Журнал «Безнең мирас»

Кояшның нурлары (вак хикәя)

Матур кояш иртә белән кызарып күк йөзенә күтәрелде. Җир йөзен татлы йокысыннан уятыр өчен, алтын кебек сары якты нурларын таратып, төрле якларга җибәрде.


Башта бер нур очты. Барып-барып, сабан тургаеның өстенә төшкән иде, сабан тургае йокысыннан уянып тирбәнде, чыгып күк йөзенә күтәрелде. Шуннан матур тавышы белән чырлап сайрап җибәрде.


Икенче нур очты. Монысы татлы йокыда яткан бер куян өстенә барып төште. Куян, урыныннан торып, озын колакларын селкетте. Шуннан сикерә-сикерә яшел тугай эченә төшеп, йомшак үләннәрне керт-керт өзеп ашамага кереште.



Янә бер нур очып тавык кетәгенең эченә кергән иде, өлкән әтәч, күзләрен ачып, канатларын язып, гайрәт белән тилпенде, «Кикри-и-и- и-кү-ү-ү-к!» кычкырып җибәрде. Тавыклар куначаларыннан очышып төштеләр. Кытыйклашып төрлесе төрле якка таралды җим эзләргә.


Дүртенче нур килеп умарта өстенә төшкән иде, бал корты, балавыз сараеннан чыгып, канаткайларын төзәтте. Шуннан «Без-з-з-з!» китте очып хуш исле чәчәкләрдән татлы бал җыйнарга.


Бишенче нур балаларның йокы бүлмәсенә кереп, бер кечкенә ялкауның түшәгенә, туп-туры күзкәенә төште. Йа Рабби, кыздыра! Әмма кечкенә ялкау әйләнеп икенче ягына ятты да тирән йокыга талып китте.


Дәрдемәнд


Безнең мирас. - 2020. - №3. - 54 б. 


Фото: pixabay

Теги: Дәрдемәнд Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру