Журнал «Безнең мирас»

Кутадгу билик

Игътибарыгызга «Котадгу билик» әсәренең сентябрь аенда (2015 ел) басылган өлешен тәкъдим итәбез. Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
Җавапта Уйгырмыш әйтте: – И, кардәш,
Моңайттың син мине, агу булды аш.
Син әйткән сүзләрне тыңлап, илбиккә
Барып, тотыныйм, ди, бүгеннән эшкә.
Ничек белим аның юлын-тәртибен,
Каян өйрәним соң эшнең рәтен мин?
Керү-чыгулар һәм утырыш-торыш
Тәртибен белмәгән ир калыр коры.
Ни ди, ишет, хезмәт рәтен белгүче
(Ул әле әйтә тик сернең бер очын):
«Бийгә хезмәт итү юлына бассаң,
Телең-күңлең күзәт, сүзеңдә бул сак.
Сәрай хезмәтенең юсык-юрыгын [1]
Белеп бетсәң генә эшли алырсың».
Күп ара мин тордым кешедән ерак,
Юсык-юрык белмим, холкым кырысрак.
Ничек бийгә кылыйм мин хезмәт-табуг,
Минем өчен монда бикледер капу.
Нигә син «илбиккә хезмәт ит», дисең,
Хәлемә карамыйчарак көчлисең.
Җавапта Үгделмеш әйтте ки: – Тыңла,
Сүземне, и, туган, тискәре борма.
Синең белмәвеңне бий күптән белә:
Утырса да хуш, ди, торса да үрә.

Уйгырмышның тәфсилле җавабы


Җавапта Уйгырмыш әйтте бу сүзен:
– Алай да, шәп тугыл, и, холкы төзем.
Ярашыр микән соң син дә һәм мин дә,
Йөресәк юсыкны белмичә бер дә.
Бу ил тоту, халык оештыруны
Бәкләр башкардылар, беләсең шуны.
Ил-көн яшәтүне, бәкләрнең эшен,
Юсык вә заң илә башкара кеше.
Моны башкарырга бийләр алынды,
Оештырды киңәш, белем алуны.
Ни шәп сүз әйткән бер халык башчысы,
Белемле һәм ушлы дөнья эшчесе:
Бергә булса гына бий биегәя,
Үч аларак, дошман явын җиңәлә».
Без инде шәп низам-канун төзесәк,
Кагыйдәләр язып кына йөресәк…

Үгделмешнең җавабы


Җавабында: – Кардәш, – диде Үгделмеш, —
Бу бик хәтәр түгел, эшләнерлек эш.
Низам-кагыйдәне мин бераз беләм,
Мин әйтеп торыйм – син шуннан өйрән.
Белмәгән низамны өйрәнсә кеше,
Теләгенә шиксез ирешер беркөн.
Ничек әйткән берәү – ачык фикерле
(Бу сүзне тотмаган – почык белемле):
Кеше туа белмәс, тора белер, ди.
Сөйли башлар берни белмәгән тел, ди [2].
Бәби берни белмәс һәм галим булыр,
Белем алгач күп эш кулыннан килер.
Җавапта Уйгырмыш әйтте: – Бу синең
Теләгең булса һич сүзем юк минем.
Мине чакырасың икән илбиккә,
Бераз аңлат, ул соң ни хезмәт икән?
Керерме күңелгә – сүзеңне тыңлыйм,
Өйрәнерлек микән, хәзерлек кылыйм.
Миңа сөйлә – низам, кагыйдә ничек?
Сана тәртип илә баплап һәм печеп.
Җавапта Үгделмеш әйтте: – Син төгәл
Туры сүз сөйләдең, ә бу – изге фал.
Ерак иде шуннан юнәлгән юлың,
Хәзер дөрес якка бугай борылдың.
Мин әйтим, син ишет, ләкин син үзең,
Каты уйлан, өйрән, яктырсын күзең.
Әгәр инде тагын уйланыр булсаң,
Юкка телдәрләнмә, тыңла да уйлан.

Үгделмешнең вәгазьләре
1. Бийләргә хезмәт


Ике төрле була хезмәткәр кеше
(Эшләсәң көннән-көн ырыйдыр эшең):
Берсе яшьлегендә үк була эштә,
Икенчесе олы яшьтә керешә.
Болардан, әлбәттә, икесе дә хуп,
Ләкин яхшырагы яшьтән юл табу.
Хәзер мин бу хакта сөйлимен икән,
Әйтим әле сүзне баштан-кечедән.
Сүзне уртага куй, соңы уң булыр,
Төгәл уйласаң, уй карарлы булыр.
Балама юл ачыйм, дигән кемсәләр
Яхшы булыр эшкә яшьтән бирсәләр.
Өйрәнер йоланы, канун-юрыкны,
Керә-чыга белер, булса холыклы.
Тырыш өлгер булса, иртәрәк торса,
Тыныч-түзем булса һәм телен тыйса,
Үз эшен башкарса тиз-тиз йөгереп,
Һәрнәрсәне белсә ишетеп-күреп,
Олуг-өлкәннәргә күрсәтсә хезмәт,
Телдәрләнмәсә һәм торса сүзендә,
Һәрчак шул сыйфатта башкарса эшен,
Булыр ул илбиккә кирәкле кеше.
Иң тәүдә – илбиккә кереп чыгучы,
Кешеләр гарызын ирештерүче.
Илбик ышанычын шулай аклагай,
Зуррак урын ала хезмәтче малай.
Миргән икән, укчы – җәяче була,
Күндәм, тугры икән, пичәтче була.
Кыланышы ипле һәм матур йөзле
Икән, сакый булыр, и күңле төзем.
Зирәк булса, эшләр бөтекче булып,
Хәзинәче булыр, хисапны белеп.
Кайсын сайласа да егет боларның,
Яратып эшләсә, китәр остарып.
Ни ди озак еллар хезмәт иткән зат,
Теләк-максатына шулай җиткән зат:
«Бий катында торып хезмәт кылганда,
Бер дә юкка дәшмә һәм кыймылданма.
Үзеңне ипле тот, юрыкка буйсын,
Телең-күңлең тугры, сүзең нык булсын.
Басып торган чакта бигең каршында
Күзең җиргә тегеп, колак сал, тыңла».
Төзек торсын гәүдәң, аяклар – туры,
Уң кулың өстендә булсын сул кулың.
Ишектән кергәндә уң аяк алдан.
Бийнең сөйләгәнен яхшылап аңла.
Гарыз сөйләгәндә уйнатма кулны,
Кирәксә йөксен, чүк, тик бул ягымлы.
Кыя бакма үзең уңга һәм сулга,
Имәнеп тор [3], ләкин дикъкатьсез булма.
Сорасалар, сөйлә дөресен генә,
«Әйтеп бир» диелсә, җиткер төп-төгәл.
Эчемлекләр эчмә һәм йөрмә бушка,
Явыз-юньсезләрдән кач һәм сүз кушма.
Кирәксә, ишетмә кайбер сүзләрне;
Күзләрең күрсә дә, үзең күрмәдең.
Менә шулай хезмәт иткән кешенең
Эше бара, коты арта көннән-көн.
Кайсы сыбайлылар башлыгы булыр,
Кайсы илбикнең үз атчысы булыр.
Кайсы гаскәр башы һәм кайсы хаҗип,
Кайсы галим булыр, китаплар язып.
Кайсы киңәш бирү белән дан алыр,
Һәм дә илбикләрнең дусты саналыр.
Кайсы инаныч бәк, кайсы чагры бәк,
Кайсы күртәген бәк, кайсы чаплы бәк [4].
Кайсы коллар башы – чураман була.
Тагын әллә күпме бардыр титуллар.
Бу корларга5 кереп китәлгән ирләр
Җитешле тормышка бер ирешерләр.
Бий корына керсә инде хезмәткәр,
Үзенең эшен бик тырышып үтәр.
Түбән булса, ләкин, күңеле-теле
Яхшук әшәкелек эшләр бий колы.
Бер гыйлем иясе бик дөрес әйткән:
«Тиешсез кешене корга кертмәскә».
Яхшы әйткән берәү (булган белемле):
«Бәгем, белексезгә бирмә кулыңны».
Фәһемсез ирешсә зур дәрәҗәгә
Остазының башын да ашар, мәгәр.
Шулай икән, бәкләр хезмәткәрләргә,
Фәһеменә күрә бирә дәрәҗә.
Сына колны, аның холык-фигылен,
Файдасына күрә күтәр кимәлен.
Бийгә тугрылыклы булсын кол, аек,
Бий мәрхәмәтеңә шундый кол лаек.
Ни ди, ишет әнә низам биргүче —
Бийгә канун язып көнен күргүче:
«Дәрәҗәдә булса да кол – кол гына:
Үзен юксәлтүче бийгә буйсына.
Ни юньсез булса да ул, бийдә – бийлек,
Хезмәткәр исменнән бий аты биек.
Бийләре үзләрен күтәргән затлар!
Биек бел бийеңне, исемен сатма.
Үчәшмә [6] бий белән беләмән булып
Сүзләрен сөйләмә кешегә килеп».
Бийләр алар путлар, пут кулы озын,
Бий күзләре – утлар, көйдерә үзе.
Бийләр заманасы бу, шуны белеп
Эш итсә, ир яшәр сөенеп, көлеп.
Шәп әйткән бийләрне сынап белгән ир,
Бийләргә хезмәттә күтәрелгән ир.
(Яхшы нәрсә галим кешенең сүзе,
Галим сүзе – бәрчен ефәкнең үзе).
«Бийләр күзе сиңа караса көлеп
Сөенмә син шуңа, китмә киерелеп.
Хезмәтем күп димә, күңлең күтәрмә —
Көтмәгәндә бийләр чәпчеп китәрләр».
Олымы-кечеме, йә баһадирмы,
Хезмәтче – хезмәтче була барыбер.
Каты тор хакыңда бийгә хезмәттә,
Ничек тә чыкмаса тиешсең рәттән.
Сине бәкләр ничек якын тотмасын,
Түбән чыгышыңны һич онытма син.
Алар ничек кенә хөрмәт итсә дә,
Сине кимсетергә җитә бер сәбәп.
Алар бер су була һәм бер ут була,
Көлгәч елатырлык бер минут була.
Бик якын барма өч ошбу нәрсәгә:
Янган ут, ташкын су һәм дә бәкләргә.
Арысланга, күрче, бий халкы охшаш:
Көе килсә ефәк – йоннары йомшак.
Әгәр пошынсалар, башың кисәрләр,
Кантамырны өзеп каның эчәрләр.
Пошынган бәгеңә якын да барма,
Анык мескен хәлдә калырсың анда.
Сораганда сөйлә, чакырганда кер...
Сәләмәт яшә һәм табырсың кадер...
Ни ди, ишет, берәү – тотанаклы ир
(Бийгә кереп, сөйләр арадашчы бер):
«Кереп тор», дисә бий – бу бик зур хөрмәт,
«Чыгып тор», дисә – бу сүгенү, димәк.
Йөзеңне, күзеңне сакла, тыныч бул,
Тотанаклы кеше хөрмәт таба ул.
Син өч хәлдән ерак тор, саклан, яме:
Бере холыксызлык, кисеп әйтәмен.
Тагын бере – ялган, бере – соклык ул,
Боларның сәбәбе – намус юклыгы.
Үзеңне пакъ тот син барча яктан да,
Бәклек ул – арулык, шуңа ястана.
Сәрайда ачык бул һәм йөре рәтләп,
Хөрмәт иткән затның үзен хөрмәтләп.
Кукыраеп, кулың селкеп тә кермә,
Шулай ук кулга-кул тотынып йөрмә.
Утырыр чагыңда урыныңны бел.
Корга чакырсалар, утырдашлык кыл.
Какыру, кикерү, каты төчкерү,
Кеше арасында юньсезлектер ул.
Янә аяк сузма һәм ятма кырын,
Көчле тавыш белән көлмә кычкырып.
Үзеңне онытма кем икәнеңне,
Онытсаң, мәҗлестән тиз китәреңне.
Үзеңнән олының сүзен сөйләмә,
Сүзеңне сайлап әйт – озак уйлама.
Йөзең булыр якты – сөйлә бик белеп,
Бары яхшы якка ачылсын телең.
Эчеп һичберкайчан кермә сәрайга,
Эчкече – чи утын, эшкә ярамас.
Түбәндәге өчтән бик сакланмасаң,
Игътибарсыз йөрсәң, язарсың баштан.
Беренчесе – бәкләр сүзен тотмасаң,
Җаның-тәнең белән хезмәт итмәсәң.
Икенчесе – булсаң әләкләшүчән
(Әләкче әләккә тиз эләгүчән).
Өченче – сәрайда тыйнак йөрмәсәң,
Үзеңне зур тотып, сәлам бирмәсәң.
Бу өч эшнең берсен кылган кешенең,
Ни биек булса да, башы киселер.
Нигезле булган эш, и, сабыр дустым,
Тәмаман беткәнче эшләнер тып-тын.
Түрдән узып, рәттә утырганыңда
Кеше узган чакта бас аягыңа.
Бәкләр сүз сораса, сиңа күз тегеп,
Сүзеңне көттермә, зирәк бул, егет.
Тыңласалар, бәян ит белгәнеңне,
Сүзеңне киссәләр, куй сөйләвеңне.
Әгәр бәкләр ашка чакырса сине,
Әдәп илә аша – яхшы бел моны.
Ашамлыкка уң кул илә сузыл да,
Бисмилла әйтергә онытма шунда.
Дәвамы бар
1. Юсык-юрык – «монарх сараенда субординация, аралашу кагыйдәләре». Юсык-гомуми кагыйдә, заң-катгый закон.
2. Шундый мәкаль бар.
3. Имәнү – «курку», хәвефләнү.
4. Инаныч бәк – аеруча мөһим эшләр башкаручы бәк; чагры бәк – лачынчы бәк; күртәген бәк һәм чаплы бәкләрнең функцияләре хәзер ачык түгел.
5. Кор – дәрәҗәләре буенча тиң утырдашлар түгәрәге.
6. Үчәшү – «үчләшеп карышу һ.б.ш.», кәй – «начар, мәгънәсез» – болар татар сөйләшләрендә еш очрый торган сүзләр.

Теги: Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру