Хатирәләр кайта яңарып...
«...Бүген мин авылыбызга кайттым. Иң элек, авылга керә-керешкә, калкулыкта озак тукталып, авылым авазларын, аның сулышын тыңлап, күңелгә тирән сеңгән авылымның таныш та, инде гүя таныш та түгел, вакыт буйлап шактый ерагая төшкән кадерле манзараны күзәтәм...»
Әлеге юллар шагыйрь, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Вәли улы Әхмәтҗановның «Мәгариф» нәшриятында басылып чыккан «Каләм җиле» китабындагы «Иске нигездә уйлану» дигән истәлек-хатирәсеннән алынды. Әдипнең балачагы Татарстанның Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылында, шагыйрь үзе язганча, Шәфәкь елгасыннан атларның су эчкәнен, «Тургай канаты астына сыйган туган ягын»да талпынып үткән. Балачагыннан ук әдәби иҗатка тартылып үскән Роберт Әхмәтҗановның «Беренче яз» исемле тәүге шигырь җыентыгы 1958 елда дөнья күрә. Аның шигьри теле искиткеч матур чагыштыруларга бай һәм алар укучының күңел кылларын тибрәтеп көй сорап тора сыман. Шуңадыр да авторның шактый шигырьләре композиторлар тарафыннан көйгә салынган.
Роберт Әхмәтҗановның үзе исән чакта ике дистәдән артык китабы дөнья күрде. Арада балалар һәм яшь буын укучыларга багышланганнары да бар: «Сабыйлар хоры», «Таң җиле» кебек китаплар шундыйлардан.
«Каләм җиле» китабы – авторның үзе исән чакта басылган соңгы басмасы. Бу китапка авторның тормыш-яшәеш тәҗрибәсенә таянып иҗат ителгән истәлек-хатирәләре, тәнкыйди һәм публицистик язмалары, әдәби портретлар, памфлетлар тупланган.
...Иске китапларны актарганда,
кипкән гөл яфрагы булып,
очып төште минем яшьлегем!.. – дип ачылып китә аның беренче бите.
Шушы китапны кулыма алгач, аны соңгы битенә кадәр бер тын эчендә укып чыктым. Анда язылган истәлек-хатирәләрне күңелдән кабат-кабат искә төшереп, берничә көн үземне дә шул халәттә тоеп яшәдем бугай. Аннан, Роберт абый белән элемтәгә кереп, шушы басма хакында берникадәр мәгьлүмат җиткерүен үтендем. Ул «Татарстан» радиосына килеп әлеге китапның язылуы һәм басылып чыгуы турында ихлас әңгәмә биргән иде. Радиоязма эфирда 2008 елның 25 мартында яңгырады. Бу безнең Роберт абый белән аның вафатына ике ай калгач язылган соңгы язма булды. Мин аны берникадәр кыскартып сезнең игьтибарга тәкьдим итәм.
Дания:
– Роберт абый, гомерегез буе шагыйрь дигән изге миссияне йөрткән иҗатчы буларак, публицистикага алынуыгыз бераз уйландыра. Күңелгә сезнең шигьри юлларыгыз сеңеп калган:
Язмасам шигырь, уйлама,
Сүнгән дип тылсым көче.
Язмавым, дөньяда бераз
Сүзгә ял булсын өчен, – дип язган идегез бер шигырегездә.
Сез шушы публицистик китапны язганда, мөгаен, шигырьләрдән бераз ял итеп алгансыздыр. «Каләм җиле» китабының язылу тарихын бераз искә төшереп үтик әле.
Роберт абый:
– Моның тарихы кечкенә дә түгел шикелле, шул ук вакытта зур да. Каләм әһеле үзенең тормыш юлы, иҗатка килүе турында язарга тиештер, дип уйлыйм. Ул язучының эчке таләбеннән киләдер. Мин ике публицистик тупланма эшләгән идем. Аның беренчесе сәясәткә күбрәк корылган. Ләкин сәясәт, аккан су кебек, көн дә үзгәрә тора. Һәм аны тотып та булмый, аның кирәге дә шулкадәр генә. Аннан өр-яңа тупланма, әйтик, әлеге «Каләм җиле»н тупладым. Публицистика дигәч тә, ул глобаль формада түгел, ә бәлки безнең язучының көндәлек мәшәкатьләренә нигезләнеп язылган, күбрәк минем шигьрияткә багышланган мәкаләләрдән тора.
Дания:
– Чыннан да, монда сезнең сабыйлык еллары, шул чорның тормыш-көнкүреше генә түгел, иҗатка анализ да бар.
Роберт абый:
– Бу китап, дөресен генә әйткәндә, бик озак әзерләнде. Ул вак иләктән иләнде, дисәң дә була. Чөнки беренчедән, аның кемнәргә аталган булуы җаваплылыкны арттырган булса, икенчедән, укучылар даирәсен чикли кебек. Чөнки ул укытучы китапханәсенә адресланып, укытучылар, педагогия көллиятләре һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма рәвешендә тәкьдим ителә. Шуның белән бергә публицистика дип әйтү бик зур җаваплылык йөкли.Чөнки хәзерге заман публицистикасы – ул глобаль киңлеккә әйләнде. Бүген публицист дөньяны айкап чыккан булырга мөмкин. Хәзер бит заман шундый, заманнан калышырга ярамый. Тәрәзәдән карап кына публицистиканы язып булмый. Ул нинди дә булса көндәлек алып бара торган амбар кенәгәсе дә түгел. Анда фикер кирәк һәм шул ук вакытта киңлек тә кирәк, тормыш киңлеге. Менә бу китап проза жанрына керсә дә, анда бөтен юнәлеш, төп проблемалар шигьрият хакында. Монда күбрәк шигырь тәнкыйтенә тукталам. Китапның шулай ук исемен дә озак уйларга туры килде. Чөнки мин китап исеменә бик мәсъүл карыйм. Шагыйрьнең китап исемнәре фәлсәфи фикергә ия булырга тиеш, дип уйлыйм. Күпләргә ошаган бу исем. «Каләм җиле» дигән сүз мине шулай ук уйландырып җибәрде. Аның аз булса да җиле чыга кебек тоелды. Күбәләк канатының да җиле бар бит. Аның укучыларга тәэсире күпме җилле булгандыр, анысын алар әйтер.
Дания:
– Чыннан да, тәэсире җилле, мине сезнең белән очрашып сөйләшергә, тапшыру эшләргә нәкь шушы «Каләм җиле» сәбәпче булды.
Роберт абый:
– Рәхмәт, рәхмәт. Әле башта, дөресен генә әйткәндә, скептик рәвештәрәк караган идем, чөнки сәясәт хәзер бик үзгәрә, шуңа күрә кульязманың яртысы киселде. Бу китаптан нәрсә калды дисәм, ни гаҗәп, бу китапны каян табып була, дип сораучылар күбәйде. Китап кибетенә керсәм дә, кая синең «Каләм җиле»ң, дип сорыйлар. Әйе, бу яхшы фал. Болай булса, яңадан чыгарырга да мөмкин, дим.
Дания:
– Менә шундый яратып укый торган китаплар кирәк, уйландыра торган...
Роберт абый:
– Әйе, китап – укучы укырлык булсын. Мин шуңа күрә тырышкан идем инде. Анда укучы өчен җитәрлек җим бар, дип уйлыйм. Китапка кергән мәкаләләрнең күбесе шигырь проблемасы турында. Хәзерге заман шигьрияте турында, шигырь тәнкыйте хакында. Мин, мәсәлән, моңа кадәр дә күзәтеп киләм, чагыштырулар бар бит инде бездә, аналогия, дибез бит инде. Рус поэзиясенең тәнкыйтен карыйбыз, бүтән шигърият тәнкыйтен күзәтәбез. Хәзер инде замана да үзгәргәч, мин күбрәк интеллектуаль тәнкыйтьне, интеллектуаль юнәлешне уздырмакчы булдым бу китапта. Ул бәлки кайбер тәнкыйтьчеләр өчен ошап та бетмәс, ләкин, биредә үземчә хаклык та бар. Үзеңне-үзең якламый хәлең юк. Шуның өстенә, ничектер, замана үзгәрүгә карамый кешеләрнең үзара мөгамәләсе элеккечә кала бирә. Кайбер прозаиклар поэзияне тормыш арбасына тагылган ниндидер дегет чиләге кебек күрә шикелле. Аларга ул ниндидер буферный жанр сыман. Мин моңа һәрчак теш-тырнагым белән каршы чыктым. Чынлыкта поэзия – югары матдә! Прозаикларның күбесе, роман язганнары аеруча, мин дә иҗатымны шигырь язудан башладым, дип сөйләргә ярата. Шигырьнең бәясен кечерәйтәләр. Чөнки шигырьнең атрибутларын ритм, рифма дип кенә уйлый алар. Ләкин хәзерге вакытта шигьриятнең дәрәҗәсе артты. Чөнки шигьрият заман белән бергә атлый. Шигырьне кимсетеп әйткән фикерләргә каршы заманында Хәсән ага Туфан болай язган иде:
Без – шагыйрьләр азгын кешеләр түгел,
Прозаиклар безнең азганнар.
Бездә әле проза язганнар юк,
Мирсәй, Хөсни, Гобәй һәм Минский
Аздылар һәм шигырь яздылар...
Монда ташның кем бакчасына төшкәне ачык күренә. Ә бит уйлап карасаң, шигырь элеккеге заманнардан бирле, – борынгы грек, рим шагыйрьләрен алыйк, – анда кайсын гына алма, аларның югары поэзиясе һәрвакыт җитәкче ролен үтәгән. Гомумән, ул дөнья әдәбиятында да шулай. Аннан соң шундый нәрсә бар әдәбиятта, әйтик, шагыйрь үзенең юлын тапкач, прозага күчә һәм прозада да билгеле күләмдә уңышка ирешә, роман яза. Һәм бераздан ул драматургиягә дә күчәргә мөмкин. Менә шундый каләм әһелләрен бездә, гадәттә, киң колачлы, киң пландагы язучы итеп күрсәтәләр. Ул шулайдыр да. Ләкин минем үземә бу үрнәк, дип әйтә алмыйм. Чөнки поэзия булгач, ул поэзия булсын һәм чын мәгьнәсендә шагыйрьнең бөтен иҗаты, бөтен энергиясе дип әйтимме, барысы да поэзия юнәлешендә булырга тиеш, дип уйлыйм. Сүз җегәре ягыннан шигърият, әлбәттә, беренче урында.
Дания:
– Әгәр дә сез үткән юлыгызны кабаттан башласагыз, шушы юлдан, иҗат юлыннан китәр идегезме?
Роберт абый:
– Әлбәттә, бер дә икеләнмичә әйтә алам, бу мәҗүсилеккә якын халәт. Мин гомер-гомергә әрекмән, алабутага күмелеп, табигатьнең куенына сыенып үскән кеше.
Дания:
– Роберт абый, сез яшьләр иҗатына битараф түгел. Яшүсмерләр иҗатын тикшергәндә, һәрвакыт анда катнашып, үз фикерегезне әйтәсез. Күп кенә конкурсларда аларның тыйнак иҗатына бәяләмә биргәнегез бар. Сез аларны нинди күзлектән чыгып эш итәсез?
Роберт абый:
– Балалар әдәбиятында минем аз булса да өлешем бар, дип уйлыйм. Бер китап чыгардым, «Сабыйлар хоры» дип атала ул. Һәм языла да тора бит әле. Хәзерге балалар вундеркинд бит алар. Безнең замандагы балаларга охшамаганнар. Алар безгә караганда күбрәк белә. Ул вундеркиндлар киләчәкнең зур иҗатчылары, дип карыйм һәм шулай кабул итәм.
Дания:
– Татар поэзиясе саекмасмы икән, җебе өзелмәсме икән, сез ничек уйлыйсыз?
Роберт абый:
– Безнең заманда әле ул алай сизелми иде кебек. Хәзер, минемчә, яңарышка бара. Поэзияне күзәтеп барам, бигрәк тә кызлар бик тиз үсә башлады. Университет күп бирә аларны. Заманында, мәсәлән, безнең педагогия институтында көчле иде бу. Аннан иҗат әһелләре күп чыга иде. Хәзер университетның «Әллүки» берләшмәсе бар. Сокланам аларның шулай иҗатка килүләренә. Хәтта алардан көнләшеп тә куям. Әмма ләкин бернәрсә бар, без телне әйбәт белә идек. Әлбәттә, шул әремнәр, әрекмәннәр иленнән килгән тел байлыгы инде ул безнең төп байлыгыбыз.
Дания:
– Роберт абый, менә без сезнең белән «Каләм җиле» дигән китабыгызны кулыбызга алып куандык. Шигырьләр читтә калмадымы, алар языламы?
Робер абый:
– Аллага шөкер, языла. Мин төп эш итеп шигырьне саныйм. Әле мин әйтәм, Аллага шөкер, әлегә мичкәдә дары бар. Шуңа куанып йөрим.
Дания:
– Рәхмәт, Роберт абый, сезгә иҗат уңышлары теләп калам.
Бу интервью «Татарстан» радиосында 2008 елның 25 мартында «Татарстан дулкынында» тапшыруында яңгыраган иде. Күренекле шагыйрь Роберт ага Әхмәтҗанов шул ук елның 13 маенда бакыйлыкка күчте. Әлеге язма аның рухына дога булып ирешсен иде.
Язманы Дания Гайнетдинова әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА