Лилия Фәсхетдинова: «Соңгы кояш баюы»
Кайчандыр тормыш кайнап торган җимерек шәһәр читендә хәзер тынлык хөкем сөрә, тик сирәк кенә атышлар һәм еракта очкычлар гүләве генә аны бүлдерә. Күк йөзен көл каплаган, ә җирдә снарядлар чокырлар казып бетергән. Хәрәбәләр арасында могҗиза белән генә исән калган кечкенә йорт тора. Анда Иван исемле карт яши. Ул сугышта катнашмады, сугышыр өчен ул бик карт инде. Бар чыккан җире өй бусагасыннан ерак китми…
Иван көн саен бусагага чыгып, кояш баюын күзәтә иде. Ул кояшның офык артына төшеп, бу дөньяның авырлыкларын, мәхшәренең бер өлешен үзе белән алып китүенә ышана иде. Ләкин бу көнне нәрсәдер үзгәрде. Урамда ул зәгыйфь кенә ыңгырашкан тавыш ишетте. Җимерекләр арасында дошман формасындагы яшь солдат ята иде. Аның йөзе агарынган, кулы кысылган иде. Иван якынрак килде. Солдат, күзләрен ачып, ялварулы карашы белән картка карады. Ул үз телендә нәрсәдер әйтте, ләкин Иван аңламады. Ләкин егетнең күзләрендә ул артык яхшы белгән нәрсәсен – үлемнән куркуын һәм яшәргә теләвен күрде.
Карт, сүзсез генә, солдатны җилкәсенә күтәреп, өйгә алып керде. Ул аның ярасын бәйләде, су бирде һәм юрган белән каплады. Солдат аңа гаҗәпләнеп карады, ләкин Иван башын гына селекте: «Барысы да яхшы булыр», янәсе.
Көннәр үтте. Солдатның исеме Карл иде. Ул терелә башлады.
Иван һәм Карл бер-берсе белән сөйләшә алмады, ләкин араларында сүзләрдән дә зуррак нәрсә барлыкка килүен икесе дә тойды. Иван Карлга үз гаиләсенең фотосурәтләрен күрсәтә, тыныч тормыш турында сөйли, ә тегесе блокнотында аны әти-әнисе көткән үз йортының рәсемнәрен ясый.
Беркөнне кич, кояш офык артына батканда, Карл, карандаш алып, кәгазь битенә бер тамырдан үсеп утырган ике агач рәсемен ясады. Ул рәсемне Иванга күрсәтте һәм елмаеп куйды. Карт аларның үзләре икәнен аңлады. Дошман булырга тиешле ике кеше, ләкин ниндидер зуррак нәрсәгә әверелделәр.
Икенче көнне иртән Карл юкка чыкты. Ул үз телендә язу һәм ике агач рәсемен генә калдырган иде. Иван егетнең кая киткәнен белми, ләкин егет өенә кайту юлын тапкан дип өметләнә иде.
Шуннан бирле карт кояш баюга карап тора, ләкин хәзер ул иң каты сугышта да кешелеклелеккә урын барлыгын белә иде. Сугыш кешеләрне аера, ләкин ул бит безнең барыбызның да бербөтеннең бер өлеше булуын күрсәтә ала. Әлегә ярдәм кулы сузарга әзер торучылар бар, хәтта иң караңгы заманнарда да өмет кала.
Бу хикәя тормышта нинди генә хәл булса да, кешеләрнең кеше булып калуы турында. Хәтта иң өметсез хәлләрдә дә без үзебез үзебезгә кем булуыбызны сайлыйбыз – җимерүчеләр яки яктылык алып килүчеләрме…
Һәм, бәлки, нәкъ менә шул вакытта дөрес юл сайлау безне кеше итә торгандыр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА