Журнал «Безнең мирас»

Мөдәррис Вәлиев (1953-2020) шигырьләре

🏷 Admin

Әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, нашир, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), филология фәннәре кандидаты (2002), Республиканың М.Җәлил исемендәге һәм Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләре лауреаты, 1983 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби тәхәллүсе – Салих Маннапов) 1953 елның 30 маенда Татарстанның Әлки районындагы Яңа Камка авылында туган.

 

1992-2009 нчы елларда – ТР «Мәгариф» милли китап нәшрияты директоры.

 

2010-2016 нчы елларда – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында директорның фән эшләре буенча урынбасары, текстология бүлеге мөдире.

 

Кайбер китаплары: «Сезгә ышанам» (1984), «Тамыр тирәнлеген яфрак тоя» (1988), «Йолдыз гомере» («Возвращение Звезды», 1992), «Яшьлектән хат» (1998), «Китап» (2000), «Гамәл дәфтәре» (2003).

 

Мөдәррис Вәлиев 2020 елның 27 августында вафат булды. 

 

 

Шаһит 

 

Һәрбер ташы аның – мең күз яше… 

Өнсез соры дивар. 

Яңа заман килә, текәп карый: 

Үткәнеңдә ни бар? 

 

Ә ул хаклык язылмаган тузга. 

Ялган тарих аны 

тузанына күмеп куйган, 

бозган 

һәм кисәткән: 

«Кагыласы булма узганыңа!» 

 

Кояш 

йөзен борган ул ташлардан, 

Җил җилгәргән канлы яшьләр эзен. 

Затлы келәм мең ел каплап торган 

шаһитлектән 

таш диварлар күзен. 

 

Тарих дәшми. 

Нидер әйтмәк була 

Кайнар дивар – 

чыкмый тик тавышы! 

Комнан түгел – күз яшеннән тора, 

Күз яшеннән хасил – һәрбер ташы…

 

 

Күзләрем сусады 

 

«Безне тиз онытты», – димәгез, 

Күрешми түзәмен, – тиргәгез. 

Уйласаң, озакмы Җирдә без? – 

Яшибез, чәчәбез, игәбез… 

«Дым!» – дибез, күнмибез корыга, 

Күзләрем сусады яңгырга. 

Төн буе бодайлар, арышлар 

Ялварып кулыма сарыла… 

«Кайтмый да, күрми дә», – димәгез, 

Һәрдаим бергә без, бергә без: 

Бер җиргә береккән тамырлар, – 

Яшибез, чәчәбез, игәбез.

 

 

*** 

 

                 Чиркәү нигезендә – кабер ташы 

 

Охшасам да 

оешып каткан канга, 

Охшасам да 

кисәүләнгән җанга, – 

Халкым куенындагы таш түгелмен! 

 

Бүтән һич тә чара калмаганга, 

Соңгы калкан булдым яу кырында. 

Дошман мине ектым дип уйлады 

Һәм нигезен корды шул урында. 

 

Нигезенә салды, таш дип белеп, 

Дәһшәт тулы дары мичкәсен… 

Ул курыкмый, 

куркып мин яшим: 

Бер шартлар бит бу йорт; 

җимерекләре 

астында калмасмы илдәшем?!

 

 

Каен яше

 

Яралардан салкын кулын ала тормыш. 

Уяна җан! Әрнеп ачыла хис бөресе. 

Саркып чыга көй-моң… 

Ширбәтле дә, ачы да ул – 

Каен яше төсле. 

 

Әгәр дә мин чынлап каен булсам, 

бизәлермен яшел чулпы белән. 

Җил искәндә көлеп яшәрермен. 

Сынган чукларымны, яшьләремне 

сездән 

яшерермен… 

 

Җансыз бер төп… гүя, кабер ташы, 

Сүтелеп калган боҗраларын сана. 

Каен суы 

Балта күзенә керә, 

Әверелеп 

кайнар йомычкага.

 

 

 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру