Кутадгу билик
(Котайткыч белем)
Үгделмешнең җавабы
Җавапта әйтте Үгделмеш: — Илбигем,
Данлысың халыкта, холкың билгеле.
Аңар әйттем инде кайтыр чагымда:
— Җибәрәчәк мине илбик тагын да.
Болай гына куймас, китерер сине,
Бүген үк булмаса, иртәгә, — дидем.
Мине дүнелдерде, «янә килмә», дип,
Барачак түгелмен, көчлек кылма, дип.
— Ярый, — диде илбик, — ишеттем сүзең,
Бу сүз эшкә кермәс, янә берүзең.
Ничек була инде, бу нинди гыйллә,
Шуны китермәсәм, күңелем теләп.
Ирлекме бу — мин баш булып халыкка,
Көчендә булмаса минем ярлыклар.
Егетлек билгеседер ул, мөгаен,
Теләгең үтәргә табалсаң җаен.
Янә дә, чир-ауру булыр теләгем
Үтәп, имләмәсәң, юкса үләмен.
Ни диләр, тыңла һәм укы бу бәйтне –
Төшен мәгънәсенә, и тәхтем бәхте:
Бөтен дәрт — чиргә бар дару вә дәрман,
Төгәл әйтер — сора имләүче камнан [1].
Күңел — җан чирләре илә авырса,
Терелер, билгеле, теләге булса.
Ә Үгделмеш әйтте: — Котлы хөкемдар,
Даруы булмаган нинди чирләр бар?
Илбигем исән-сау теп-тере булсын,
Аның өчен җанын бирерлек колмын.
Сүзем хак, күңелем ихластыр минем,
Ни мәгънә ел буе үкенсәң, бийем?
Ни ди акыллылар, ишеттең, туган:
Сүзеңне сүз ит — бул чын бер пәһлеван.
Никадәр файдалы әйтмәсәң ләм-мим!
Үкендерде мине бу юлы телем.
Сөйләмәгән сүзең сиңа кол була,
Ә инде сөйләсәң, сине кол кыла.
Сүзеңне хисаплап сөйлә, ашыкма,
Җәрен үкенерсең, бүген ашыксаң.
Сизенмәдем инде, күр, Уйгырмышны
Чакыргач, килмәс дип, ул ич ир кеше.
Син, илбик, телисең аны, мин — күбрәк.
Галим килсә, көндә файдасы тияр.
Минем белән бергә — бар теләгәнем шул —
Хезмәт итсә иде кул тотынышып.
Ничек кенә каты тотсам да сүземне,
Карышты ул тәмам, ят итте безне.
Янә бару кирәк икән, мин барыйм.
Тагын бүтән сүзләр дә әйтеп карыйм.
Янә бер хат язып җибәрсен илбик,
Укысын, ышансын, нишләр ул — күрик.
Тик илбик әйтте: — Мин бер хат җибәрдем,
Шуңа җавап алдым, шунсы җитәр, дим.
Янә ничек итеп языйм хат-бөтек?
Бөтек урынына син үзең, җитез.
Үгделмеш җавабы
Җавапта Үгделмеш: — И, котлы илбик,
Шулай булса да син яз янә бөтек.
Илче нинди чичән булса да гәрчә,
Язусыз чын җавап китермәячәк.
Язу таныганча таныш ул язу,
Язу булса йөрми хәйлә-алдашу.
— Теләгең шул булса, хуш, — диде илбик –
Сүз мәгънәсен ачып язу күндерик.
— Язу кирәк, ләкин, и зирәк белкә,
Шунсы бар, ышанма һәрбер бөтеккә.
— Ярый, сүзең булсын тере телеңдә.
Минем янга килсен, син шуңа өндә.
Илбикнең Уйгырмышка икенче хаты
Дәвәт-кәгазь сорап алды да илбик,
Каләм тотты кулга һәм язды бөтек.
Ходай аты берлә башлады сүзен:
«Түрәткән, ашаткан, яшәткән – Үзе.
Мең мактаулар әйтәм уган Тәңрегә —
Хөкеме битараф төз вә кәкрегә.
Бер Ул, иптәшсез вә тиңсез пакь, ару,
Бар итә Ул юкны, юк итә барны.
Аны, бердәнберне, тот син күңелдә,
Гыйбадәт кыл, исме булсын телеңдә.
Ни сораса була теләгәнечә,
Нәрсә «булсын» дисә, шуңа ирешә.
Җаны тибрәлгәнчә бирә терелге2
Тереклеккә каршы куйган үлемне.
Кадер-кадерсезлек аның хөкмендә,
Юл ача олыга һәм дә кечегә.
Теләгенә һичкем чикләр куялмас,
Каза күндерсә дә һичкем тыялмас.
Сөекле сәүчегә төмән мең сәлам,
Аның юлын безгә күрсәтсен Аллам.
Бөтен кылганына аның һәрдаим,
Бары мактау гына әйтсен Ходаем.
Иң элек — күп мәдех һәм йөз мең сәлам
Күндерәмен сиңа, акыллы — галләм3.
Кәефеңне сорап бөтек җибәрәм:
Нихәлдә яшисең, белкә-мөхтәрәм.
Кардәшеңне сиңа җибәргән идем,
«Теләгем шул — миңа килгәйсең», дидем.
Мәелең булмады безгә килергә,
Миңа төшәргә һәм йөзем күрергә.
Хатыма җавапны язгансың үзең,
Кардәшең аша да беленде сүзең.
Укыдым бөтекне, уең беленде,
Тик сүземне ишет — качынма инде.
Сиңа сүзләр әйттем — шикәрдән татлы,
Агулардан ачы җаваплар алдым.
Янә сүзләремне тыңла вә ишет
Һәм ал күңлемә, и, изге кешем.
Яшисең син, заһит, таулар эчендә,
Заһит даның менә шуның өчен дә.
Шушы атың-чабың ерак җәелде,
Адәмнәргә бөек үрнәк, диелде.
Гыйбадәтең булсын, шул атың өчен,
Тик син зая кылма тән вә рух көчен.
Булыйм ил күзендә бер изге дисәң,
Гыйбадәт мәгънәсе бозыла төптән.
Хакка чын гыйбадәт була өртүле,
Нәрсә сөйләсә дә бу хакта телең.
Ходай гизли4 иң-иң сөекле колын,
Илдә һәркем белми аларның юлын.
Бире кил, илеңдә генә яшә син,
Ник сиңа «ул изге» дигән ат-исем?
Хәләл мал тап, шуңа үзең тиенгәч,
Ачка аш бир, киемсезгә – киемнәр.
Хәләл хезмәт белән яшәү — изгелек,
Һәр ике дөньяга ашау — кигелек.
Бу сүзне ишет, и, миңа килмәгән,
Ару белкәләр дә шулай дигәннәр:
Ходай колларына һәрчак ярдәм кыл,
Кешегә булышлык итү — ирдәмлек.
Яшә, дип, мөселманнар файдасына,
Сине, заһит, куам ил арасына.
Дәваламасаң һич моның моңлының,
Үлемгә тиң синең заһит булуың.
Кешеме ул үзен генә белүче?
Кешедер шул – хәстәр күрсә ил өчен.
Мал өләшү генә юмартлык түгел
Юмарт син ил-көнгә бирелсә күңлең.
Шәфкатьле затмы тик үзен саклаган?
Шәфкатьле син кеше хакын хакласаң.
«Изге кеше», диләр, ул кайсы икән?
Син әйтеп бир әле, и батыр белкә.
Минемчә, изге зат шундый бер кемсә,
Кешегә ярдәмле, бер афәт килсә.
И, изге, пакь кеше, бик тә белемле,
Бу сүзгә бер күз сал, булсаң фәһемле.
Дөресме әйткәнем яки түгелме?
Дөрес булса, күн дә, күтәр күңелне.
Күп сөйләсәң нинди сүз дә җиләтә,
Акыллылар сүзгә саран бигрәк тә.
Тәмам итим сүзне, сөйләмим бүтән,
Акыл-белемеңә, хәтта, бәйләп тә.
Тагын сүзләрем бар әле, аларны
Акыллы кардәшең сөйләр, аңлатыр.
Төгәтте, корытты, бәйләде каты,
Каләмен юды һәм пичәтләп хатны,
Сонды Үгделмешкә кулына биреп.
Тегесе алды зур әманәт белеп.
—Тырыш, — диде илбик, — тырыш ничек тә.
Килсен ул шәһәргә, керсен ишеккә.
Ни теләсә шуны, бу җиргә килеп
Утырса, бирербез, чарасын күреп.
— Ярый, — дип озамый [5] чыкты Үгделмеш,
Чабып килде өйгә — көтми изге эш.
Өенә керде һәм уйлап утырды,
Ашады, эчте һәм намаз укыды.
Руми кызы [6] йөзен тәмам яшергәч,
Зәнги йөзе [7] шәүлә төшерде җиргә.
Тиз үк күккә иңде каракош төсе,
Һаваны тутырды төн пәрәвезе.
Түшәк сорап ятты, уйлады тагын
Ни сөйләргә кардәш күзенә багып.
Оеп алды бераз, уяу каранды:
Төн суп-суык күмер кебек караңгы.
Йокы качты, басты ул аягүрә.
Төн күтәрә иде итәген үргә.
Кояш чыкты, җирдән күтәрде башын,
Ягымлы елмайды, күрсәтеп тешен.
Бәк8 тәһарәт алды, кылды таңнамаз,
Намазы соң дога укыды бераз.
Атын тотып килде бер җитез углан
Һәм бәк чапты — күңле өметкә тулган.
Әкрен генә барып капка шакыды,
Кардәш чыкты. Намаз укыр чак иде.
Уйгырмыш җитәкләп кулыннан тотты,
Кул үбеп, хөрмәтләп, түргә утыртты.
Диде: — И, кардәшем, ни мәшәкать тә
Нигә килдең бүген шушы сәгатьтә.
Кистереп әйттем ич, ишеттең ачык,
Нигә килдең тагы бәгъремә басып.
Ни ди, ишет, әнә белек биргүче,
Сынап, яхшы-яман кеше белгүче:
Бер күрүдә белеп була кешенең
Сөярен-сөймәсен, ишетеп бер сүзен.
Бакырны алтыннан аералмасаң,
Игәүләп бер ышку җитә ләбаса.
Җавапта Үгделмеш әйтте: — Кардәшем,
Яралы күңелгә каты бәрмә син.
Сүзеңне илбиккә әйттең хат юллап,
Мин дә әйттем аңа ачык тәфсилләп.
Менә сиңа җавап — җибәрде бөтек,
Дип Үгделмеш хатны чыгарып бирде.
Уйгырмыш ул хатны кулына алды,
Ачып укыды һәм уйларга талды.
Үз-үзенә әйтте: — Бу нинди эштер,
Нишләп мин мондый бер мөшкилгә төштем.
Үгделмеш белән Уйгырмышның икенче мөназарасы
Җавап бирде телдән Үгделмеш шунда:
— Сүземне, и, кардәш, ишет вә тыңла.
Илбикнең теләге — сиңа изгелек,
Үзенә дә тели синнән игелек.
Беләсең, бу җирдә дә гыйбадәт күп.
Шулай ук яхшы вә яман гадәт күп.
Әйткәнемчә, шәһәр һәм дә авылда
Изгелек эшләргә урын күп була.
Бу дөньяның коты бик явыз түгел,
Савап казанырга мөмкинлек күп ул.
Дөньяга кул селтәп, заһид икәнсең,
Изге дигән исем алып китәрсең.
Ләкин начар мени байлык, югыйсә,
Үзең дә куллансаң, илгә дә бирсәң.
Нинди шәп сүз әйткән бер казна башы
(Укы син игътибар илә дус кеше):
— Гадәттә, маллы зат — күп белгән кеше,
Ләкин игелектән дә дүңгән кеше,
Тик малсыз да начар — нишләмәк кирәк.
Күккә ашыйм дисәң, мал-баскыч, терәк.
Хаҗга барыйм дисәң, булмыйдыр малсыз,
Газый булыйм дисәң дә булмый ансыз.
Ярдәм итим дисәң илгә, дусларга,
Мал-мөлкәт булмаса, кулың кыскарак.
Һәм изгеләрне дә ничек якларсың?
Изге үгет сүзен генә тапларсың.
Тагать-гыйбадәткә өмет тайгактыр:
Күп тагать кылдым дип, мактанмыйрак тор.
Ходайга җитәме һәр дога кылу?
Бик тә нечкә нәрсә табыну юлы.
Гомер буе меңнәр гыйбадәт кылып
Ахыр җан бирделәр, имансыз булып.
Әлбәттә, догага сөенә Ходай,
Гыйбадәтең безгә дә шатлык, агай.
Ләкин беленмидер дога чынлыгы,
Төгәл дөреслеге һәм кабуллыгы.
Кабул булса гына барча тагатең,
Тик шартына килсә булыр ул татлы…
Колак салып тыңла бу сүзләремне:
Мин дөрес әйттемме, йә әйтмәдемме?
Синең дә сүзләрең булса гел дөрес,
Гамәл кыл тиешчә, и, күңеле төз.
Һәвәс коллыгыңа күңел бирмичә,
Кешеләргә катыл, яшә гадичә.
1. Кам — төрки халыкларда мәҗүси рухани һәм дәвачы. «Котайткыч белем»дә бу сүз еш кына очрый.
Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
Дәвамы бар
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА