Хәсән Туфан нинди кара белән генә язган?
Хәсән Туфан яшел карадан башка кара белән һич язмаган, диләр.
— Нихәлләрдә, Хәсән абый! — дип сораганнар Туфаннан.
— Язып булмый әле бу арада, - дигән шагыйрь.
— Авырыйсыңмы әллә?
— Юк, авырмыйм, – ди Туфан. — Карам бетте.
— Кибеттә кара күп бит, Хәсән абый! — дигәннәр аңа.
- Кибеттә зәңгәр дә кара төстәге кара гына, миңа яшел төслесе кирәк! — дигән остаз.
Гөнаһ шомлыгына күрә, ул айда кибетләргә яшел кара чыкмаган була. Хәсән Туфан Пермь шәһәреннән яшел кара кайтарта.

(Сибгат Хәким авызыннан. 1983, 14 ноябрь)
Рабит Батулла
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА