Журнал «Безнең мирас»

«Киңәшсез сүз башлама...»

Әсән Кайгының тормыш юлы һәм иҗаты. (Дәвамы. Башы биредә)
Ә сән Кайгы кыргыз халкына аларның авыр вакытларында акыллы киңәшче була. Борынгы кыргызларга жунгарлар һөҗүм иткән дәвердә алар Обь елгасы буйларына күчеп утыралар. Анда беркадәр аучылык, игенчелек белән көн күрәләр, ләкин кышкы салкыннарны, җәен черкиләр талавын авыр кичерәләр.


Соңрак кыргызлар, Обьтан күчеп килеп, Җидесу якларында төпләнә. 1459 елда мангыт биләре булып торган Гәрәй хан белән Җанибәк хан Арал буйларыннан Могулиага (Җидесу өлкәсе) күчеп китә. Әсән Кайгы алар белән шулвакытта якыннан таныша. Алда әйткәнемчә, фәндә Гәрәй хан белән Җанибәк ханны казакъ дәүләтен төзүчеләр дип карыйлар. Гәрәй белән Җанибәк ханнар – Чыңгыз нәселеннән булган Борак хан балалары, Ак Урданың Сыгнак шәһәрендә идарә иткәннәр. Җанибәк хан, Гәрәй хан үлгәннән соң, 1466-1470 елларда дәүләт башлыгы булып тора. Башкала итеп ул


Сарайчыкны сайлый. Аңарчы ул Уел елгасы буйларында казакълар белән күрше булып яши.
Әсән Кайгы Җанибәк ханның Уел буйларын калдырып китүен яратмаган. Аңа ризасызлык белән язган шигырендә дә бу ачык күренә. Шагыйрь Җанибәкнең башка гамәлләрен дә хупламаган:


Кырында кийек җәйләгән,
Суында балык уйнаган,
Урмандай тук игеннең
Уеңа килгән ашың җитүен,
Җимдә киңәш кылмадың,
Җимнән дә илне күчердең.
Уел дигән – уенлы,
Утын тапсаң – туенлы,
Уел күзнең яше иде,
Уелда киңәш кылмадың,
Уелдан илне күчердең.
Дулкын-дулкын йөгергән,
Бүтәкә утка симергән,
Ике симез кулга алып,
Ирләр җуртып көн күргән,
Идел дигән еракка,
Иңеп килдең тар җиргә,
Монда да киңәш кылмадың –
Киңәшнең төбе казадыр.
Суында балык уйнаган,
Урмандай тук игеннең
Уеңа килгән ашың җитүен,
Җимдә киңәш кылмадың
Җимнән дә илне күчердең,
Уел дигән – уенлы,
Утын тапсаң – туенлы,
Уел күзнең яше иде,
Уелда киңәш яше иде,
Уелда киңәш кылмадың.
Уелдан илне күчердең.
Дулкын, дулкын йөгергән,
Бүтәкә утка симергән,
Ике симез кулга алып,
Ирләр җуртып көн күргән.
Идел дигән еракка,
Иңеп килдең тар җиргә,
Монда да киңәш кылмадың
Киңәшең төбе казадыр.


***
Акылны билдән алдырдың,
Күңелне җаман калдырдың,
Нәләт безнең йөрешкә.
Идел белән Җаекның
Берен җазга җәйләсәң,
Берен кышка кышласаң,
Ал кулыңны манарсың
Алтын белән көмешкә.


Әсән Кайгы әлеге шигырьдә Җа­нибәкне илне мәгънәсез рәвештә күчереп йөртүдә гаепли. Башта Мангыт иле Уел елгасы буйларында урнашкан булган. Шагыйрь Җим буендагы киекләрнең, елгадагы балыкларның күплеген, Җим тугайларында игеннең урман кебек мул булып үсүен яшәү өчен уңай иде, дип бәяли. Ул ханны Җим буеннан киңәшми күчеп китүдә гаепли, Уел елгасы буйларында төпләнеп калмау­га да ризасызлык белдерә. Шигырьдән Уел буенда яшәү күңелле, елганың суы күз яше кебек чиста, утын тапсаң, тамак туйдырып була, дигән фикер аңлашыла. Моннан Әсән Кайгының утрак тормыш белән яшәүгә йөз тотуы күренә. Ул Казан янындагы авылларның яменә күңел салып, утрак тормыш турында уйланып йөргән, күрәсең.


Әсән Кайгы Идел буена күчеп килүне дә өнәмәгән. Бу җирләр аңа тар күренә. Әлеге шигырендә ул Идел буен гына түгел, Идел белән Җаек елгаларына кушыла торган вак елгалар белән тармакланган җирләрне алуны да алга сөрә. Шагыйрь Идел белән Җаек буйларының берсен – кышлау, икенчесен җәйләү өчен файдаланырга өнди, шулвакытта гына кулыңда алтын, көмеш күп булыр, ди.


Әсән Кайгының икенче бер шигыре дә алда мисал итеп китерелгән әсәрнең дәвамы булганга охшый. Анда Идел белән Җаек елгаларының яшәү өчен мөһимлеге темасын дәвам итә:


Идел бул да Җаек бул,
Һичкем белән сугышма.
Җулдашыңа җау тисә,
Җаныңны аяп торышмы?!
Ирнең коны булса да,
Алдыңа килеп калгачтын,
Кул кушырып баргачтын,
Аша – кич тә, куя бир,
Узган эшне куышма.
Хакың булса берәүдә,
Гаебен тап та ала бир,
Чәнчелеп китеп орышма.
Сүзләрең җүн булса да –
Исмең чыкмас дөрескә.
Мәнесе җаман адәмгә –
Инде кайтып җөрешмә.
Табип күрер кешеңмен,
Җалган әйтеп суынышма.
Үле туган тай өчен,
Урамда туган сай (табылдык) өчен,
Җилкә тирең кырышып,
Һичкем белән сугышма.
Ачу – дошман, артыннан
Төшеп китсәң үләрсең
Төбе тирән куышка.


Шигырьдә әхлак проблемалары да күтәрелә. Ыру-кабиләләр эчендә дә халыкны әхлакка, сабырлыкка өндәү мөһимлеге аңлашыла. Кешедән аласың булса, аңа барысын да яхшылап аңлат һәм кирәгеңне ала бир, ди җырау. Ул кан үче алу гадәтен ташларга өнди. «Әгәр гаепле кеше яныңа тилмереп килгән икән, син иске үчләр белән яшәмә, аңа ярдәм ит», дип киңәш бирә.


Җырау мәнсез кешеләр белән аралашып, булашып йөрергә киңәш итми. Күршегә ялган әйтеп, араларны суытуны гаепли. Ул тар күңелле булмаска, комсызланмаска өйрәтә. Кеше арасында ачу чыгуның үлем белән бер икәнен искәртә.


Әсән Кайгының мәгърифәтчелек идеяләре аның укымышлы, гуманист шагыйрь булуын күрсәтә. Әхлакый темага бәйле шигырьләре, һәркемгә таныш булган табигать күренешләре белән чагыштырылып, тормыштан алынган мәкаль-әйтемнәр, афоризмнар белән көчәйтелә. Мәсәлән:


Күлдә җөргән коңгырт каз
Кыр кадерен ни белсен,
Кырда йөргән дуадак
Су кадерен ни белсен!


Монда су һәм кыр кошларының яшәешен сурәтләү кешеләр тормышын ачып бирү өчен языла. Дәвамы буларак:


Ауылдагы җаманнар,
Ил кадерен ни белсен!
Күчеп-кунып күрмәгән
Җир кадерен ни белсен!


Әсән Кайгы тәрбиянең бөтен ил, авыл өчен кирәклеген, тәрбиясезлектән җәмгыятьнең зыян күрүен ассызыклый.


***
Без алда Идел буенда, Болгар шәһәрендә туып үскән, гыйлем алган бер татар шагыйренең XV гасыр урталарында Җидесу, Сарайчык якларына китеп, андагы нугайлар (мангытлар) – татарлар, казакълар, кыргызлар арасында яшәп, Әсән Кайгы җырау буларак, даладагы кардәшләребезгә рухи кыйммәтләр чәчкәнен күрдек. Әсән Кайгы, әлбәттә, ул якларга китеп, 70-80 яшьләренә җиткәч кенә шагыйрь, фикер иясе булмаган. Аның иҗади таланты Идел буенда – балалыгы, яшьлеге, картлыгы узган җирдә үк ачылган. Юкка гына аны кайберәүләр «Идегәй» дастанының авторы дип санамыйлар. «Идегәй»дәге вакыйгалар, нигездә, Әсән Кайгы дәверендә булып узган. Ул дастанда Идел буе географиясе фонындагы тормыш, көрәш тасвирлана.


Казакъ, кыргыз, каракалпак һәм нугай халыклары мирасында сакланып калган риваятьләр Әсән Кайгы иҗатын тулырак күз алдына китерерлек мәгълүмат бирә.


Шагыйрь Казан-Болгар хакимле­ген­дә утырган Әсән солтан һәм Олуг Мөхәммәд ханның якын кан кардәше булып чыга. Шуңадырмы, ул үзен ханнардан түбән күрмәгән, аларның кимчелекләрен, ялгышларын күрсәтеп бирә алган. Моннан тыш, Әсән Кайгының татардагы күчмә тормышның бөтен нечкәлекләрен анализларлык зур тәҗрибәсе дә булган, шуңа күрә хакимнәр аның сүзенә колак салганнар. Моның мисалы Җанибәк ханның чакырган туйларына Әсән Кайгының бармау сәбәпләре ачылган риваятьтә чагыла.


Җанибәк хан рәттән өч туй уздырган. Аның беренчесе ханның иң түбән нәселле карчыгасы да аккош тота ала дип мактану өчен ясалган туй* булган; икенчесе Әстерхан шәһәре салынып бетү мөнәсәбәте белән оештырылган; өченчесе – ханның бертуган сеңлесе Каныбитне Мыгалы бай улы Таштимергә кияүгә бирү өчен үткәрелгән туй. Шагыйрь боларның берсенә дә килми.


Әсән Кайгы дүртенче мәртәбә чакыргач кына Җанибәк хан янына бара һәм ханның «Нигә туйларыма килмәдең?» дигән соравына, «Син аккошка ерткыч карчыга җибәреп үтерттең», ди. Аннан дөньяда аккошны үтергәннәрен күрүдән дә ачы хәсрәт булмавын, ханның үзенә дә бервакыт шундый шәфкатьсез кеше табылачагын әйтә.


Җанибәк хан, куркып: «Җитте, җитте, мин бит сине сеңлем туена да чакырдым», – дип, аны туктата. Шагыйрь тагын ханны тәнкыйть итә. «Син ул сеңлеңне Гайсә улы Әмәткә ярәшкән идең бит, нигә вәгъдәңне үтәмәдең, икенче кешегә бирдең? Син йоланы боздың, шуңа туйга килмәдем», – ди.


Бу сүзләрдән соң Җанибәк уйга кала һәм сеңлесен Әмәткә бирергә карар кыла.


Әсән Кайгы – XIV йөз татар әдә­бияты традицияләрен XV йөздә, ягъни татар тормышында күчмә тормыш белән яшәү өстенлек алган дәвердә үстерүче зур шагыйрь. Чокан Вәлиханов әйт­мешли, «ул нугайның (казакълар татарны нугай дип атый) бөек акыл иясе булган». Аның шигырьләре, канатлы сүзләре, нигездә, казакъ, кыргыз, каракалпак, нугайлар арасында таралып, биш гасыр буена кардәш халыкларның күңел хәзинәләрен баетуга хезмәт итеп килгән.


* Җанибәк хан суга шәраб сала һәм аккошны, эчертеп, исертә. Аннан аңа саз карчыгасы җибәреп үтертә.

Теги: Марсель Әхмәтҗанов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру