Кутадгу билик
Игътибарыгызга «Котадгу билик» әсәренең ноябрь аенда (2015 ел) басылган өлешен тәкъдим итәбез. Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
Ни ди, ишет, күп яу күргән батыр ир,
Дошманнардан өстен булган асыл ир:
«Гафил булып торма дошман янында,
Үзен алдат – тырыш тозак салырга.
Зәгыйфь димә, көчле, зур, диген дошман,
Таяклы дошманга тот тимер капкан».
Күтәр дус-иш йөген, сындырма күңлен,
Онытма мәгънәсен ошбу сүземнең:
Дустың дошман булса, хәтәр дошман ул,
Хәвеф астындадыр җаның һәм малың.
Белә андый дошман эчең-тышыңны,
Шуңа ансат эшләр явыз эшен ул.
Теләсә, малыңа кулын тидерер,
Теләсә, муйныңа элмәк кидерер.
Бел дусны үзеңне белгән кадәрле,
Югыйсә күп дуслык булыр хәтәрле.
«Дустым», дию ансат, дус булу кыен,
Дошманлашу ансат, килешү кыен.
Дошманың «дус» булса, җаныңны сакла:
Котылулар кыен булыр ул чакта.
Ике төрле затка каршы киртә кор;
Якынлашсаң афәт чыгар — көт тә тор.
Бере әләкләшә һәм яла яга,
Икенчесе икейөзле ялагай.
Эчкечене дә син дуска санама:
Вафасыз ул һәм тоз салыр яраңа.
Риялы дуска да син бирмә күңел,
Тизүк дошман була ул, аннан түңел.
Ризалатыйм, дисәң дусны тиз генә,
Сәмән бирмә, эш ит яхшы сүз белән.
Булыйм, дисәң тыныч, имин тормышта,
Явыз булма, тик бул кайчан кырыс та.
«Үземә кол итим, — дисәң, — ятларны»,
Алтын тоттыр һәм тот ятның сакалын.
Ә читләтим, дисәң кайбер якынны,
Эре сөйләш, кыйбат куй үз хакыңны.
Озын гомер яшим, дисәң дөньяда,
Юмарт бул, сак бул һәм көймә юкка да.
Сөйкемле күрсәтим, дисәң үзеңне,
Чагылдырсын сүзең ихлас күңелле.
Кадер-хөрмәт күрим, дисәң һәрдаим,
Бүтәнгә дә хөрмәт күрсәт көн саен.
Ия булыйм дисәң анык байлыкка,
Җыярсың мал, җилкенмәсәң артыкка.
Мактасыннар дисәң сине кешеләр,
Намуслы бул сүздә һәм дә эшеңдә.
Менә шундый була инде чын кеше,
Кешелеклелек чын инсан билгесе.
Кешенең кемлеген белмәкче булсаң,
Сүзенә колак сал, эшенә күз сал.
Ни яхшы әйткән бер бәетче — чәчән
(Сүзенә мәгънәне төгәл үлчәгән):
«Кеше аслын белмәк булсаң, шул чара:
Кыланышын, күңлен һәм сүзен кара.
Кыланышы – юньле, теле – ягымлы,
Асылзат икәне шуннан танулы.
Наданга сүз катма, и, ару затлы,
Йөз суыңны түгеп, сине пычратыр».
Ни дигән тормышны белгән бер кеше —
Җаһиллектән үзен йолган ир кеше.
«Тупаска катылма, юньле-ипле бул,
Талаш уты чыга утыннан [1], угыл.
Җаһил белән дә һич якын булма син,
Ачудан танышлык хакын бозмасын.
Күңел серләреңне ачма һәркемгә,
Ачтың исә сүзең — үзеңә имгәк
Булсын дисәң, егет, дуслык дәвамчан,
Эчкерсез бер дус бул, баш тарт тәмгыдан.
Әгәр үтсен, дисәң һәрвакыт сүзең,
Һәр сорауга туры сөйлә дөресен.
Әгәр йөзең якты балкысын, дисәң,
Туры юлдан качма, булырсың исән.
Үзең гомерле һәм сүзең үтемле
Булсын, дисәң, кыскарт кул һәм телеңне.
«Абруемны саклыйм», дисәң, һичкайчан
Сүзеңдә ялгыш та сөйләмә яман.
Кайчан кайсы көчле дәүләт йөз бирсә,
Шуңа яраш, дустым, һич шикләнмичә.
Үчләшмә дәүләткә — бел ярашуны,
Юкса, дәүләт агу итәр ашыңны.
Нигезсез сүз әйтмә, сөйләмә арттан.
Эләкләшмә һәм дә яман сүз катма,
Яман сүз — ачы җил, ул бөрештерә,
Шуннан сине ятлар юньсез дип күрә.
Үзеңнән олыга телең озайтма,
Җавап биргән чакта эре сүз атма.
Олыны агала, абруен сакла.
Үзең дә җитәрсең шундый бер чакка.
Үз тиңнәрең белән булсын йөрешең,
Аралашуың һәм алыш-бирешең.
Кадерләгәннәрне син дә кадерлә.
Кадерсезләгәнгә якын да йөрмә.
Ул ничек кыланса, син дә шулай бул.
Сөчек сүз сөйләсә, син дә елмай, көл.
Изгелекле бул һәр юньле кешегә.
Усал булсаң, бул тик ишәк ишегә.
Ни шәп әйткән әдәп белгән бер кеше —
Илтөзәр кануннар биргән ир кеше[2]…
Шулай була, күр, чын ират [3] сөхбәте,
Дөрес сөйләшүнең шулдыр хикмәте.
Әйтеп бирдем инде, ишеттең үзең,
Күңелеңә беркет, озайтма сүзне.
Сиңа «сез» дисәләр, син дә «сез» диген,
Кызганма яхшы сүз: яхшы сүз тиген.
«Син», дигәнгә син дә «әй, син», дия бел,
Җавабыңда яңгы [4] биргән кыя бул».
2. КАРА ХАЛЫК БЕЛГӘН СӨХБӘТ ТУРЫНДА
Җаваплап Уйгырмыш әйтте: — Бу сүзең
Аңлашылды миңа, и, күңле төзем.
Моннан башка тагы бар сорауларым,
И, күреклем, яктырт миңа шуларны.
Бүген миңа тиеш шәһәр-авылга
Барып, халык белән аралашырга.
Алар белән ничек булырга кирәк?
Бу хакта да миңа бераз бир сөйләп.
Җавапта Үгделмеш әйтте: — Ул сүзем
Кирәк булыр сиңа, и, холкы төзем.
Бик кирәкле чакта искә төшердең,
Менә шуның хакта мин әйтеп бирим.
Кара халыкның бар гадәте-заңы
Белем кимәленә яраша аның.
Тупас була кара халык гаммәсе:
Юсык-юрыкларны белми һәммәсе,
Ләкин аларсыз бер эш тә бармас, гәрчә,
Ипле сөйләш, ләкин булма аларча,
Кара халык холкы кап-кара була.
Аның корымына буялып куйма.
Кара гаммә башсыз, кылыгы кыңгыр,
Эше-кылмышлары үзенчә булыр.
Ашау хәстәредер бар белгәннәре,
Уйлап та карамас бүтән хәлләрне.
Әнә, гаммә халкын күзәтеп йөргән
Берәү, ишет, килгән нинди фикергә:
«Кара халыкның бар кайгысы — тамак,
Фикере юнәлгән гел шуңа табан».
Күп халаек тамак өчен үлделәр,
«Тамак тәмугка да кертә ул», – диләр.
Кара халык туйса, озая теле,
Бастырып тотмасаң, иркенлек тели.
Әхвәлен белеп тор аларның, кардәш,
Аларга биреп тор эчемлек һәм аш.
Телең йомшак булсын, бир сораганын,
Туры монда мәкаль: «бирүче — алыр».
Телеңне уйнатма, сүзеңне уйла:
Күп сүз сөземтәсе — җиме аз була.
Ни ди, ишет, үзен тота белгән ир.
Телен тыя белеп, күп белдергән ир:
«Күңелгә килгән һәр сүзне чыгарма,
«Ничек әйтергә»сен кирәк уйларга».
Бер галим бар иде. Аз сөйләде бик.
Картайгач, үкенде «күп сөйләдем», дип…
3. ГАЛӘВИЛӘР5 БЕЛӘН АРАЛАШУ ХАКЫНДА
Яугирләрдән һәм бәк халкыннан тыш та
Лаеклы затлар бар, кардәш, катышсаң.
Пәйгамбәр токымы шуннан бер төре,
Аларны хөрмәт ит — булыр әҗере.
Аларны үзеңнән артык күреп тор,
Белешеп хәлләрен, ярдәм биреп тор.
Болар әһле-бәйттер, нәби затыннан,
Аларны сәүчебез [6] өчен сөй, туган.
Тыгылма, тыгылсаң алар эшенә,
Ярамас эшләре беленсә генә.
4. БЕЛКӘ-ГАЛИМНӘР БЕЛӘН АРАЛАШУ ТУРЫНДА
Тагын бер хөрмәтле төркем — галимнәр,
Алар юл яктырга халкына, илгә.
Аларны хөрмәт ит, ярат, кадерлә.
Өлеш ал аларның белемнәреннән.
Алар өйрәнеп һәм белеп аерган —
Кайсы юллар илтә уңга һәм сулга.
Алыр булсаң, әгәр, алардан белем,
Юмарт булсын кулың һәм татлы — телең.
Болар хакыйкать һәм диннең терәге,
Шәригать тамырын алар беләдер.
Булмаса дөньяда киң белемлеләр,
Тырышсаң да уңмас иде игеннәр.
Белеклеләр гыйльме — халыкка юла [7],
Юлалылар төнлә адашмас юлдан.
Галимнәр янында тел татлы булсын,
Ашап-эчкәндә дә йөз якты булсын.
Телеңне тый, саклан, бәхәскә кермә,
Юкса, дару итеп агу бирерләр.
Телләшмә һәм икмәк-тоздан калдырма,
Аларга хөрмәтләр күрсәт, кадерлә.
Гыйлемләрен от һәм тәнкыйтьли күрмә,
Фигыльләрен дә бик артык тикшермә.
Алардан ни кирәк сиңа? Тик гыйлем,
Өйрән хакыйкатькә ирешү юлын.
Болар көтү башы — иркәчләр [8] алар.
Куй көтүен башлап туры баралар,
Аларга кушылсаң уең яктырыр,
Ике дөньяда да юлың ак булыр.
Әйтелгәннән башка да бар төркемнәр,
Гыйлем җәһәтеннән төрле-төрлеләр.
Дәвамы бар
____________________________________
1. КБ телендә «утын» һәрвакыт «тупас, надан кеше» мәгънәсендә килә.
2. Ул «ир кешенең» нәрсәне шәп әйткәне төшеп калган.
3. Ират – «чын ир-егет».
4. Яңгы — «эхо, кайтаваз, яңгыравык» (шуннан – яңгырау).
5. Галәвиләр — хәзрәти Гали токымыннан булган интеллигенция.
6. Сәүче — «пәйгамбәр, нәби».
7. Юла, юлай — «факел, чырак»; нишләптер, бу борынгы кирәкле сүз татар әдәби теленә кереп ныгымаган (Себер сөйләшләрендә кулланыла).
8. Иркәч — сарык көтүен ияртеп йөри торган кәҗә тәкәсе.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА