Журнал «Безнең мирас»

Мәгъсум Хуҗин

3 августта Саба районының Юлбат авылы мәдәният йортында күренекле язучы Мәгъсум Хуҗин (1930-2008) турындагы истәлекләр китабын  тәкъдим итү булды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, М.Хуҗин турындагы китапны төзүче, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-сатирик Камил Кәримов, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, драматург Рәдиф Сәгъди,  М.Хуҗин иҗатын өйрәнүче галимә Гүзәл Насыйбуллова, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Таһир Шәрәфиев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин һәм башкалар катнашты. Язучылар шул ук көнне Сабадагы Үзәк китапханәдә, М.Хуҗинның туган авылы Тенекидә булдылар, әдипнең каберен зиярәт кылдылар.

Мәгъсум Хуҗин туган Саба районының Тенеки авылы

Рәдиф Сәгъди Мәгъсум Хуҗин турында: «Аның күңеле җылы иде»

Газинур Морат. Яшьти (Мәгъсум Хуҗин турындагы шигырь)

Марат Закир: «Мәгъсум абый минем турыда китапны сез язарсыз, яшьләр, дигән иде»
-V2o
Марсель Галиев: «Мәгъсум абый һәрвакыт яшьләр арасында кайнады»

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру