Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ренат Харис. Бер генә сүз

Ренат Харис. Бер генә сүз

Бер генә сүз,бер генә сүз әйтә алмый калдым,таба алмый калдым вакытын.Очып киткән кошлар төркеменәиярмәс тә иде,иярмәс тә иде бәхетем...Мин ул сүзне пышылдап та әйтмәм,мин ул сүзне җырыма да кертмәм,м...

Бер генә сүз,
бер генә сүз әйтә алмый калдым,
таба алмый калдым вакытын.
Очып киткән кошлар төркеменә
иярмәс тә иде,
иярмәс тә иде бәхетем...
Мин ул сүзне пышылдап та әйтмәм,
мин ул сүзне җырыма да кертмәм,
мин ул сүзне йөрәгемдә йөртәм
сиңа гына диеп,
сиңа гына диеп
йөртәм, иркәм.
Бер генә сүз,
бер генә сүз әйтә алмый калдым,
табалмадым җаен-вакытын...
Кем уйлаган  —  шулай кечкенәдән
тора диеп,
тора диеп кеше бәхете...
Фото: pixabay
#Ренат Харис #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи