Журнал «Безнең мирас»

Марс Шабаев (1933-2008) шигырьләре

Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстанның Минзәлә районындагы Югары Тәкермән авылында туган.

 

Марс Шабаевның шигырьләре көндәлек матбугатта 1952 елдан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы 1962 елда басылып чыга. Аннан соң әдипнең 60 еллар дәвамында «Кына гөле», «Ашкыну», «Зәңгәр планетам», «Сине эзлим», «Әби-апа» кебек җыентыклары дөнья күрә. «Җикән камыш», «Онытма» һәм русча тәрҗемәдә чыккан «Ищу тебя» җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен Марс Шабаев 1976 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

 

1984 елда Марс Шабаевка Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

 

Ул 2008 елның 22 февралендә Казанда вафат булды. 

 

 

Үткәр, хәтер...

 

«Үз-үземне ничә яшьтән башлап

Хәтерлимен икән?» – димен дә

Гаҗиз калам:

Хәтер корты һаман

Бер тирәдән мине кимерә...

 

Балачакка кайтып керүемне

Көтеп кенә тора кырык бер:

«Син бары тик миндә, миндә, миндә...

Ары – син юк.

Бел дә – курык гел!»

 

Шулай тукый...

Көләч июнь таңын

Каплап ала афәт-зилзилә...

Хыянәтчел хәтер!

Бу кадәр дә

Миһербансыз икән син нигә?!

 

Зилзиләләр аръягына үтеп,

Балачакның тик бер төсмерен

Таный алсам,

Бәлки, мин дә анда

Ваемсыздыр,

Кайгысыздыр...

Бәхетледер –

Гап-гади бер сабый төслемен...

Үткәр, хәтер, үткәр мине шунда!

 

                                               Идел буе. 1975 ел  

 

 

Ай-Петридә уйлану

 

Тау баласы түгел,

Кыр баласы –

Мин тауларга мендем:

Җан тетри!

Кыя-ташлар кырыс, шомлы икән,

Серле икән бигрәк Ай-Петри.

 

Биеклектән куркам кечкенәдән,

Аска баксам, башлар әйләнә!

Нинди чорлар монда катып калган?

Ни-нәрсәләр ташка әйләнә?

 

Бер җавап юк...

Әче җилләр генә,

Йолкып алмак булып, елаша.

Әйтерсең лә, ят бер планетага

Без иңгәнбез йөзәр ел аша.

 

Таулар, сыртлар...

Исемнәре серле...

Нидер искәртәләр күк тоям.

Нинди телдә хәбәрләшә икән

Соры кыя белән Күк кыя?

 

Ай-Петридән ары Чатыр-Дагы,

Кара-Дагы тагын, Карагач...

Аста – күз яшедәй Кара диңгез...

Ерак күренә моннан карагач.

 

Тау баласы түгел,

Кыр баласы –

Сәлам бирәм сиңа, Ай-Петри.

Җавабың юк... Әче җилләр исә...

Күңел әллә нишли, җан тетри.

 

                                                   Ялта. 1973 ел

 

***

 

Йөгерә гөрләвек, йөгерә

Инешләрне күрергә.

Гөрләвеккәем, йөгермә –

Кайталмассың кирегә.

 

Ашкына инеш, ашкына

Иделләр кочагына.

Инешкәем, син ашкынма –

Туктап тын ал чак кына.

 

Гөрләвекләр тыңлыймы соң?

Инешләр тынамы соң?

Гөрләвекләр, инешләрсез

Иделләр буламы соң?

 

Без дә гөрләвектәй идек,

Без дә әз йөгермәдек –

Кырыс дөнья кочагына

Безме атылып кермәдек?

 

Озатты безне аналар,

Озатты сөйгән ярлар...

Инешләрне озаткандай

Яшел яулыклы таллар.

 

Әй, бүгенге гөрләвекләр,

Әй, бүгенге инешләр,

Сезнең хәзер гөрләшер чак,

Безгә алмаш тиешләр.

 

Безнең агым тирәндәрәк,

Безнең агым астарак...

Йөгерегез, ашкыныгыз!

Сез үзгәрәк, башкарак...

 

                                   Идел буе. 1975 ел 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру