Мөхәммәт Мәһдиев: Тарихыбыздан бер сәхифә
«Ак юл» журналы 1913 елның апрелендә чыга башлый. Аның шигаре (лозунгы) бик кызык. Без бит инде теләсә кайсы басманың беренче битендә пролетариатка дәшеп, берләшергә чакырып, шуңар күзне ияләндергәнбез. «Ак юл» исә болай дәште: «Татар милләтенең киләчәге фәкать чын тәрбия алган татар балаларының кулындадыр! Милләтен вә аның балаларын сөйгән кешеләр халык арасына «Ак юл»ны таратырга тиешләр!»
«Ак юл»ның мөхәррире – Фәхрелислам Агиев (1887-1938), шул чорның танылган журналисты, язучы. Бу журналда Габделбарый Баттал,Фатих Сәйфи-Казанлы, Гали Рәфикый, Садри Җәләл, Хөсни Кәрим, Шәһит Әхмәдиев, Галимҗан Шәрәф, Ибраһим Биккулов, Нәкый Исәнбәт, Хәлил Әбелхани, Сәгыйть Сүнчәләй, Зыя Ярмәки, Шәйхулла Алкиннарның әсәрләре басыла. Тәкъдим ителә торган истәлекнең авторы – Ибраһим Биккулов (1884-1938), танылган журналист, педагог, Тукайның якын танышы. Югарыда телгә алынган шәхесләрнең барысы да диярлек – Сталин корбаннары.
* * *
Тукай «Әлислах» идарәсендә
(«Әлислах»ның мөхәррире авызыннан)
«Әлислах» гәзитәсенең 2 нче номеры чыккан көннәрдә идарәдәге иптәшләрем илә бик ашыгып гәзитәне почтага салырга әзерләнеп утырабыз. Менә шул вакытта идарәгә кечерәк кенә буйлы, кара күзлек кигән яшь бер кеше килеп керде дә: «Мин баш мөхәррирне күрер идем», – дип сорады. Мин үземнең баш мөхәррир булганымны белдергәч, берничә сүз белән үзенең шат булганын бәян итте. Бу кара күзлекле кеше, идарәханәдә байтак кеше утырса да, бер дә ачылып, рәхәтләнеп утырмады. Сораган сүзләргә кыска гына җавап бирә дә,
шуның белән сүзе бетәр иде. Мин аның кай җирдән килгәнен, кем булганын сораштым. Ләкин ул миңа кыска гына һәм салкын гына: «Уральскидан чыктым, хәзер Идел буеннан киләм», – диде.
Ул вакытта инде Тукайның исеме мәгълүм, шигырьләре һәркемне үзенә гашыйк итеп өлгергән иде. Шуңар күрә бу әфәнденең Уральскидан килгәнен белгәч тә, мин иң әүвәл Тукай турында сораштым. «Тукайны беләм, исән тора, ул бу араларда Казанга киләчәк», – дип, кыска гына җавап бирде. Аннан соң, Уральскида берничә вакытлар чыгып та тукталган «Әлгасрелҗәдид» журналы вә «Фикер» гәзитәсе хакында сорашкач, бу егет кыска гына: «Аларга җеназа укыдык», – дип җавап бирде.
Минем эшләрем бик күп булганга, мин бу кара күзлекле егет белән озак утырыша алмадым, эшем белән киттем. Аннан соң, озакламыйча, бу егет мине номерына чәй эчәргә чакырып килде. Аның үзенә барып утырсам да, һаман бу егетнең кем икәнен белә алмадым. Ләкин шунда да бу егет миңа бик тиз үзсенеп китте, икенче көнне үк идарәгә үз бүлмәсе(нә) кебек итеп килеп керә, минем урыннарга утыра һәм ята башлады.
Шушы кара күзлекле, утырышыр вә сөйләшер өчен салкын гына егет безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иде. Ул икенче көнне инде миңа үзенең Тукай икәнлеген белдерде. Без аның белән бик дуслашып киттек. Ул безнең идарәханәгә бик еш килә башлады һәм шушы белешүдән соң ук «Әлислах» гәзитәсенә языша да башлады. 3 нче номер «Әлислах»та ул бер мәкалә дә язып чыгарды. Без Габдулла әфәндегә гәзитәдә теләсә ни язарга вә аның язган әйберләренә һичбер кул тидермичә үзе язганча басарга тәмам ирек бирдек.
Ул безнең гәзитәбезгә шигырьләр вә мәкаләләр яза, аларны үзе төзәтә вә матбәгагә барып карый торган иде. Ул «Әлислах»ны шулкадәр сөя, шулкадәр ярата иде ки, һәр көнне идарәдә була, шунда эшләшә, кич матбәгагә минем берлә барып, төнге сәгать 2ләргә кадәр гәзитне төзәтешә иде. Хәтта гәзитәне почтага илтешә, үзе күтәрешеп, алып барадыр иде. Менә шул рәвешчә бөек шагыйребез илә гәзитәбезең кечкенә генә идарәханәсендә гәзитә тукталганчы эшләдек. (Баш мөхәррирнең (Ф.Агиев) сүзләре шунда бетте).
* * *
Мин үзем дә Тукай белән шушы «Әлислах» идарәсендә таныштым. Һәм аның белән бик тиз дуслаштык. Бергә «Әлислах» идарәсендә эшли вә бергә яза торган идек.
Тукайның идарәханәдәге вакыты бик кызык үтәдер иде. (...)1 вакытларда ул йә шунда ятып тора, йә йортның ишегалдына чыгып, балалар белән төрле уеннар уйный яки шундагы кешеләр белән нинди дә булса бер уен уйный торган иде. Ул балаларны бик артык сөядер иде, хәтта урамда йөргән вакытларында, бер баланы күрсә, туктатып сөйләшә вә аңардан әллә нинди кызыклы сүзләр сораша вә аның аркасыннан сөя торган иде.
Аның язуы очраганча була иде: ул шунда идарәханәдә вакытта ук, бер ертык кәгазь алып, кешеләр эш эшләгән вә сөйләшеп утырган арада шигырь язып ташлый, кайсыбер вакытларда чәй вә аш вакытларында да ни булса язып ала торган иде.Сөекле шагыйребез белән мин дә берничә вакытлар «Әлислах»та эшләштем. Күңелле иде ул бөек шагыйрь берлә бергә тору, аның берлә бергә вакытны уздыру. Аның берлә бергә уздырган вакытлар бәхетле вакытлар иде. Ибраһим Биккулов».
(«Әдәби җомга» (сынау саны), 24 апрель, 1992 ел.)
1Журналның безнең кулда сакланган бу санында әлеге урын дефектлы. Кызганычка, «Ак юл»ның шушы саны Казан китапханәләрендә юк. КДУ китапханәсендәге шул ук санның нәкъ шул бите юкка чыккан. М.М. искәрмәсе.
«Мәдәни җомга» газетасы, 16 нчы сан, 2025 елның 25 апреле.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА