Журнал «Безнең мирас»

«Кыйссаи Йосыфны» нәшер итү кыйссасы

28 гыйнвар, 1969 ел.Татарстан Язучылар союзының идарә утырышы
Катнашлар: Ибраһим Гази, Гариф Ахунов, Афзал Шамов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Ра­фаэль Мостафин, Хатыйп Госман, Азат Әхмәдуллин, Илдар Юзеев, Шамил Абилов, Фазыл Фәсиев, Гомәр Бәширов, Зәки Нури, Ләбибә Ихсанова, Риза Ишморат, Равил Фәйзуллин.
Көн тәртибендә:
1) Борынгы татар әдәбияты үрнәге – «Кыйссаи Йосыф» әсәрен бастырып чыгаруга әзерлек мәсьәләсе.
2) Язучылар Союзының һәм «Казан утлары» журналы редакциясенең эш планннарын тикшерү.
3) Гаризалар.
4) Г.Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим итү.
Ибраһим Гази «Кыйссаи Йосыф» кулъя­змалары өстендә озак еллар эш­ләгән Җ.Алмаз хатын (Бу хатны та­ба­сы иде – Л.Л.) укый.
Хатыйп Госман. Бу мәсәләне кую ничаклы урынлыдыр... Белмим. Эш болай тора: 1960 елда Казан университеты Җәвад Алмазга бу борынгы текст буенча эшләргә бурыч куйган иде. Аванс 12000 (иске акчада). Җыенысы аңа түләнгән акча 30000 сумга җитте. Аннан ул китеп барды. Тиздән «Кыйссаи Йосыф» кыйссасының 750 еллык юбилее була. Шуннан соң бу эш филология кандидаты Фазыл Фәсиевкә, тапшырылды, 1966 елда институтның эш планына кертелде. Менә хәзер тагын Җәвад Алмаз мәсьәләсе килеп чыкты.
Афзал Шамов. Договор кайчан төзелгән иде?
Хатыйп Госман. 1960 елда.
Азат Әхмәдуллин. Бу эшне дәүләт планына кертү югары оешмалар белән киңәшеп эшләнде. Текст белән эшләүне җиңеләйтү өчен машинка булдырылды. Бу эшнең барышы үткән ел (1968) җәй тикшерелде. Эш әйбәт бара, төгәлләнүгә таба бара... Без бик фәнни итеп чыгарырга ниятләнәбез. Бәлки ул популяр булмас?!
Фазыл Фәсиев. Кирәк булса, материалларны күрсәтә алам. Җәвад Алмазны хөрмәт итәм. «Кыйссаи Йосыф»ны ул башлап җибәрде. Мин бу әсәр белән 1966 елдан эшли башладым. Аның текстологиясен, транскрипциясен эшләдем. Машинка ясаттык. Бу эшне җиңеләйтә. Мин Утыз Имәни вариантын нигез итеп алдым. Башка кулъязмалар белән чыгыштырып барабыз. Аларның вариантларның бирәбез. Казан университетындагы 30 лап кулъязма күздән кичерелде. 450 битле китап булыр дибез...
Гомәр Бәширов. Без Җәвад Алмаз­ның 15 еллап эшләвен беләбез. Менә институт ке­шеләре дә эшли икән. Ә сез аның (Җ.Алмазның – Л.Л.) вариантлары белән танышмыйча, үзегезнекен генә чыгарсагыз, бу юл фәнни булыр микән?
Афзаал Шамов. «Кыйссаи Йосыф» турында күптәннән сөйләшәбез ин­­де. Бу үзе тарихка әйләнеп бара. Байтактан бирле артыннан йөрибез. Алмазны кайтарып эшләтү мәсьәләсе күтәрелсен иде. Җәвад аның русчага подстрочнигын (сүзгә сүз тәрҗемә) ясады. Аның расходларын Язучылар Союзы күтәрде. Минемчә, мәсьәлә бик урынлы һәм кирәкле. Юбилей якынлаша. Әсәрне чыгарырга кирәк. Бүтән халыклар чыгара. Җәвад Алмазны чакырырга кирәк.
Ибраһим Гази. (Җәвад Алмаз хатыннан «Кыйссаи Йосыф» әсәренә кагылышлы урыннарны укып күрсәтә).
Шамил Абилов. 1966 елның кышында Нәвои юбилее көннәрендә мин Ташкентка барырга, Җәвадны күрергә тиеш идем. Ничек сөйләшергә дип Казаннан киңәшләшеп киттем. Җәвад Алмаз да текстны реконструкцияләү ягында түгел. Эш шунда тора: 48 нөхсә каралган, шуның 17 нөсхәсе нигез итеп алына. Эш эшләнеп беткән... Ул 230 битләр чамасы сүзлек төзегән. Фонетик-морфологик анализ ясаган. Русчага тәрҗемәсе бар. Ни өчен хезмәтне нәшриятка бирми? Чөнки ул әйбер договордагыдан күпкә үскән.
Ә болай низаглану – тар күңел­лелек. Язучылар Союзының бу эшен мин хуплыйм.
Сибгат Хәким. Бүтән милләт га­лим­­нәре безнең бүгенге сөйләшүне тың­лап торса, көләр иде. Җәвад Алмаз фидакяр эш эшли. Монысы тәгаен. Ниндидер 60 яки 300 сум өчен талаша, судлаша башласак, бернинди дә эш чыкмас. Җ.Алмаз «Җөмҗөмә солтан»ны эшләде. Ул да басылып чыкмады... Безгә ваклыклардан өстен булырга кирәк.
Хәсән Туфан. «Җөмҗөмә солтан» югалды. Кайда ул? «Дәрдемәнд» китабын алыгыз. Һәрбер юлда хата. Кайда була ул вакытта галимнәр?
Мирсәй Әмир. Текстның булмавы, бу эшнең сузылуына бераз Җ.Алмаз да гаепле булса кирәк.
Риза Ишморат. Минемчә, монда бернәрсә ачык, без Җәвад Алмазны читләтеп үтә алмыйбыз. Чакыртырга кирәк. Тикшерергә кирәк. 750 елллыкны Җ.Алмаз текстынннан тыш уздыру мөмкин түгел...
Хатыйп Госман. Фәсиевнекен эш­кәр­­тергә кирәк. Алмаз кулъязмасын да алу ягын карарга кирәк...
Рафаэль Мостафин. Ике тәкъ­дим – Җәвад Алмазны Язучылар Союзы хисабына чакыртырыга. Текстлар белән танышу өчен махсус комисссия төзергә.
Зәки Нури. Язучылар Союзы бу эш­нең һаман да алга бармавына борчыла. Югары оешмалардан эшне тизләтүгә ярдәм итүләрен сорарга.
Ибраһим Гази. Фазыл, Сез­нең текстта ничә юл?
Фазыл Фәсиев. 1270 строфа, янә 4, килеп чыга 5080 юл.
Гариф Ахунов. Алмазны чакыртырга кирәк. Килеп, эшен күрсәтеп, хисап бирсен.
Карар кылынды: «Кыйссаи Йосыф» әсәре турында озак еллар тик­ше­рү алып барган Җ.Алмазны чакыртып, хезмәте белән танышу чарасын күрергә; Җ.Алмаз һәм Ф.Фәсиев эш­ләгән текстларны объектив бәяли алыр­лык комиссия төзүне тиешле оешмалардан сорарга. Ике текстның икесе дә әһәмиятле итеп табылган хәлдә, бастыру юлын эзләргә.
Икенче көн тәртибе: «Казан утлары» журналының икенче кварталга эш планы. Журналның җаваплы секретаре Ләбибә Ихсанова план белән таныштыра.
Язучылар Союзының гомуми еллык һәм 1 квартал планнарын раслау.
Гомүмпланга кайбер тәкъдимнәр:
– «Муса Җәлил» теплоходына Язучылар союзыннан вәкил җибәрергә.
– Ленин һәм Татарстан юбилейлары алдыннан әдәбият мәсьәләләре хакында докладлар, чыгышлар ясау өчен район җирләренә язучыларны чыгарырга.
Өченче көн тәртибе. Гаризалар.
Дүртенче көн тәртибе: Г.Тукай исемендәге республика премиясенә кандидатура тәкъдим итү.
Бертавыштан түбәндәге карар чыгарылды: Г.Тукай исемендәге республика премиясенә Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» әсәрен тәкъдим итәргә.
Беркетмәне теркәүче –
идарә әгъзасы Равил Фәйзуллин.
29 гыйнвар, 1969 ел.
3

"Кыйссаи Йосыф" китабының тышлыгы. 1983 ел


1
Матбугат йорты бинасына 1969 елда Татарстан Язучылар союзы урнашкан иде


«Бер бәйләм беркетмә» сәхифәсен әзерләгәндә, без, моннан 46 ел элек әлеге беркетмәне теркәп куючыга мөрәҗәгать иттек. Күренекле шагыйребез Равил ага Фәйзуллин, шул чакларны искә алып, менә ниләр сөйләде:
4
-Ярты гасыр чамасы элек язып-теркәп куйган бу беркетмәне укыгач, моң­су һәм беркадәр әрнүле тойгылар да уянып куйды. Моңсулыгы аңлашыла: бик күп еллар үткән, гомер языннан бик нык ераклашылган. Ә әрнүле дигәне... Монысына бераз тукталып, булдыра алганча, ул чактагы хәлләрне шәрехләп үтик.
1969 елның башында үткән бу утырышта бик мөһим мәсьәлә күтәрелгән: «Кыйссаи Йосыф»ны (аны «Йосыф кыйссасы», «Йосыф китабы» дип тә йөрткәннәр) татар тарихында, дөньяда раслап калдыру. Мәгълум нәрсә: әсәрнең төп сюжеты безгә генә карамый, ул дистәләгән халыклар өчен уртак; бигрәк тә яһүди һәм төрки халыклар өчен. Әмма шунысы бар: галимнәр раславынча, бу бөек әсәрнең кулъязма вариантлары, нигездә, татарлар яшәгән төбәкләрдә табылган. Алар бик күп. Без студент чакта ул нөсхәләрнең санын 170ләп дип әйтәләр иде. Ерак әби-бабаларыбыз гасырлар буе «Кыйссаи Йосыф»ны ишетеп, тыңлап, укып үскән. Димәк, бу әсәрне безнеке дип, күкрәк киереп әйтергә нигезебез бар. Хәер, шикләнер сәбәп тә юк: XIII гасыр башында конкрет шәхес – Кол Гали тарафыннан борынгы Болгар җирендә язылган бит ул! 1917 елга кадәр аның Казан басмаханәләрендә генә дә сиксәннән артык тапкыр басылып чыгуы да күп нәрсәне аңлата. Шулай да... Уртак мал тирәсендә дәгъва-гауга булучан, диләр. «Кыйссаи Йосыф» мисалына да кагыла бу нәрсә. Революциядән соң шактый зур мөстәкыйльлек, үзбаш алып, СССР составында берничә ел эчендә, һәм матди, һәм рухи үсешкә ирешә башлаган, союздаш саналган төрки республикаларда, шулай ук күршебез Башкортстанда да, үткән гасырның 50-60 елларында «Кыйссаи Йосыф» әсәренә игътибар көчәя, «ул әсәр – безнеке!» диючеләр ишәя. Үзләрендә табылган берничә данә кулъязмаларга таянып, үз телләренә якынайтып чыгарылган яңа басмалар пәйда була. Бу очракта безгә нишләргә иде соң? Бу әсәр турында яңа буыннарга хаклыкны ирештерергә, киң җәмәгатьчелек алдында тарихи дөреслекне янәдән расларга кирәк иде! Ничек итеп? Әлбәттә, беренче чиратта, үзебездә, әсәрнең үзенә лаек рәвешле, яхшы полиграфик ысул белән, берничә телдә, фәнни нигезләп яңа шәп басмасын чыгарырга! Өстәвенә, билгеләнгән юбилей елы якынлаша...
Беркетмәне җентекләп укыган кеше иң әүвәл шуңа игътибар итәр: «Кыйссаи Йосыф» язмышы турында әдәбиятыбызның нинди зур вәкилләре үзара фикерләшә бу җыелышта! Күбесе – хәзерге заман татар әдәбиятының алтын фондын тудырган әдипләр. (Ул чорда язучылар оешмасының абруе ифрат зур, гомуммилләт дәрәҗәсендәге күп кенә мәсьәләләр язучылар белән киңәшләшеп хәл ителә иде. Бу җыелыш та шуның бер мисалы). Төп сүз сөреше шуннан гыйбарәт: чыгачак юбилей басмасының әзерлек дәрәҗәсе ничек? Төзүче-авторлары кемнәр? Шулай килеп чыккан: галим Җәвад Алмаз, дистә еллар буе өйрәнеп, әсәрнең бер вариантын әзерләгән, икенче вариантны Тел, әдәбият һәм тарих институтында Фазыл Фәсиев әзерләп бетереп килә... Кайсын нигез итеп алырга, яки кайсы вариантны сайларга? Укып күргәнегезчә, җыелыш шундый карарга килә: Җ. Алмазны Ташкенттан чакыртырга, әзерләнгән хәзмәтләрне объектив бәяли алырлык комиссия төзергә. Кыскасы, тупланган мирасны таркатмаска, җуймаска, йә ике вариантны килештереп бер нөсхә ясарга, йә икесен дә чыгарырга.
Әйе, яхшы карар. Әмма, ни кызганыч, ул үтәлмәде шикелле. Шулай да, иң мөһиме, китап чыкты – 1983 елны Фазыл Фәсхиев эшләгән вариант нигезендә татар-төрки телендә (русчага сүзгә-сүз тәрҗемә белән) «Кыйссаи Йосыф» дөнья күрде. Зур, матур китап булып чыкты ул: күләме 60 табак чамасы, тиражы да зур – 10 мең данә. (Казанда аңарчы андый затлы китаплардан икене генә хәтерлим мин: 50 нче елларда чыккан «Батырлар китабы» һәм «Татар поэзиясе антологиясе»). Китап, «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 800 еллык юбилее алдыннан нәшер ителеп, татар, гомумән, төрки дөньяда вакыйга буларак кабул ителде. Юбилей тантанасы Мәскәүнең иң зур залларының берсе – мәшһүр Колонналы Залда шаулап үтте. Бу тантанада Миркасыйм Госманов (басманың фәнни редакторы), Рәис Даутов (гамәли редактор), Гарәф Шәрәфетдинов (нәшрият директоры) һәм башкалар белән «Мәскәү гулять» итеп йөрүләр һаман истә... Шундый бәйрәми халәттә дә еш кына бөтен гомерен диярлек «Кыйссаи Йосыф»ка багышлаган галим Җәвад Алмаз да искә төшеп-төшеп куйды ул көннәрдә...
Җәвад Алмаз турында берничә сүз. Иң әүвәл энциклопедик белешмә. «Алмазов Җәвад Диндар улы (1916-1979), әдәбият галиме, археограф. 1947-1955 елларда Үзбәкстанда урта һәм югары уку йортларында укыта. 1958-1961 елларда Казан университетында. 1961 елдан Ташкентта яшәп иҗат итә. Хезмәтләре урта гасырлар татар әдәбияты тарихына карый («Татар энциклопедиясе сүзлеге». 33 б.) Бу кешене мин үзем дә беркадәр күреп-белеп калдым. Заманында ул безгә, студентларга, борынгы татар әдәбиятыннан лекцияләр укыды. Уртача буйлы, җитез хәрәкәтле ир-ат булып хәтердә калган. Укытучы буларак, таләпчән; безнең һәркайсыбыз белән «Сез» дип сөйләшә иде. Бик өлкән кебек күренә иде ул безгә. Ә ул вакытта аңа нибары 44 яшь булган. Лекцияләре кызык, мавыктыргыч сыман иде, лектор буларак аудиторияне тыңлата алды. Дөрес, ул чакта лекцияләрне мәгънәви яктан бәяләр дәрәҗәдә түгел идем әле. Ул еллардан исән калган лекция дәфтәрендәге язмалардан чыгып, хәтергә таянып шулай дип әйтәм. Аның университеттан китүе турында төрле сүзләр йөрде. Холкы-гамәле, укыту ысулы беләнме, әллә шәрыкъчарак яшәве беләнме ул кемнәргәдер ошамады. Һәрхәлдә, ул Казанга «төс» булмады, безнең җирлеккә «ябыша» алмады. Әйткәнемчә, мин аны аз беләм. Үткән гасырның 60 нчы елларында аның белән аралашкан кешеләр, әйтик, аксакал галим Мирфатих Зәкиев һәм исән кайбер өлкәннәр күбрәк беләләрдер. Ярый, шәхеснең язмышы бер хәл (бу дөньяда ни генә булмый!), ә менә ул бөртекләп җыйган мирас – борынгы татар әдәбияты ядкарьләре хәзер исән микән? Кемнәрнеңдер кулларында ятамы әллә инде югалып гаип булганнармы?
Текстны басмага Ләбиб Лерон әзерләде.

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру