Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кадыйр Сибгат. Әйт әле

Кадыйр Сибгат. Әйт әле

Әйт әле миңа дөресен,Әйт әле яшермичә:Яраткан көннәрең күпме,Сөймәгән көнең ничә?Вакланып киткәлим микәнКыбырсык чакларымда?Җебеп тә аламдыр әлеБу тормыш чатларында.Усал да булып куяммы?Гел юаш булмам...

Әйт әле миңа дөресен,
Әйт әле яшермичә:
Яраткан көннәрең күпме,
Сөймәгән көнең ничә?
Вакланып киткәлим микән
Кыбырсык чакларымда?
Җебеп тә аламдыр әле
Бу тормыш чатларында.
Усал да булып куяммы?
Гел юаш булмам инде...
Гадел булмаган чакларда
Күргәнең бармы мине?
Кешелекле, игелекле
Вакытым буламы соң?
Әйт әле миңа дөресен,
Эшләрең торып торсын.
Әйт әле күземә карап,
Беләсем килә хәзер.
Мин дә бит адәм баласы,
Үксеп еларга әзер.
Фото: pixabay
#Кадыйр Сибгат #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи