Журнал «Безнең мирас»

Кутадгу билик

Игътибарыгызга «Котадгу билик» әсәренең гыйнвар аенда (2016 ел) басылган өлешен тәкъдим итәбез. Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
9. Осталар белән мөгамәлә турында
Тагы бер катлам бар — оста эшчеләр,
Яшәү хаҗәтләре өчен эшлиләр.
Болар да сиңа бик кирәкле заттыр,
Якын тот аларны, якла, и, батыр.
Тимерче, итекче, янә кырмачы,
Буяучы-бизәкче, җәяче-укчы.
Бу дөнья кирәген болар әзерләр
Җиһан таң калырлык төрле әйберләр.
Шуларын санасаң озакка китәр,
Үзең кара, ә мин санадым — җитәр.
Болар белән яшә аралашлыкта,
Аларны шатландыр — яшә шатлыкта.
Эшләтсәң эшеңне, эш хакын тиз бир,
Табыннар оештыр, ашат һәм эчер.
«Саран» диеп сине сүз йөртмәсеннәр,
«Аты артак» [1] диеп хур итмәсеннәр.
Ни шәп әйткән берәү — сүзләр белгече
(Халыкка теләктәш күңле төз кеше):
Озын гомер түгел, изге ат телә,
Изге атыңны син гомергә тиңлә.
Үзең үләсең, тик кала исемең,
Изге атың яшәү шатлыгына тиң,
Кемнең яманаты таралган булса,
Аның өчен яхшы буласы, үлсә.
Яшәвең, гүя, бер мая йомыртка,
Шуны басып утыр, җәннәт – комарткы [2].
10. Фәкыйрьләр белән мөгамәлә турында
Фәкыйрьләр катламы — үзенә башка.
Аларга изгелек кыл, эчерт-ашат.
Догачы булырлар сиңа, и, кардәш,
Бик изге нәрсә ул дога, и, кардәш.
Алардан сорама җыем-салымны,
Салым өчен сиңа — җәннәттән урын.
... Менә шул төркемнәр бирелә сиңа,
Шуларга эш төшә идарәчегә.
Рәхим-шәфкатъ белән бирсәң син әмер,
Барча төркем сине якын күрәлер.
Ике дөньяда да исмең нур алыр,
Изге атың-даның ерак таралыр.
11. Ничек әүлек [3] алырга?
Әгәр өйләнмәкче булсаң син үзең,
Сайлап ал һәм җете күрсен һәр күзең.
Асылы-җәвере игедән булсын,
Әдәпле-хаялы һәм пакь тән булсын.
Өйдә үскән, кеше кулы тимәгән,
Синнән үзгә бер ир күрмәгән булсын.
Шуннан сине сөяр, бүтәнне сөймәс,
Һәм сине кызыксыз хәлләргә куймас.
Хатының булсын ул түбәнрәк заттан.
Тик аңа кол булып калудан саклан.
Ничек әйтә, ишет, сынамыш кеше
(Сынамыш кешенең эше дә пеше):
«Хатын алсаң, ал син бераз түбәнне:
Тынычлык-шатлыкта үтәр көннәрең».
Йөзенә багынма, кара иплене,
Ипле булса хатын, яктыртыр өйне.
Бик иртә өйләнмә, көт насыйбәңне,
Шулчакта булырсың акыллы, аңлы.
Матурны эзләмә, эзлә игене.
Ипле кыланыш шул камиллек инде.
«И, матур», дип ал йөз эзләп йөрмә син:
Ал йөзеңне сары итә күрмәсен.
Өйләним, дисәң син, эзлә бу дүрттән
(И, егет асылы, кирәкми бүтән):
Берәү эзләп йөри баерак хатыннар,
Икенчеләр тели яшь һәм матурдан,
Өченчеләр эзли асыл затлыны,
Мактанырга «асыл зат, дип, хатыным»,
Дүртенчеләр «нечкә хисле, фикерле
Кәләшне, ди, өйгә сайлап китерим»,
«Каюсы яхшырак, дисәң, болардан»,
Хатын алыр булсаң, миңа колак сал.
И, кем ки теләүче бер бай хатынны!
Әсир була күрмә, бул син акыллы.
Эре була күңле һәм теле озын.
Таләп итсә малын нишләрсең үзең?
И, матур кыз эзләп йөрүче егет!
Табалмассың, йөрмә кеше көлдереп.
Матурларны халык сөя һәм тели.
Тик алар язмышын Алла билгели.
И, кем ки эзли бер асыл затлы кыз!
Үзеңнең затыңны кылма кадерсез.
Асылзадәләрнең теле бик тә юка.
Асыл хатыныңа төшмә коллыкка.
«Фикерлерәк булсын, – дисәң, – хатыным»,
Тапсаң шундыйны, ал шундук, акыллым.
Ирешерсең аның белән барсына:
Бай, асылзат, матур булыр ул сиңа.
Теләгәнең байлык булса, табылыр,
Баетыр ул сине, йөзең ал булыр.
Акыллы, тәртипле хатын матур ул:
Акыл һәм дә холык — иң зур матурлык.
Асылзатлык ул аң-белем катында,
Димәк, өч фазыйләт аңлы хатында.
Акыллы-аңлыны алсаң, и, белкә,
Бөтен дүрт фазыйләт килер ич бергә.
Шундый кыз тапсаң, һичнигә карама,
Ычкындырма аны, бул бер карарда.
12. Угыл-кыз тугач, аларны тәрбияләү турында
Угыл-кыз түрәсә, егет, бәхеткә!
Үз өеңдә үстер, җибәрмә читкә [3].
Тәрбиячеләрдән сайла аруны —
Ару булыр балаң, йөрмәс азынып,
Угыл-кызга өйрәт әдәп һәм белек,
Ике дөньяда да тапсын ул өлеш.
Угылга кәләш ал, кызны бир иргә —
Кайгысыз яшәрсез барыгыз бергә.
Угылга бар сәнгать-һөнәрне өйрәт,
Шуннан ул малыңны арттыра бирә.
Яшь угылны тикшер — буш йөгермәсен,
Һәм башбаштакланып азып йөрмәсен.
Кызың җитсә, өйдә саклама озак:
Үлемең аурусыз, юкса, булачак!
Көфер сүз әйтәсем килә, и, дустым:
Тумасын кыз бала, туса тормасын [4].
Җир куены аның иң лаек өе,
Күрше булсын шуңа үлек сәрае.
Хатыннарны күзәт үз өеңдә гел,
Алар ике йөзле — беркатлы түгел.
Хатынны чыгарма, ятларга кертмә:
Күңле юлдан языр, ят ирне күрсә.
Күзең күрмәгәнне теләмәс күңлең,
Күзең күргәч, теләр күңлең, и, углым,
Күзеңне бәйдә тот — күңлең азмасын,
Күңелең азмаса әсир калмассың.
Табында булмасын катнаш ир-хатын,
Әгәр катнаштырсаң, китәр гыйффәте.
Хатынны чыгарма өйдән гозерсез,
Өйдән чыкса, туры юлдан языр тиз.
Асылда хатын — ит, сасый күрмәсен,
Сакланмасаң, берни эшли белмәссең,
Кадерлә хатыныңны — сораганын бир,
Тик биклә капкаңны — күрмәсен бер ир.
Вафа юк кызларда әзәлдән бирле:
Күзе кая бакса, шундадыр күңле.
Кадерләп үстергән агачың булса,
Җимеше агулы — кызыкма шуңа.
Ничәмә-ничә мең юньле ирәннәр
Хатын сәбәбеннән юньсезләнгәннәр.
Ничә якты йөзле, абруйлы ирләр,
Хатын бәласеннән карады җиргә.
Төмән мең шәрәфле, данлы егетләр
Күмелгән хатын-кыз өчен тереләй.
Кем күзәтеп, киртә кора аларга?
Тапшырасыз инде барсын Аллага…
13. Кул астындагы кемсәләр белән мөгамәлә турында
Янә хезмәткәрне асра бик әйбәт,
Ашат-эчерт, кара, киемен бөтәйт.
Эш йөкләт һәркемнең көченә карап,
Хуҗа ялчы өчен бирәдер җәвап.
Ая, алар азап күрмәсен артык —
Сорар синнән Алла хезмәтче хаккын.
Синең кебек Алла колы ич алар,
Җәзаласаң, Алла сине җәзалар.
Син аларга – өлкән, алар — кечеләр,
Өлкәннәр кечегә елмаеп сөйләр.
Олы булсаң да син, кече тот күңлең,
Олыга кечелек ярашыр, углым.
Ни ди, ишет, ушлы кеше, син тыңла
(Бу сүзләр ярашыр гамәл кылырга):
«Әгәр син халыкка булсаң баш, олуг,
Үзеңне кече тот — алырсың йолым».
Онытылып китмә, чыкма юрыктан,
Килер көч, чыкмасаң тугры юлыңнан.
Ару-таза булсын өең-каралтың,
Килер шунда сиңа дәүләт, юмартым.
Аш-су, икмәк-тозны мул булдыралсаң,
Бәхет кошы булып килер сиңа дан.
Керемеңә карап чыгымны сана,
Чыгымнан соң кара керемгә янә.
Алымга-биремгә ипчел, оста бул, бел –
Кайда, кайчан, ничек ачык була юл.
Кулың кыска булып калган чакларда
Кешегә сер бирмә, егет — акылдар.
Дусларың ярдәмгә сирәк килерләр,
Ә менә дошманнар синнән көлерләр,
Дус-иш үзара «ул акылсыз» дияр,
Бу сүз сиңа җитер, күңлеңә тияр,
Кеше яхшысына аралаш, катыл,
Кеше белән кеше булу — зур акыл,
Авылларда торма, мал көтмә үзең,
Үкенеп саргаер, хәтта ал йөзең.
Олы юлга якын куйма ихатаң:
Бәлагә юлыгу бик ихтималдан.
Корыт [5], су урлаучан күршең булмасын,
И, тугрым, хәсискә якын торма син.
Бу өч күршеләрдән сиңа файда юк,
Зыяннары тисә, качыр җай да юк,
Өй алмакчы булсаң, күршесен сораш,
Җир алмакчы булсаң, юл кара суга.
Исәргә кагылма, сәләмәт йөре,
Төз юлдан гына бар, кәвәл [6] шикелле.
Барына канәгатъ булса, ул чын бәк,
Хирысың аз булса, шатлыгың күбрәк.
Үзеңне онытма, оема үзең,
Ияңне белеп тор — ачык тот күзең.
Сүзең уйлап сөйлә — кайгы килмәсен,
Вакыт буш үтмәсен — һәм үкенмәссең.
Артык гади булсаң — алкыш табырсың,
Артык саранлансаң, каргыш табырсың.
Ни ди, ишет әнә вөҗданлы кеше
(Кешелек кылучан кешеләр өчен):
Үзең «изге атлы булыйм мин» дисәң,
Азрак ал кешедән, күбрәк бир, бирсәң.
______________________________________
1. Артак — «чыгымчы».
2. Комарткы – «ахыргы әҗер, васыять, бүләк».
3. Әүлек — (Себер сөйләшләрендә дә бар) «хатын, кәләш, хуҗабикә» (әү – «өй» сүзеннән).
4. Төрки халыкларда элек-электән балаларны чит гаиләдә үстереп, шул гаилә белән туганлашу (аталык, аналык, тайы итү) гадәте булган. Йосыф Баласагуни бу гадәткә каршы.
5. Күрәсең, Йосыф хасс хаҗинең үз кызы бик әрнеткән.
6. Корыт – ачык таскакта киптерелә торган эремчек йомгаклары. Су урлау – кеше арыгындагы суны үз арыгыңа борып җибәрү. Бу сүзләрдә Урта Азиядәге сугарулы җирләрдә яшәү-көнкүреш үзенчәлекләре чагыла.
7. Кәвәл – «яхшы өйрәтелгән хәрби ат». Бу сүз күп телләргә таралган һәм борынгы төрки язмаларда (КБ-тә дә) очрый. Шуннан кавалерия сүзе килә.

Теги: Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру