Журнал «Безнең мирас»

«Киңәшсез сүз башлама...»

Әсән Кайгы Сабит улы – Олуг Мөхәммәд ханның якын кардәше һәм киңәшчесе, Алтын Урда дәүләтенең һәм соңрак Нугай Урдасының зур шагыйре, фикер иясе, дәүләт эшлеклесе. Идегәй би үтерелгәч, 1419 елдан Олуг Мөхәммәд хан Сарай шәһәрендә тәхет иясе була. Әсән Кайгы да бу вакытларда аның хозурында йөргән. Шагыйрьнең 1419 елдан алдагы елларда да Олуг Мөхәммәд юлдашы булуында шик-шөбһә юк.


Тәхет өчен дәгьвачылар Алтын Урдада фетнәләр күтәреп, Олуг Мөхәммәдне тәхеттән төшерергә тырышкан. Шундыйларның берсе – Чыңгыз хан нәселеннән Борак бине Койырчык бине Ырыс бине Чимтай 1427 елда Олуг Мөхәммәдкә каршы Ак Урдадан килеп сугышып йөргән. Олуг Мөхәммәд аны җиңеп, Ак Урдага качарга мәҗбүр итә. Хан үзенең бу җиңүе турында 1428 елның 14 мартында Госманлы солтаны Газый Морад IIгә хат язып җибәрә. Ул хатында Туктамыш хан заманыннан соң Алтын Урда дәүләтенең эчке ныклыкка ирешүен, фетнәче Боракны җиңүен белдереп, ике ил арасында дуслык һәм сәүдә итешү турында тәкъдимнәр ясый. Олуг Мөхәммәд кебек кешедә Әсән Кайгы дәүләт иминлеген күргән һәм аның белән язмышын бәйләгән. Хан кыен хәлләрдә калган вакытта да аны ташлап китмәгән.


Әсән Кайгы турында беренче мәгълүмат тарихчы Корбангали Ха­лиди­нең (1846-1913) «Тәварихе хәмсә» хезмәтендә теркәлгән. Бу китапта Алтын Урдада Туктамыш ханнан соң, Сарай шәһәрендә тәхеттә утырган Тимер Котлыг ханның оныгы Кече Мөхәммәд 1437 елда фетнә күтәреп, Олуг Мөхәммәд ханны Сарайны ташлап чыгарга мәҗбүр иткәнлеге языла. Олуг Мөхәммәд башта Кырымга юнәлә, аннан атасы Эчкеле Хәсәннең әүвәлге биләмәсе булган Болгар Олысына барырга карар итә. Әсән Кайгы бу вакытта да Олуг Мөхәммәд тарафдары булып, хан белән бергә Болгар Олысына китә.


Олуг Мөхәммәд Болгар Олысына барганда үзенең 3000 кешелек халкы белән Ука елгасы буендагы Белёв шәһәре янына килеп туктый. Шулвакыт ханның үз кулыннан Мәскәүдә идарә итү өчен ярлык алган Василий II нче аның лагерена хыянәтчел рәвештә һөҗүм итә. Рус гаскәрендә 40000 сугышчы була. Олуг Мөхәммәд хан шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, үзенең 3000 кешелек гаскәр башында торып, князь Василий II гаскәренә һөҗүмгә ташлана. Мондый кыюлыкны көтмәгән рус гаскәре тетрәп кала һәм котлары очып кача башлый. Василий II татарлар кулына әсирлеккә төшә.


Олуг Мөхәммәд князьгә, аның ке­ше­ләренә руслар әсир татарларга карата эшләгән вәхшилекне эшләми. Рус князенең үз җаны өчен куркып, тетрәп торганын күреп, аңа зур йолым хисабына әсирлектән котылырга тәкьдим ясый. Василий II бу тәкьдимгә бик теләп риза була.


Шагыйрь Әсән Кайгы шушы үрнәк нигезендә дәүләт башында торучының нинди булырга тиешлеген күргән. Шагыйрьнең аңа табынып яшәве, хан үлгәнче, 1445 елгача дәвам иткән. Олуг Мөхәммәд үлгәч, Әсән Кайгы, Болгар Олысы нигезендә барлыкка килгән Казан ханлыгыннан кардәш җиде ыруны ияртеп, Түбән Иделгә, Дәште Кыпчакка күчеп китә. Аңа ияреп китүчеләр – канлы, чаншклы, керей, уак, табын, теләү, тама ырулары. Бу ыруларның этнонимнары бүгенге көнгә хәтле Урта Идел топонимнарында саклана: Канлы – Иске Кандал авылы, Уак – Увек шәһәре (хәрабәләре), Табын – Тамбов шәһәре һ. б.


Әсән Кайгы Урта Азия якларына күченгәндә исә анда бер-берсенә бәйсез үзбәк, казакъ, мангыт дәүләтләре оешу дәвере була. Болгар олысыннан Әсән Кайгы белән килгән ырулар да әле аерылмаган. Аларның бүлгәләнүе соңырак, беренче казакъ ханнары, Кечек Мөхәммәд оныклары Кирәй һәм Җанибәкләр чорында (1459-1480 елларда) булган.


***
Казакъ, кыргыз, каракалпакларда сакланган риваятьләргә караганда, Әсән Кайгы Сабит улы ниндидер Хәсән хан нәселеннән килгән шәхес булган. Хәсән хан кем? Ул кайда яшәгән?


Олуг Мөхәммәд ханның атасы Эчкеле Хәсән Алтын Урданың башкаласы Сарайда 1368-1369 елларда хан булып торган һәм үз исеменнән акча суктырган. Хаҗитархан олысы солтаны Хаҗи Чиркәс тарафыннан Сарайдан көч белән куалап чыгаргач, Хәсән хан Болгар олысына китә һәм анда идарә итә башлый. Хәсән Яңа Болгарда (Яңа Казан) солтан булып торганда, аңа Суздаль һәм Түбән Новгород князьләренең берләштерелгән һөҗүмнәре булганлыгы рус елъязмаларыннан мәгълүм. Хәсән солтан алардан зур йолым түләп кенә котылып кала.


Руслар 1376 елда янә Казанга һөҗүм иткәндә, Хәсән һәм Мөхәммәд солтаннарның исемнәре телгә алына. Атаклы инглиз нумизматы Стэнли Лэн-Пуль Болгар Олысын Олуг Мөхәммәд ханның нәсел биләмәсе, дип карый һәм 1438 елда аны үзенең ата-бабалары йортына китте, ди. Болгар Олысы җирләре Алтын Урда төзелгән вакытта ук Җучиның улы Тука-Тимергә тапшырылган була. Шәҗәрә буенча караганда, Олуг Мөхәмәд бине Хәсән бине Али бәк бине... бине Түләк Тимер бине Сарыча бине Үрәң-Тимер бине Тука-Тимер бине Җучи.


Инглиз галиме хезмәтендә исеме мәгьлүм булмаган Түләк-Тимер улы, 1486-1488 елларда фарсы телендә язылган «Могазз ал-ансәб» исемле чыганакта Җаные дип теркәлгән. Бу фарсы чыганагында Хәсән солтанның Мөхәммәд ханнан тыш Кәнбий исемле кызы барлыгы да күрсәтелә. Мөхәммәд ханның без белгән Мәхмүдәк солтан һәм Касыйм солтаннан тыш, Дилшад исемле кызы булганлыгы да теркәлгән. Әлбәттә, бу шәҗәрәгә Хәсән солтанның да, Олуг Мөхәммәд ханның да барлык балалары да кергән, дип әйтеп булмый. Керми калган исемнәр дә бар. Мәсәлән, рус тарихи чыганакларында Олуг Мөхәммәд ханның Якуб исемле улы искә алына, ә фарсы чыганагында – юк.


Әсән Кайгыны тудырган ананың исеме – Салиха. Казакъ риваятьләрендә аның әтисе Сабит – сунарчы булып, гаиләсе янына бик сирәк кайтып йөргән, дип сөйләнә. Әгәр алай гына булса, Әсән Кайгы Олуг Мөхәммәдкә якыная алыр иде микән! Ихтимал, ул ханга әнисе ягыннан кардәш булгандыр. Аныграк әйткәндә, ул Олуг Мөхәммәд апасының яки сеңлесенең улы булса кирәк. Бу фикерне рус галиме Г.Н.Потанин язып алган мәгълүматлар да раслый: «Роды Керей и Уак – пришельцы Средней Орды: пришельцами они считаются потому, что в то время, когда люди трёх сотен, уш-юз, образовали из себя три отдельных племени, был некто по имени Асан Кайгы, из потомков Хасен хана. Этот Асан Кайгы, желая переселиться в край, где не бывает зимы, разведывал о землях и, перебравшись в Джийдели-Байсын, местность за Бухарой, остался там и послал семь человек к народу трёх сотен (уш-юз) пригласить их (прикочевать)...» Бу мәгьлүмат нәкь менә Әсән Кайгының Олуг Мөхәммәд атасы Хәсән солтанга онык булганына дәлил булып тора да инде.


К.Халидинең тарихи хезмәтендә Әсән Кайгы Чыңгыз хан бәкләреннән Майкы бинең алтынчы буын вәкиле, ул Олуг Мөхәммәд ханга буйсынучы, аның хезмәткәрләренең берсе, асылы «нугай», дип языла. Бүгенге Татарстан Республикасының берничә районында бабалары Майкы бигә (яки Байкы бигә) барып тоташкан нәсел шәҗәрәләре табылуы мәгълүм. Бу инде Әсән Кайгы нәселенең вәкилләре хәзер дә яши, дигән фикерне алга сөрә. Мәсәлән, чукынып руслашкан кенәз Асаковларны күп кенә галимнәр Әсән Кайгы нәселеннән булырга тиеш, дип уйлый.


Әсән Кайгының намаз-нияз белән яшәп, аның көлмичә, кайгылы яшәгәнлеге дә бәян ителә. Шунлыктан аңа «Кайгы» дигән кушамат бирелгән, дигән фикер теркәлеп калган. Ул бик акыллы киңәшләр бирә алган. Хәтта ханнар да аңа киңәш сорап килгән. Мәсәлән, хан бер кеше турында: «Аны бәк кылсам ничек булыр?» – дип сорагач, Әсән Кайгы: «Торнадан җасаул куйсаң, башыңнан кайгы китмәс, затсыздан түрә куйсаң, җортың морадына җитмәс», – дип җавап биргәне мәгълүм. Әсән Кайгыдан: «Күп, күп заман узар. Карагай башын чуртан чалар», – дигән мәкаль-әйтем дә калган.


Шагыйрьнең туган елын һәм җирен казакъ галимнәре Идел буе белән бәйли, 1361-1370 елларда дип тәгаенлиләр. Әсән Кайгы имам Мәгъзам кызы Гөлҗазирәгә өйләнгән. Бу никахтан уллары туган, аңа Абат дип исем кушканнар. Алар утрак тормыш белән яшәгән.


Казакъ мәгърифәтчесе Чокан Вәлиханов Әсән Кайгының Җидесу өлкәсендә (хәзерге Алма-Ата шәһәре тирәләре) күчеп йөргәнлеге хакында мәгълүмат калдырган. Бу галим аның «нугай акыны», ягьни татар икәнлеген дә белгән.


Шагыйрьнең исеме һәм атасының исеменнән күренгәнчә, ул мөселман традицияләре нык сакланган гаиләдә үскән, дини гыйлемгә ия, укымышлы, урта гасыр татар әдәбияты белән таныш булган. Шунлыктан аның шигырьләрендә дала халкы өчен хас булмаган гарәп-фарсы алынмалары еш очрый: гадел, залим, галим, нәләт (нәләт яугыры), асыл, кызметшең (хезмәтчең), хош (хуш), гареп (гарип), карияләр (авыллар), кадерен, мөритен (мөрид), пир, адам (кеше), әзиз (газиз), нәпсе, дәүләте, аргымак, акылыңа (гакыл), айыбын (гаебен), менези (мәне) һ.б.


Татар шәҗәрә материаллары күрсәткәнчә, Нугай Урдасын төзүдә катнашкан күп халык Кырым, Идел-Урал, Себер, Әстерхан, Касыйм якларында яшәүче хәзерге татарларның этник тарихында зур эз калдырган. Әсән Кайгы да Идел буйларында, Болгарда туып, Казанда яшәп, Сарай шәһәрендә тәрбия алган, үзенең гыйлемен бөтен Дәште Кыпчакка чәчкән.


Атаклы җырау гомеренең соңгы елларын Урта җүздә, Сырдәрья буйларында уздырган. Казакъ галимнәре аның үлгән елын 1465 дип тәгаенли. Әсән Кайгы Сары Аркада үлеп, Олытауда күмелгән. Аның кабере өстенә дөрбә корылган. Дөрбә Казакъстанның Кызыл Урда өлкәсе, Шиели районында урнашкан. Сакланышы яхшы, дәүләт карамагына исәпкә алынган. Аның төзелешеннән Әсән Кайгының шактый ук бай кеше булганы аңлашыла.


***
Әсән Кайгы ханнар белән яхшы ук таныш булганга, дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртып, ил өчен борчылып яшәргә, иҗат итәргә өйрәнгән һәм шул карашларына гомере буе тугры калган. Аның шигырьләрендә гаделлек һәм гаделсезлек, игелек һәм явызлык, әхлак һәм азгынлык, байлык һәм ярлылык, зирәклек һәм ахмаклык, бәхет һәм хәсрәт темалары чагылыш таба. Шагыйрь, халык гамен чигеп, аның киләчәк язмышы өчен борчылып, хакимнәрнең уйламый эшләгән гамәлләре өчен хәсрәтләнеп яши. Әсән Кайгы әсәреннән бер өзек:


Гаделлекнең билгесе –
Белә торып бормаса.
Акыллының билгесе –
Үткән эшне кумаса.
Җаманнарның билгесе –
Җауга каршы тормаса.
Залимнәрнең билгесе –
Казна малын урласа.
Наданнарның билгесе –
Белгәннең телен алмаса.
Үлсәң калыр адың юк,
Тередә даның булмаса.


Шагыйрь мактанчык, комсыз, дуслыкны санламаган адәмнәргә менә нинди киңәшләр бирә:


Аргамакка мендем дип,
Арткы төптән адашма:
Көнендә үзем булдым дип,
Киң пәйилгә талашма;
Артык өчен әйтешеп,
Дусларың мән санашма.
Гыйльмем җорттан ашты дип,
Киңәшсез сүз башлама,
Җиңәмен дип берәүне
Үтрек сүз мән кыстама.


Әсән Кайгының шигъри мирасында туганнар арасында җәнҗал куптармауга өндәгәннәре дә бар. Мондый әсәрләр урта гасыр классик әдәбиятында очрамый. Әсән Кайгы иҗаты исә саф дөньяви мотивлар белән яши. Ул вакыттагы югары катлау өчен хас булган мөнәсәбәтләр, интригалар, сүз уйнатулар анда юк диярлек. Һәр фикере ачык, аңлаешлы итеп әйтелә, халык әдәбияты традицияләрендә бирелә.Шәһәр мәдәнияте, дини тәрбия, Аллага сыгыну кебек китаби үгетләр анда күренми. Әсән Кайгы шигырьләрендә стихияле милли тәрбия хакимлек итә.


Шагыйрьнең тормыш тәрбиясе – тирә-як. Чагыштыру объекты сыйфатында сайланган җәнлекләр, кошлар кешегә бик якын. Автор тудырган табигать төрлелеге адәмнең күңел халәтен, гамәлләрен, уңай һәм тискәре сыйфатларын тасвирлауга хезмәт итә:


Эсти китсәң кем димә,
Бере тойгын табылмас;
Карендәшең җаманлап,
Үзеңә туган табылмас.


Сүз иң яхшы лачын – тойгын (ак лачын) – каз йә аккош ала торган ау кошы турында бара. Мондый лачын бик сирәк булган һәм бары ханнарда гына очраган. Шагыйрь, ак лачынны эзләп китсәң, таба алмассың, дип, туганыңны яманласаң, үзеңә башка туган таба алмассың, дигән фикер әйтә. Дөньяда идеаль кешеләр юк, туганың яхшымы ул, яманмы – барыбер синеке булып кала.


Инде адәмнең икенче бер сыйфатына – гаделлегенә карата Әсән Кайгының фәлсәфәсен карап үтик:


Гаделлекнең билгесе –
Белә торып бормаса.
Акыллының билгесе –
Үткән эшне кумаса.


Бу юлларда, кешенең ялгышын төзәтеп, аны дөресләгән инсан гына гадел була ала, дигән фикер ята. Акыллылык билгесе ул – элекке ялгышлардан котылып, кылган гамәлләреңә нәтиҗә ясап гомер итү. Әсән Кайгы – җәмгыятьтәге тискәре күренешләр белән көрәшү тарафдары булган:


Бу заманда ни гарип?
Ак чәнечкеле кылган гарип.
Җакшыларга әйтмәгән
Асыл татлы сүз гарип.


Шагыйрь карашынча, чәнечкеле дала кылганының файдасызлыгы, акыллы кешеләргә әйтелмәгән татлы сүз бер үк дәрәҗәдә бәяләнә.
Әсән Кайгының ахырзаман җитү, кешеләрнең үзгәрүе, бозылуы турындагы шигыре аның фәлсәфәче буларак тагын бер ягын ача:


Мондан соң хили-хили заман булыр,
Заман азып, заң тузып, җиһан тулыр,
Карагайның башына чуртан чыгып,
Боларның дәүраны тәмам булыр.
Ул көндә карендәштән хәйер китәр,
Ханнан – көн, карагайдан чабыр китәр,
Улың-кызың руска бу дәм булып,
Хәйран ил – Идел-йортым шунда китәр.


Җырауның бу шигырендә Идел буе, Идел-йорт язмышы, аның киләчәге турында борчылу ята. Әсән Кайгы Идел-йортка киләсе афәтләрне алдан, Казанда яшәгән чагында ук күргән, чөнки ул күршедә генә зур куркыныч өлгереп килүен, акыл иясе буларак, алдан ук тоеп торган. Шушы киләчәк аны куркыткан булса кирәк. Бәлки, Казаннан китүенең дә төп сәбәбе шул булгандыр.


Дәвамы бар

Теги: Марсель Әхмәтҗанов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру