Журнал «Безнең мирас»

Җор телле әдип

Гариф абый җор телле, ачык күңелле, шаян кеше иде. Сүземне дәлилләп, әдәби мохиткә киң мәгълүм булган бер мәзәкне искә төшерим әле. Вакыйга СССР заманында Уфада булган булса кирәк. Дусты Гариф Ахуновны янә­шә утыртып, Мостай Кәрим­нең затлы “Волга”да шәһәр буйлап җилдерүе икән. Менә берзаман боларны гаишник туктаткан да йөртүчедән документын сораган, имеш.


Мостай Кәримнең (шулай ук Гариф абыйның да) СССР депутаты булган чагы, ул шуны раслаучы таныклыгын түш кесәсеннән каударланмыйча гына тартып чыгарган да аклы-каралы тәпәч иясенә сузган. Гаишник, таныклыкка күз төшерүгә, үрә катып честь биргән һәм “шофёр” янында утырган Гариф абыйга, сез кем буласыз инде, дигән сораулы карашын тө­шереп алган. Гариф Ахунов аңа болай дип сүз каткан, имеш:


– Если у меня шофёр депутат Верховного Совета СССР, то тогда кем буду я?


Гариф Ахуновның холкын ача, характерын билге­ли һәм тапкырлыгын күрсәтә тор­ган мәзәк-хатирәләр бихисап. Шуларга ике мисал. Аларны “Татар теле” дигән атак­лы шигырь авторы, го­мумән, татар-башкорт дөнья­­­сын­да киң билгеле шәхес, күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми кәгазьгә тер­кәп калдырган. Беренче ис­тәлеккә тукталыйк:


“Хәсән ага Туфанның 70 яшьлек юбилее (димәк, 1970 нче ел була инде. – Л. Л.). Котлаулар беткәч, аңа сүз бир­деләр. Юбиляр трибуна артына басты да сүз башлады:


– Кадерле татарларым!..


Зал гөж килеп кул чапты. Моның сәбәбен аңламый калган, президиумда утырган КПСС өлкә комитеты секретаре Мөҗәһит Вәлиев рәислек итүче Гариф Ахуновтан:


– Что? Что он сказал? – дип сорады. Ахунов шунда ук җавап бирде:


– Кадерле батырларым! – диде.


Татарча бик үк шәп бел­мәгән М.Вәлиев тынычланды булса кирәк”.


Наҗар аганың икенче ха­тирәсе мондыйрак:


“Мәҗит Гафуриның йөз еллыгы. Шул көннәрдә генә Мәскәүдән миңа “Ветеран 2-ТА” (“ТА” – танк армиясе) дигән медаль җибәргәннәр иде һәм мин шуны тагып алган идем.


Агыйдел буенда оештырылган табын башланыр алдыннан кул чайкап торган бер урыс язучысы: “Что за медаль? Что это значит “ТА”? – дип сорады миннән. Янәшә торган Гариф Ахунов шунда ук җавап бирде:


– “ТА” – “Татарская армия”, – диде”.


Гариф абый белән чын-чынлап танышуым 1984 елның август башында Маркиз утравында булды. Гариф Ахуновның Язучылар берлеге рәисе кәнәфиен калдырып, рәислек эшен Туфан Миңнуллинга тапшыруына ике айдан аз гына артык вакыт узган чак иде шикелле. Маркиз утравына безне – утызга якын кешене, ягъни Сибгат Хәким белән Гариф Ахуновны, Эльс Гадел, Рәшит Имаш, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Рашат Низами, Җәүдәт Миңнуллин, Алмаз Хәмзин, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Айрат Садыйк һәм мин бахырыгызны, янә биш-алты туган-тума­чаны, яхта яллап, минем туган көн хөрмәтенә бер җилләнеп кайтыйк әле, дип Равил Фәйзуллин алып барган иде. Ике язучы очрашса – шундук гәпләшергә тотына, өч язучы җыйналса – мәҗлес башлана, дигәндәй... Утызлап каләм әһеле һәм сәнгать­кәрне туплаган утрауны, кем әйтмешли, шуннан соң күз алдына китереп карагыз инде. Учак тергезгән, казан аскан, балык чистарткан, бәрәңге-мазар әрчегән арада, утраудан кемдер – төпсез кәнәфи, арадан кайсыбыздыр тимер “А” хәрефе (җиде-сигез килограммлап булгандыр) табып алды. Шуннан соң и китте, и китте көлеш, үзара үртәшү... Шаяртырга, бер-берсен чеметкәләп алыр­га, үртәргә язучы халкына куш инде син... Бу юлы төрттерү, дусларча үртәү “объект”ы Гариф абый Ахунов булды. Олысы-кечесе дигәндәй, Гариф абыйның рәислектән “котылуы”на иша­рә ясарга омтылды: имеш, күрегез, Гариф абый­ның бүгеннән кәнәфие шушы төпсез утыргыч булыр, Гариф Ахуновның утрауга киләсен әллә кайчан ук белеп, кемнәрдер тимер “А” хәрефен (Ахуновка – ым!) махсус калдырган, имеш, һ.б., һ.б... Дача өчен шәп нәрсә бу, өстенә такта кисәге куеп, ял итеп утырырсың, дип төпсез кәнәфине, монда Ахунов яши, дигәнне аң­латып, ерактан ук күренеп торыр, мә, капка өстенә бер­ке­тер­сең, дип тимер “А”ны Гариф абыйга тоттырдык...


Без бөтен утрауны яң­гыратып, бар дөньяны дер селкетер чиккәчә җиткереп күпме генә хахылдасак-хи­хылдасак та, арабызда рә­хәт­ләнеп, башын артка чөеп, тәмләп көлүче кеше, ахыр чиктә, барыбер Гариф абый үзе булып чыкты. Күп каләм­дәшләребездән аермалы буларак, юморны аңлаучы, аны бар вөҗүде белән кабул итә алучы шәхес иде шул ул.


1997 елда (аен-көнен хә­терләмим) Гариф абыйның кызы Наилә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. Ахырдан китапханә бүл­мәсендә күркәм генә мәҗ­лес оештырылды. Анда Гариф абый үзе, хатыны Шәһидә апа, кияүләре Борис Вайнер һәм, әлбәттә, кызлары Наилә дә бар иде. Наиләне котлау башланды, аңа, Гариф абыйга бәйле матур-матур тостлар әй­тел­де. Менә бер мәлне сүз дил­бегәсен Әдәби фонд­ның ул чактагы директоры Данил Салих үз кулына алды:


– Иптәшләр! – диде ул. – Монда җыйналган кадерле кунаклар! – диде. – Хөрмәтле Гариф ага! – диде. – Мин – Литфондта яңа кеше. Әле менә шушы көннәрдә генә зиратка кабер ташлары кайтарттым. Эш бара, әйе... Мактанып әйтүем түгел... Вафат булган язучыларыбызны онытмыйбыз, әйе...


Данилның үз сөреше дө­рес юлдан китмәгәнен ишетеп торган мәҗлес халкы дәррәү көләргә тотынды. Мәҗлестәгеләрнең нигә көл­гәннәрен башта аңыш­мыйча торган Данил, Наиләне котлыйсы урынга ятышсызрак сүзләр ычкындыруын шундук аңлап, үзе дә көлү мә­рәкәсенә кушылды. Гариф абыйның исә, шулхәтле кө­лүдән, күзләреннән яшьләр бәреп чыкты хәтта:


– Маладис, энем! Күптән болай көлгәнем юк иде, – дип, Данилның кулын кысты ул...


Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шә­риф Камал, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш әсәрләре бе­лән беррәттән, Гомәр Бә­шировның “Сиваш” белән “Намус”ын, Әмирхан Еники­нең “Исәнме, иптәшләр!” белән “Рәшә”сен, Ибраһим Газиның “Онытылмас ел­лар”ын, Кави Нәҗминең “Язгы җилләр”ен, Мирсәй Әмир­нең “Агыйдел”ен, Шәйхи Маннурның “Агымсуларга карап” белән “Муса”сын, Нәби Дәүлинең “Җимерелгән бастион” белән “Яшәү белән үлем арасында”сын, Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”н, Атилла Расихның “Ике буйдак” белән “Бәхет орлык­ла­ры”н, Рафаил Төхвәтуллин­ның “Авылдашым Нәби”ен, Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир”ен, Мөхәммәт Мәһдиев­нең “Без – кырык беренче ел балалары”н, Нурихан Фәт­тахның “Сез кемнәр?” белән “Сызгыра торган уклар”ын, Шамил Бикчуринның “Каты токым”ын, Барлас Кама­лов­ның “Сарсаз кызы Сәрия”сен, Газиз Мөхәммәтшинның “Йөрәк­тәге эзләр”ен, Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы”н, Вакыйф Нуруллинның “Шинельсез солдатлар”ын, Фәнис Яруллинның “Җил­кәннәр җилдә сынала”сын, шулай ук Нәкый Исәнбәт, Адлер Тимергалин, Габделхәй Сабитов, Миргазиян Юныс (“Занзибар зәңгәр болытлар артында”), Әхсән Баян, Мө­сәгыйт Хәбибуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Фаил Шәфигуллин әсәрләрен һәм, әлбәттә, Гариф Ахуновның “Хәзинә”се белән “Идел кызы”н укып үскән буын без. Гариф ага барыннан да бигрәк “Идел кызы” романы белән дан казанды. Аның бу әсәре әдәби хәзинәбездә чын мәгънә­сендә үзенең лаеклы урынын тапты.


Мин автобиографик әсәрләр укырга яратам. Заманында (1978 елда) Гариф Ахуновның “Без бит Арча яклары” дигән китабыннан күңелем бик хуш булган иде. Гариф абыйның күп еллар дәвамында көндәлек алып барганлыгы күпләргә мәгъ­лүм. Көндәлекнең бер өлеше узган гасырның туксанынчы елларында “Идел” журналында басылды шикелле. Әдип­нең ул көндәлек дәф­тәрләре дә берәр вакыт аерым басма китап булып дөнья күрер әле, дип ышанам.


Миңа берничә мәртәбә Гариф абыйларның Новаторлар урамындагы фатирында кунакта булырга туры килде. Үз гомеремдә беренче тапкыр аларда чын көн­багыш маенда кыздырылган йомырка тәбәсен­нән авыз иттем мин. Ул тәбәне Гариф ага үзе кыздырган иде (Шәһидә апа өйдә юк чак иде). Аның тәмлелеген, үзенчәлекле исен мәңге онытасым юк. Вакыт-вакыт шундый тәбә кыздырган чакта, Гариф аганы искә төшереп, үзал­дыма елмаеп куям. Тыйнак табын янындагы гәпләшеп утырган чак­лар, якты хатирә булып, күңелемне кузгатып ала. И ул кадерле минутлар, гүзәл мизгелләр...


Гариф абый белән Шә­һи­дә апа мине уллары Рәшиткә охшата иде. Күрешкән, оч­рашкан мәлләрдә дә, телефон аша хәбәрләшеп алган чакларда да алар икесе бер авыздан: “И-и-и, Рәшитебезгә тач охшагансың инде! Коеп куйган Рәшитебез!”– димичә калмый иде...


2000 елның 5 мае. Җиңү көне алдыннан бер төркем сугыш ветеранын Язучылар берлегенә чакырганнар иде. Котлаудан соң аларның бе­рәм-сәрәм, икәү-өчәү булып баскычтан төшеп килүләре әле дә күз алдымда тора. Гариф ага, ахыргарак калып, яшь каләмдәше Марат Закир (ул – әфган сугышында катнашкан егет) белән бергә гәпләшеп торганда, әңгәмәгә мин дә кушылып, без өчәү бергә фотосурәткә төштек. Бу вакытта Гариф аганың вафатына нәкъ бер ай вакыт калган булган...


Тарихи мизгелне хәте­ренә салган ул фоторәсем, ни кызганыч, миндә юк. Бәлкем безне сурәткә алучының үзендә яисә кемдә дә булса сакланадыр. Карыйсы, күрәсе иде ул фотоны...


...Гариф абыйның мәң­ге­лек йортка күчкәненә күп­медер вакыт узгач, Шәһидә апа безнең өйгә шылтыратты. Телефон трубкасын хатыным Фидания алган иде:


– Шәһидә апа бу, сине сорый, – диде ул миңа.


– Безгә килеп кит әле. Гариф абыеңның пәлтәсен си­ңа бирәсем килә. Аның төсе итеп сакларсың! – диде Шә­һидә апа.


Аннары:


– Без бит сине Рәши­те­безгә охшата идек, – дип тә өстәде.


Мин пәлтәне барып алыр­­га вәгъдә бирдем. Әм­ма... Ваемсызлыгым аркасында, баруымны сузып йөрт­тем. Һәм... соңга калдым. Көннәрдән бер көнне Шәһи­дә апа да бакыйлыкка күчте – Гариф ага янына китеп барды. Урыннары, иншаллаһ, оҗмах түрендәдер... Шулайдыр... Шулай булырга тиеш...


Гариф абыйның җыр­лавына шаһит булган кеше мин. Күп мәртәбәләр. Шул хакта шигырь язган идем. Гариф ага турындагы сүземнең ахыры шул шигырь булыр, ахрысы:


Хәтерлим, булды минем дә
Ис китеп тыңлаганым:
Гариф ага Ахуновның
“Хан кызы”н җырлаганын –
Бүген дә, әйе, күңелдә
Ис китеп тыңлаганым...


Хәтерлим, булды күп тапкыр
Җырлавын тыңлаганым:
“Минем әти – аючы...” –дип,
Хисләнеп җырлаганын –
Әле дә, әйе, хәтердә
Шаккатып тыңлаганым...


Хәтерлим Гариф аганың
Үз җырын тыңлаганым:
“Якты көн, илһам бир миңа...” –
Дип, балкып, җырлаганын –
Исемдә, әйе, исемдә
Ис китеп тыңлаганым...


Бүген дә гүя ул мине
Каршылый ишектән үк:
“Түргә уз!” – дигән сүзләрен
Әле дә ишетәм күк –
Гүя ул, кочаклап алып,
Каршылый ишектән үк...


Бүген ул җырлыйдыр кебек
Яңгыратып Күкләр катын:
“Тып-тып кына басып килә
Көмеш тояк – тулпар атым... һәй!..
Көмеш тояк – тулпар атым...” –
Җырлавын ишетәм гүя
Һәм тыңлыйм шаклар катып...


Тыңлыймын шаклар катып...


(“Ватаным Татарстан”, /№ 137, 16.09.2015/)

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру