Лилия НИЗАМЕТДИНОВА: «ЕЛЛАР АША СИҢА ДӘШӘМ»
Еллар аша сиңа дәшәм,
кайчандыр миңа төбәлгән күзләрең
хәзер кемнәрне иркәли икән?
Кайчандыр
минем йөрәккә үткәрә алган
җылыңны хәзер кемнәр тоя микән?..
Тормыш китабының урталыгын,
ягъни «яшьлек» дигән бүлекнең
соңгы чиреген
(монысы үзем билгеләгән
«үлчәм берәмлеге»)
тәмамлап килүгә,
ни өчендер, бүген
элеккегә борылып карарга теләдем...
Шул чиректәге битемнең
соңгы сәтырын да бүген укып бетерәм.
Һәм, ниһаять,
соңгы ноктасын да күрәм күк.
Әйе, син хәзер үткәндә.
Тик соңгы ишекләрне ябар өчен
ничә еллар азапланганмындыр.
Бездән дә читләп узмаган
язмыш тарафыннан җибәрелгән
сынауны күтәрә алмадык алмавын.
Тик ни дисәң дә, ничек бар,
шулай кабул итәсе генә кала.
Рәнҗеп калмыйк,
бәхет бит ул коштай бер куна да,
бер кире оча.
Шул очасы килгән кошны
тотып буламы соң?!
Үзенекен эшли бит ул.
Бәхет тә нәкъ шулай:
тели икән – тирәңдә
бертуктаусыз бөтерелә
(кайвакыт чыдый алмас
дәрәҗәгә җиткереп тә куя әле),
тели икән – күкләрнең киңлегенә оча,
бүтән кайтмаска оча...
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА