калды бары утыз чакырымны
матур гына үтә аласы…
Һәм ул оча ялын канат итеп,
офыкларга төбәп танавын…
Белми әле, белми алмачуар
алда аңа ниләр янавын…
...Берәм-берәм чаба сылу кызлар
яшел футбол кыры тирәли.
Алдагылар инде шактый алда,
арттагылар бара сөйрәлеп…
Чаба кызлар... Кемдер ярыш карый,
кемдер рекорд көтә ашкынып…
Ә кемнедер бөтереп алып китә
әгъва тулы хисләр ташкыны.
Төз аяклар... Аларның атлавын
дәртле җырлар ритмы итәрлек.
Балеринаныкы кебек куллар
хәрәкәте исең китәрлек!
Нәфис болан, гүзәл газельләр дә
көнләшерлек горур адымнар,
император атларыннан гайре,
җир йөзендә кемдә тагын бар?!
Гаревый юлга тансык, ахры,
шиповкалы озак йөгерү –
мөгез араларын кашыттырган
кызыл үгез кебек мөгери…
Җил тизлеген тарак иткән чәчләр
телем-телем яра һаваны.
Алар – ыргылышны сурәтләгән
даһи сызыкларның дәвамы!
Затлы кулон, алтын медаль өчен
яратылган озын муеннар,
ләззәтле сер тулы ул куеннар
әллә ниләр кертә уеңа!..
Учка сыеп бетә торган үрләр
матурлыгын саннар каплыйлар –
алар алиһәдәй гүзәлләрне
нәфес тулы күздән саклыйлар.
Алда барган төркемдәге өч кыз
кинәт киңәйттеләр адымны.
һәм үзгәрде ялкау пелетонның
дала елгасыдай агымы.
Арттагылар уртагарак узды,
ә урталар алга ташланды…
Моңа кадәр монда чабыш иде,
хәзер инде ярыш башланды.
Шактый авырайган аякларга
юлга тигән саен хәл керде…
Егылучылар да булды. Алар аша
арттагырак кызлар сикерде…
...Кабат искә төште Манас тавы…
Алмачуар һаман алдарак…
Ә танавы инде тузан эчә,
Колакларын җилләр аударган.
Алпан-тилпән килде горур айгыр
тояклары бозда тайгандай,
һәм гөрселдәп барып төште бахыр
утлы таба кебек мәйданга.
Кызгылт-көрән куе болыт купты,
җайдагын да күмде, атын да…
Болыт таралганда хәбәр булды
янып үлгән айгыр хакында…
Тормыштамы, яуда, ярыштамы
тын җиткерә белү кирәген
беркайчан да онытмаска тиеш
һәр җан иясенең йөрәге!
...Алдагы кыз кызулата төште,
йөрәгенең үтәп боерыгын –
куып тотты, инде узып китте
озын пелетонның койрыгын.
Аңа иярүче ике кыз да
бу тизлеккә түзә алмады –
артта калды шактый…
Ләкин берсен ярыш дәрте алга каулады,
ләкин ярты әйләнешкә артка
калган иде. Инде көче дә
аяк-кулын тәмам хәлсезләтеп,
йөрәк тамырына күченгән.
Ул аңлады – куып тота алмас,
көмеш медаль белән каласын –
арттан килгән өченче кыз гына
аны узып китә алмасын.
Алтын медаль балкышына хәтле
бер әйләнеш калды – авыры…
Корычтай нык аяк мускуллары
әйтерсең лә токмач камыры.
Бөтен медальләрнең авырлыгы
билгә тулган, баскан ботларны,
ләкин чаба... Күрсә моны Гермес,
очар иде аның котлары…
Ерак түгел инде финишка да…
Алтын медаль тора ялтырап…
Шул медальнең алтын авырлыгы
тулган билгә, тулган балтырга…
Ләкин аңа барып җитәсе бар
чуен аякларны өстерәп…
Аягүрә баскан стадион
Алкыш белән аңа көч бирә.
Күкрәгеннән чыга язган йөрәк
бугазына менеп тыгылды…
Финиш сызыгына ярты адым…
Хәлсез калды кыз һәм... егылды.
Китеп ауды кырыс кызыл юлга,
алга таба сузып кулларын…
Күзе күргәндерме, кулы тойды
алда алтын медаль нурларын...
Көмеш медальга дип чапкан кыз да
килеп җитте һәм лып туктады.
Лып туктады финиш сызыгында,
ләкин аны атлап чыкмады.
Атлап чыкмады ул алтын медаль
нуры төшкән җиңү сызыгын,
халык алкышына, шөһрәт-данга,
җитди гонорарга кызыгып.
Тәҗрибәсе җитмәү аркасында
егылып яткан гаярь кызга ул
булышмакчы иде... Ә арбитр
әмер бирде: «Үзе кузгалсын,
үзе кичсен финиш сызыгын да –
ярдәм итү аңа ярамый!..»
Һәм шуышып үтте үҗәт туташ
ярты гына адым араны…
Ул шуышты – авыр дистанция,
соңгы метр белән сугышты…
Аңа әллә халык алкышлары,
әллә Гареш үзе булышты…
Һәм ул кичте әллә окоп аша,
әллә кичте Сират күперен,
әллә Марафонга барып җитеп,
«Җиңдек!» дигән хәбәр китерде…
Шуны гына көтеп торган кыз да
финиш аша кыю атлады –
бер адымы белән чемпионның
чын чемпион данын хаклады.
Яңгырады алкыш залпы…
– Халык кайсы кызны шулай зурлады? –
диеп, никтер мин үземнән үзем
кыяр-кыймас кына сорадым.
Дөнья тынды... Соравыма чумып,
Җир әйләнә мең кат урадым…
Дөньядагы нинди мәйданнарның
хәтерендә мондый бер адым?!
Нинди ярышларда, сугышларда
көндәшеңә мондый рәхимлек?
Ярыш бит ул үз җаныңны уйлау,
үз даныңны даулау иң элек!..
Мин кул чаптым халыкка кушылып,
дулкынланып чаптым, уйланып…
Тормыш – ярыш, мин дә чабышчы бит –
шиповкамны элеп куймадым,
чапмыйм, ләкин атлыйм, Җир Шарына
кеше булып аяк бастым да,
тәгәрәтәм аны, тәгәрәтәм,
тәгәрәтәм аяк астымда…
Тәгәрәтәм кояш тирәли мин,
кем беләндер хәтта ярышам…
Һәм дә сизәм – тормыш тәгәрмәче
без теләгән якка авыша…
Манас бәйгесендә мин кул чаптым
үзен кызганмаган йөрәккә.
Үзен саклый белгән йөрәкне мин
алкышыма күмдем бигрәк тә!
Россиядә, Казан уртасында
горурлыгым җанга сыймады –
алкышладым рәхимлелек хисен –
мин кул чаптым – җанны тыймадым!
Тормыш – көрәш, диләр, ә көрәш бит
ярышларның даһи бер төре.
Җиңүчеләр, бөтен көчен биреп,
Җир Шарын да алга өстери.
Спорттагы ярыш – зур этәргеч
җиңә-җиңә алга барышта!
Кеше, Җиргә аяк басу белән,
керә бөек, озын ярышка!..
Кул чабулар әйди җиңүләргә,
җиңүләрдән туа кул чабу!..
Кул чабудан әле туймадык без –
ярышларга һәрчак юл ачык!
...Искә төште Манас: җиңүче ат –
тыштан болай гади ат иде:
гәүдә – саргылт-җирән, ә койрыгы,
ялы атның саргылт-ак иде…
26 август, 2025 ел
Искәрмәләр:
1. 1995 елда Кыргызстанда «Манас» дастанының 1000 еллыгына багышланган бәйрәм. Бу бәйрәмдә без Фоат Галимуллин белән булдык.
2. Пелетон – күмәк ярышучылырның төп төркеме.
3. Гермес – грек мифологиясендә йөгерү алласы.
4. Марафон – б.э.к. 490 елда Грециянең шул шәһәре янында греклар фарсыларны
җиңә. Бер грек сугышчысы, җиңү хәбәрен җиткерү өчен, Афинага кадәр 42 км 195 метр араны туктаусыз йөгереп үтә дә: «Шатланыгыз, без җиңдек!» – дип егылып үлә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА