Журнал «Безнең мирас»

Кутадгу билик

IMG_2374
Ни ди, ишет, әнә чал башлы ирләр,

(Дөньяны картайткан [1] күп яшьле ирләр):
Гыйлем-һөнәр өйрән, кыйммәт бел аны,
Күтәрелер шуннан абруең-даның.
Белем ал, укыгыл, йөремә зая,
Ай кебек балкырсың шуннан берзаман.
Бер сүздән соң илбик әйтте: — Ни шатлык!
Күрәм — үзең ушлы, нәселең затлы.
Шәп әйттең кешелек, чынлык турында,
Нишләргә икәнне вафа юлында.
Халык өстендә мин ирекле булдым,
Хөкем итте сүзем һәм озын кулым.
Мин инде шатланмыйм бийлек хәлемә,
Ирешсәм дә, гүя, үз теләгемә.
Теләгем шул хәзер — миңа килүче
Миннән баеп китсен һәм артсын көче.
Бийлегем шатлыгы — изге исемем,
Рухыма дога һәм, якты өметем.
Җыелган ошбу мал, алтын-көмешне
Яугирләргә бирәм, дип мин тырыштым.
Малымны өләшәм изге ат өчен,
Миңа дога гына чын кыйммәт, димен.
Теләгем шул гына — ярдәмем илән
Баеп китсен һәрбер миннән соң килгән.
Үзем китсәм, илем рәнҗемәс миңа,
Тик ул дога кылсын иде рухыма.
Үгделмешнең фикере
Җавапта Үгделмеш әйтте: — И, илбик,
Бу эштә дә кирәк акыл һәм белек.
Үләсе кешегә нәрсә иң кыйммәт?
Илгә җәелсә дан һәм дә изге ат.
Бу дөньяда кирәк акча куллану,
Ахирәт дөньясы өчен шулай ук.
Алтын-көмешеңне белеп сарыф кыл—
Каю ил теләсәң, шуны алырсың.
Ни ди бер чичән бий — акылдар, ишет:
«Сәмән таләп итә бу бийлек эше».
Бий гаскәр җыярга күп сарыф кыла.
Илен саклый ала тик шулай гына.
Хәзинә күп кирәк, гаскәр чук [2] булсын.
Бийгә байлык нигә? Халык тук булсын.
Сүве булса бийнең, иксемәс иле,
Югыйсә, билекнең азагы килер.
Чирү риза булса, кинәнсә бийдән,
Бий хәраҗ алала теләгән илдән.
Юмарт булса бийләр, киң ачса кулын,
Ике дөньяда да биләр түр урын.
Ни ди, ишет, әнә белекле белкә:
«Саранлык белән бий баш булмас илгә.
Ике капма-каршы ягышмас, качар,
Саранга юл куймас, юмартны кочар.
Сараннан кача бар юньле ир-атлар,
Кеше җыеп хөкем йөртә юмартлар».
Саранлыктан бийгә дошман күп була,
Саранлыктан чыга низаг һәм бола.
Ике нәрсәгә ил тотынып тора:
Аның берсе – алтын һәм берсе – корал.
Юмарт булса бийе, ныгыныр билек,
Юмарт була белгән бий, илбик, бөек.
Яшендәй кылычын уйнатыр алпар,
Азаулы ирәннәр кан-сүле агар,
Ләкин алтын илә кул сонса бийләр,
Кылычсыз — тел илә яуланыр илләр.
Төзек итә илне әлеге ике [3],
Шулар белән бөек булыр бий, илбик.
Бөкрәйгән кешене алтын турайтыр,
Бозылган эшеңне алтын төзәйтер.
Кылыч кайда орса, көмеш шунда ул —
Көмеш кайда булса, кылыч тота юл.
И, көмеш чәчле бий, җый шәп ирләрне:
Таралган көмешне кылыч өядер.
Көмешләрне саклау — кылычлы ирдән,
Җыелган алтыннар кылычка корбан.
Саран бий елларча хәзинә җыя,
Юмарт бий кылычлап ала да куя.
Җиһан кануны шул һәрбер чакта да:
Саран сүгелә һәм юмарт мактала.
Шулай дип, Үгделмеш чүкте, җир үпте.
Бер Алланы мактап, зурлап илбикне.
Бу сүзләрне тыңлап илбик шат булды,
Кулларны күтәреп, бер дога кылды.
Әйтте: — И, ярдәмле, кот кылган иям,
Сыгылган көнемдә сыгынган иям.
Синнән бүтән юктыр өмет-терәгем,
Синең шәфкатеңә баглы теләгем.
Нинди генә ярдәм кылмадың миңа.
Азмы бәхет, шатлык юлладың миңа.
Догам — сүземнән тыш ничек табыныйм?
И, мәңге зарсыз зат, мин бер зарлымын.
Сорыйм синнән генә ярдәм, көч-куәт,
Туры юл өстендә тот мине, өйрәт.
Бар изгелекләрдән янә артыгы
Бу Үгделмеш инде, күңлем туклыгы.
Аны бирдең миңа бүләк итәрәк,
Шөкер итәм шуңа мин йөз мең кәррә.
Җанын-тәнен фида кыла эшемдә.
Дога өсти үтеп барган яшемә.
Көч бир инде миңа — бер үтим хакын,
Сөенсен, миңа булсын күңле якын.
Янә әйтте илбик: — «И, Үгделмешем,
Сине мактый һәрбер белдекле кеше.
Акыл дисәң, синең акылың төгәл,
Гыйлем дисәң, синдә иң биек кимәл.
Кешелекле, йомшак һәм ипле булдың,
Ышанычлы булып эш итә белдең.
Эшең һәрчак артык булды әҗердән;
Бетереп эшләдең эшне һәр җирдә.
Тиеш инде миннән түләк һәм бүләк,
Әле исән чакта бирергә кирәк.
Никадәр сөенсә синнән күңелем,
Ходай сөендерсен шулкадәр, углым.
Сүзен кисте илбик, уйланып тынды.
Хезмәткәр җир үпте һәм үрә торды.
Чыгып китте шуннан гаять шат булып,
Атын менде, өйгә кайтты чаптырып.
… Вә хезмәттә булды көндез вә кичә,
Бәхеттә яшәде кайгы белмичә.
Тирәнәйде акыл һәм артты белем,
Фәләк көлеп бакты, көчәйде кулы.
Ни ди, ишет, илдә танылган кеше,
Бәхет-коты белән дан алган кеше:
«Кемең белән дәүләт ярашса килеп,
Башын күккә тигерер, югары кылып».
Килә бирсә дәүләт, артса мал-туар,
Кеше күңле үсә, йөз якты була.
Шуңа охшаш чал чәчле бер ир
(Аны яхшы тыңла, и, яшь баһадир):
«Кемнең байлыгы зур, кулы да озын,
Сүзе дә акыллы, тискәресе уң.
Ни шәп фәйләсуфлар, булсалар малсыз,
Ни телдәр булса да, калалар телсез».
Бу дөнья кануны шуннан гыйбарәт;
Даныңны күтәрә эш түгел, дәүләт.
Мал юньсезгә тисә, ул абруй алыр,
Кечкенәгә тисә, ул олыланыр.
Мал ямьсезгә тисә, шуны матурлый.
Кәрләне бай булса, баһадир зурлый.
Мал килсә, үтәлә бар теләкләрең,
Югары күренә түбәнлекләрең.
Әгәр инде китсә, ала барсын да,
Кара җиргә карар текә башың [4] да.
И, акыллы, уяу, изге зат, зинһар,
Сөймә дөньяны, ул башыңны җуяр.
Нигә сиңа төндәй кара бу урын?
Саф дөньяга ашык пычранмас борын.
Кабак ич бу дөнья, кит тизрәк, тор да,
Идез урда [5] кайда, шуңа юл сора.
Ни ди, ишет, әнә күңле саф бер зат
(Ни кылса да күңле керлектән азат):
И, һиммәт иясе, бар котлы урын,
Шуны сорар асыл ир үлмәс борын.
Дөньяң кичәр, кара ахирәтеңне,
Дөньяны куймасаң, ул куяр сине.
Җәберче дөньяның үзен җәберлә,
Шуннан соң ул сине үзенә тиңләр.
И, адашкан, башы әйләнгән токым!
Сөймәгез дөньяны, ул төпсез упкын.
Упкынга карасаң, ул сиңа карар.
Төшәрсең, тапмассың тыңгылык, карар.
Тизрәк тартыл төпсез упкын яныннан,
Ходайдан ялварып коткар җаныңны.
Кайт кире, Үз тәңре [6] коткарсын үзе,
Тәүбә кыл әйткәчтен, кала бит сүзең».
Шуннан соң илбик, күр, күңлен төзәтте,
Халыкка изгелек эшен күбәйтте.
Илдә иркенчелек. Арык симерде.
Дус-иш саны артты, дошман кимеде.
Көннәрен уздырды бәхет-шатлыкта.
Җәелде яхшы дан аның хакында.
Шул рәвешчә узды шактый гомере.
Бүре һәм бәрән дус булып йөреде.
Илбикнең Үгделмешкә соравы
Утырып, илбик беркөн Үгделмешне
Чакырды, сорады бүгенге эшен.
— Ничек үтә көннәр, Үгделмеш дускай,
Илебездә күпме ярлы, күпме бай?
Ил эчендә бармы яраксыз, явыз.
Халык хәлен күрсәт миңа чаршаусыз.
Ил безне мактыймы яки сүгәме?
Сөйлә ил телендә булган сүзләрне:
Начарлыгыммы күп, яхшы ягыммы?
Барчасын әйт, тыңлап, чара табыйм мин.
Үгделмешнең җавабы
Җавапта Үгделмеш әйтте: — И, илбик,
Теләгебез инде кул бирде килеп.
Синең дәүләтеңдә, дөнья төзәлеп,
Сагыш булды кыска, сөенечләр — күп.
Халык баеды һәм күңел җилкетеп,
Авыллар, шәһәрләр үсә гөл бетеп.
Рәхәтлектә үтә халаек көне,
Сөенечле хәзер дөнья көтүе.
Кемнәр телле — сине мактыйлар бар да,
Кем сулышлы [7] — сиңа хәер-догада.
Гаделлек – су, дидек, золым – ут инде,
Син килдең дә золым утын сүндердең.
Тәртип куйдың, тыныч тормыш төзелде,
Хәзер көчләүчелек күренми инде.
Өч сәбәптән, илбик, золым ирешә:
Беренче – бий гафил булса, иренсә.
Икенче — кыланса ир-ат бик әкрен,
Өченче — ашаса ачлык ил бәгърен.
Болардан илеңдә һичберсе дә юк.
Каян килсен безгә көчлек, явызлык.
И, изге канунлы, ару-саф бийем!
Ходай бирмеш сиңа акыл һәм белем.
Син тәүфикъ иясе булгачтын инде
Ил ашка тиенде, кием киенде.
Шөкер ит, гыйбадәт кыл һәм уйланып
Иркен яшәүдә бул, миннән ял алып [8].
Мин әгәр эшләсәм бер ялгыш-язык,
Һичшиксез төзәтәм — мин кол шунда ук.
Шөкер итте илбик, бик тә шат булды,
Һәм, фатиха итеп, күтәрде кулын.
Әйтте: — Әй, рәхимле иям, олугсың,
Илдә данлы иттең данлы колны син.
Тигердең син миңа шундый игелек,
Шөкерем муйныма була инде йөк.
Бу шөкерне ничек күтәрим инде,
Үзең генә гафү итәрсең инде.
Илбикнең Үгделмешкә соравы
Янә Илбик әйтте: — И, Үгделмешем,
Алланың рәхмәте сине белмешем.
Сәбәпче булдың син бар игелеккә,
Көчләүне тыюга, тәртипчелеккә.
Ходай кылды миңа бик күп игелек.
Шулардан берүзең артык ун өлеш.
Ничек тырышса да илбик берүзе,
Ярдәмче булмаса, тоталмас сүзен.
Бий эчтән, кол тыштан күз-колак була,
Тугры кол бийдән дә яхшырак була.
Күземсең, телемсең, колымсың минем,
Изге атны миңа, егет, син бирдең.
Ни ди, ишет инде, борынгы хакан
(Ул бөтен дөньяны яулаган булган):
«Озак эзләп тапкан тугры колын бий
Алтынга күмсә дә күп булмас, бәлки.
Тугры ярдәмче — кол табылса бийләр
Уңышка ирешә һәм бәхетлеләр.
Хезмәтченең тугры була яхшысы,
Ләкин андый коллар сирәк, ахрысы».
Дөньяда булмаса иде тугрылык,
Ничек яшәр иде кешелек, халык.
Исәрләнмә инде, и, Үгделмешем,
Атаңнан миңа бер генә калмышсың.
Синең кебек берәү булганда тагы,
Ярашыр идегез сез аллы-артлы.
Бер генә миңа син, и, холкы тугры,
Югалтсам, синдәй үк бүтән кем булыр?
Бердәнбер булгач син, авырдыр инде,
Тагы берәү булса ярдәмгә, димен.
Тимәсен иде күп михнәтләр сиңа,
Кабул булсын иде бу хәер-дога.
Эзләп кара — бармы карендәшләрдән
Сиңа охшаш берәү, итәргә ярдәм?
Үгделмешнең җавабы
Җавап биреп: — Илбик, — диде Үгделмеш, —
Исән булсаң, кулга кавыша ул эш.
Тынычлансын илбик, рәхәттә булсын,
Вакытында тапсын теләк-арзусын.
Минем имгәнүгә, Илбик алтыны [9]
Борчылмасын, күңле булсын тып-тыныч.
Миңа тисә азап, тияр ләззәт тә,
Ләззәт белән азап йөри янәшә.
Әгәр эшкә файда китерер кемсә,
Кирәк булса, табам, аласың килсә.
Ишет, данлы бер ил башы ни дигән
(Акылдарларга да ул акыл биргән):
Идарәдә ярдәм итүчеләр күп
Булса, эшләр һәйбәт, бий ятыр көлеп.
Юньле ярдәмчеләр илдә күп булса,
Бийне ирештерә алар уңышка.
Карендәшләремнән бар шундый берәү —
Кулыннан эш килә, күп нәрсә белә.
Ирдәме күп аның: уяу һәм уйчан,
Алынган һәр эшен ул булдыручан.
Кыланышта тугры, аты Уйгырмыш,
Һәр кыен эшкә дә егет кул ормыш.
Ләкин ул дөньядан чөерде йөзен,
Таулар арасында яши ялгызын.
Ходага табынып үзен имгәтә,
Дога белән язык чирен имләтә.
Миннән йөз өстендер аның ирдәме,
Халыкка билгеле егетлек даны.
Бергә эшләсәк бер эшне, ул кардәш
Һәрчак миннән өстен булды, миңа баш.
Булыр илбик тыныч, күңеле бөтен,
Яшәр ул шатлыкта хакимлек итеп.
Илбик әйтте: — Арзу-теләгем будыр,
Аны тапсак әгәр, күңелем булыр.
Ничек тә булса тап бу эшкә юлын,
Миңа якынлаштыр аны, елгырым.
Әйт миңа — без аны ничек чакырыйк,
Кайсы юлчабарны аңар чаптырыйк?
Бетекме кирәк, йә телдән генәме
Чакыру яхшырак, тап бер әмәлен.
Үгделмешнең җавабы
Җавап бирде — әйтте сүзен Үгделмеш:
— Соравында, илбик, җавап бирелмеш.
Кардәшем барлыгын сөйләдем бүген.
Килерне-килмәсне — бу ачык түгел.
Килсә, кыйммәтледер аңар синең сүз,
Килмәсә, фәрманың буладыр очсыз.
Газапланмас микән илбик алтыны?
Гаепләмәс микән әле ул мине?
Илбик әйтте: — Мин тик сорап белештем,
Белгәнеңне үзең син мәгълүм иттең.
Чакыр, килсә килер, әгәр килмәсә,
Сиңа ник үпкәлим, ул теләмәсә.
Син фазыйләтләрен аның мактадың,
Шулар өчен менә чакырам аны.
Белекле һәм зирәк дигәнең өчен
Аны күрергә бик теләгем көчле.
Белем алса гына кеше – кешедер,
Калганнары исә елкы төследер.
Эш юнен белә тик укыган кеше,
Укыганнар эшли, эшләсә, эшне.
Шуңар охшаш тагын билгеле сүз бар
(Ишет, данлы егет, һәм ит игьтибар):
«Аңласаң, чишелә һәрбер чи төен,
Белем ал — яшәүнең белерсең көен.
Белемеңне куллан һәм тагын өйрән,
Өйрәнүне куйма — көн дә шөгыльлән».
Миңа гына кирәкмени ярдәме?
Сиңа да җиңеллек итәр кардәшең.
Кардәшле булу шәп, кирәк ул шунсы,
Кардәшең булмаса, якын дус булсын.
Ни шәп әйткән бер ил башы (ул белгән):
Кардәшсез көчсезрәктер кардәшледән.
Кардәшле кешенең дөньясы киңдер,
Кардәшлеге аша аты беленер.
Кардәшең юк икән, бер кардәшкә тиң
Яхшы бер дус белән яшәргә мөмкин.
Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
1. Дөньяны картайткан — «чиктән тыш озак яшәүче» мәгънәсендә борынгы фразеологизм.
2. Чук — «ишле, күп».
3. Ягъни, алтын һәм кылыч. Татар мәкале: Барысын да сатып алам, диде алтын, барысын да тартып алам, диде кылыч.
4. Текә баш – «горур баш» (татар телендә дә бар).
5. Урда — монда «җир астындагы бина». Идез урда – борынгы монастырь кебек урын.
6. Үз тәңре — Лакшми, индуизм динендә бәхет алиһәсе, Вишнуның җефете. XII гасырда төркиләрнең кайберләре буддист булганнар. ДТС.
7. Сулышлы – «җанлы, үзенең җаны бар».
8. Үгделмеш баш вәзирлектән китмәкче була.
9. Хәзергечә бу сүзләр илбиккә карата ироник аһәңдә яңгырый. Үгделмеш тә шул аһәңдә әйткән булса, аның минәзе-образы тирәнрәк булып чыга!

Теги: Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру