Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Өйрәнеп кенә киләм...

Өйрәнеп кенә киләм...

Бер күрсәм дә гашыйк булдым,Мең күрсәм дә туймадым.Җаным-тәнем белән сөйдем –Хисләремне тыймадым.Тыйган чаклар да булгандыр –Мин аларын тоймадым.Мәҗнүн кебек, Таһир кебекЯратам дип уйладым.Тик мин әле...

Бер күрсәм дә гашыйк булдым,
Мең күрсәм дә туймадым.
Җаным-тәнем белән сөйдем –
Хисләремне тыймадым.
Тыйган чаклар да булгандыр –
Мин аларын тоймадым.
Мәҗнүн кебек, Таһир кебек
Яратам дип уйладым.
Тик мин әле ул чагында
Ярата белмәгәнмен:
Сине гөлгә күммәгәнмен,
Утларга кермәгәнмен.
Мин бит сине яратырга
Өйрәнеп кенә киләм,
Синең күңел кылларыңа
Көйләнеп кенә киләм.
Яраттыра беләсең син
Хәзер инде үзең дә…
Гомер булгач, күрдек менә
Мәхәббәтнең көзен дә.
Роберт Миңнуллин
Фото: pixabay
#Роберт Миңнуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи