Җор телле әдип
Гариф абый җор телле, ачык күңелле, шаян кеше иде. Сүземне дәлилләп, әдәби мохиткә киң мәгълүм булган бер мәзәкне искә төшерим әле. Вакыйга СССР заманында Уфада булган булса кирәк. Дусты Гариф Ахуновны янәшә утыртып, Мостай Кәримнең затлы “Волга”да шәһәр буйлап җилдерүе икән. Менә берзаман боларны гаишник туктаткан да йөртүчедән документын сораган, имеш.
Мостай Кәримнең (шулай ук Гариф абыйның да) СССР депутаты булган чагы, ул шуны раслаучы таныклыгын түш кесәсеннән каударланмыйча гына тартып чыгарган да аклы-каралы тәпәч иясенә сузган. Гаишник, таныклыкка күз төшерүгә, үрә катып честь биргән һәм “шофёр” янында утырган Гариф абыйга, сез кем буласыз инде, дигән сораулы карашын төшереп алган. Гариф Ахунов аңа болай дип сүз каткан, имеш:
– Если у меня шофёр депутат Верховного Совета СССР, то тогда кем буду я?
Гариф Ахуновның холкын ача, характерын билгели һәм тапкырлыгын күрсәтә торган мәзәк-хатирәләр бихисап. Шуларга ике мисал. Аларны “Татар теле” дигән атаклы шигырь авторы, гомумән, татар-башкорт дөньясында киң билгеле шәхес, күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми кәгазьгә теркәп калдырган. Беренче истәлеккә тукталыйк:
“Хәсән ага Туфанның 70 яшьлек юбилее (димәк, 1970 нче ел була инде. – Л. Л.). Котлаулар беткәч, аңа сүз бирделәр. Юбиляр трибуна артына басты да сүз башлады:
– Кадерле татарларым!..
Зал гөж килеп кул чапты. Моның сәбәбен аңламый калган, президиумда утырган КПСС өлкә комитеты секретаре Мөҗәһит Вәлиев рәислек итүче Гариф Ахуновтан:
– Что? Что он сказал? – дип сорады. Ахунов шунда ук җавап бирде:
– Кадерле батырларым! – диде.
Татарча бик үк шәп белмәгән М.Вәлиев тынычланды булса кирәк”.
Наҗар аганың икенче хатирәсе мондыйрак:
“Мәҗит Гафуриның йөз еллыгы. Шул көннәрдә генә Мәскәүдән миңа “Ветеран 2-ТА” (“ТА” – танк армиясе) дигән медаль җибәргәннәр иде һәм мин шуны тагып алган идем.
Агыйдел буенда оештырылган табын башланыр алдыннан кул чайкап торган бер урыс язучысы: “Что за медаль? Что это значит “ТА”? – дип сорады миннән. Янәшә торган Гариф Ахунов шунда ук җавап бирде:
– “ТА” – “Татарская армия”, – диде”.
Гариф абый белән чын-чынлап танышуым 1984 елның август башында Маркиз утравында булды. Гариф Ахуновның Язучылар берлеге рәисе кәнәфиен калдырып, рәислек эшен Туфан Миңнуллинга тапшыруына ике айдан аз гына артык вакыт узган чак иде шикелле. Маркиз утравына безне – утызга якын кешене, ягъни Сибгат Хәким белән Гариф Ахуновны, Эльс Гадел, Рәшит Имаш, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Рашат Низами, Җәүдәт Миңнуллин, Алмаз Хәмзин, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Айрат Садыйк һәм мин бахырыгызны, янә биш-алты туган-тумачаны, яхта яллап, минем туган көн хөрмәтенә бер җилләнеп кайтыйк әле, дип Равил Фәйзуллин алып барган иде. Ике язучы очрашса – шундук гәпләшергә тотына, өч язучы җыйналса – мәҗлес башлана, дигәндәй... Утызлап каләм әһеле һәм сәнгатькәрне туплаган утрауны, кем әйтмешли, шуннан соң күз алдына китереп карагыз инде. Учак тергезгән, казан аскан, балык чистарткан, бәрәңге-мазар әрчегән арада, утраудан кемдер – төпсез кәнәфи, арадан кайсыбыздыр тимер “А” хәрефе (җиде-сигез килограммлап булгандыр) табып алды. Шуннан соң и китте, и китте көлеш, үзара үртәшү... Шаяртырга, бер-берсен чеметкәләп алырга, үртәргә язучы халкына куш инде син... Бу юлы төрттерү, дусларча үртәү “объект”ы Гариф абый Ахунов булды. Олысы-кечесе дигәндәй, Гариф абыйның рәислектән “котылуы”на ишарә ясарга омтылды: имеш, күрегез, Гариф абыйның бүгеннән кәнәфие шушы төпсез утыргыч булыр, Гариф Ахуновның утрауга киләсен әллә кайчан ук белеп, кемнәрдер тимер “А” хәрефен (Ахуновка – ым!) махсус калдырган, имеш, һ.б., һ.б... Дача өчен шәп нәрсә бу, өстенә такта кисәге куеп, ял итеп утырырсың, дип төпсез кәнәфине, монда Ахунов яши, дигәнне аңлатып, ерактан ук күренеп торыр, мә, капка өстенә беркетерсең, дип тимер “А”ны Гариф абыйга тоттырдык...
Без бөтен утрауны яңгыратып, бар дөньяны дер селкетер чиккәчә җиткереп күпме генә хахылдасак-хихылдасак та, арабызда рәхәтләнеп, башын артка чөеп, тәмләп көлүче кеше, ахыр чиктә, барыбер Гариф абый үзе булып чыкты. Күп каләмдәшләребездән аермалы буларак, юморны аңлаучы, аны бар вөҗүде белән кабул итә алучы шәхес иде шул ул.
1997 елда (аен-көнен хәтерләмим) Гариф абыйның кызы Наилә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. Ахырдан китапханә бүлмәсендә күркәм генә мәҗлес оештырылды. Анда Гариф абый үзе, хатыны Шәһидә апа, кияүләре Борис Вайнер һәм, әлбәттә, кызлары Наилә дә бар иде. Наиләне котлау башланды, аңа, Гариф абыйга бәйле матур-матур тостлар әйтелде. Менә бер мәлне сүз дилбегәсен Әдәби фондның ул чактагы директоры Данил Салих үз кулына алды:
– Иптәшләр! – диде ул. – Монда җыйналган кадерле кунаклар! – диде. – Хөрмәтле Гариф ага! – диде. – Мин – Литфондта яңа кеше. Әле менә шушы көннәрдә генә зиратка кабер ташлары кайтарттым. Эш бара, әйе... Мактанып әйтүем түгел... Вафат булган язучыларыбызны онытмыйбыз, әйе...
Данилның үз сөреше дөрес юлдан китмәгәнен ишетеп торган мәҗлес халкы дәррәү көләргә тотынды. Мәҗлестәгеләрнең нигә көлгәннәрен башта аңышмыйча торган Данил, Наиләне котлыйсы урынга ятышсызрак сүзләр ычкындыруын шундук аңлап, үзе дә көлү мәрәкәсенә кушылды. Гариф абыйның исә, шулхәтле көлүдән, күзләреннән яшьләр бәреп чыкты хәтта:
– Маладис, энем! Күптән болай көлгәнем юк иде, – дип, Данилның кулын кысты ул...
Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш әсәрләре белән беррәттән, Гомәр Бәшировның “Сиваш” белән “Намус”ын, Әмирхан Еникинең “Исәнме, иптәшләр!” белән “Рәшә”сен, Ибраһим Газиның “Онытылмас еллар”ын, Кави Нәҗминең “Язгы җилләр”ен, Мирсәй Әмирнең “Агыйдел”ен, Шәйхи Маннурның “Агымсуларга карап” белән “Муса”сын, Нәби Дәүлинең “Җимерелгән бастион” белән “Яшәү белән үлем арасында”сын, Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”н, Атилла Расихның “Ике буйдак” белән “Бәхет орлыклары”н, Рафаил Төхвәтуллинның “Авылдашым Нәби”ен, Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир”ен, Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”н, Нурихан Фәттахның “Сез кемнәр?” белән “Сызгыра торган уклар”ын, Шамил Бикчуринның “Каты токым”ын, Барлас Камаловның “Сарсаз кызы Сәрия”сен, Газиз Мөхәммәтшинның “Йөрәктәге эзләр”ен, Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы”н, Вакыйф Нуруллинның “Шинельсез солдатлар”ын, Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала”сын, шулай ук Нәкый Исәнбәт, Адлер Тимергалин, Габделхәй Сабитов, Миргазиян Юныс (“Занзибар зәңгәр болытлар артында”), Әхсән Баян, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Фаил Шәфигуллин әсәрләрен һәм, әлбәттә, Гариф Ахуновның “Хәзинә”се белән “Идел кызы”н укып үскән буын без. Гариф ага барыннан да бигрәк “Идел кызы” романы белән дан казанды. Аның бу әсәре әдәби хәзинәбездә чын мәгънәсендә үзенең лаеклы урынын тапты.
Мин автобиографик әсәрләр укырга яратам. Заманында (1978 елда) Гариф Ахуновның “Без бит Арча яклары” дигән китабыннан күңелем бик хуш булган иде. Гариф абыйның күп еллар дәвамында көндәлек алып барганлыгы күпләргә мәгълүм. Көндәлекнең бер өлеше узган гасырның туксанынчы елларында “Идел” журналында басылды шикелле. Әдипнең ул көндәлек дәфтәрләре дә берәр вакыт аерым басма китап булып дөнья күрер әле, дип ышанам.
Миңа берничә мәртәбә Гариф абыйларның Новаторлар урамындагы фатирында кунакта булырга туры килде. Үз гомеремдә беренче тапкыр аларда чын көнбагыш маенда кыздырылган йомырка тәбәсеннән авыз иттем мин. Ул тәбәне Гариф ага үзе кыздырган иде (Шәһидә апа өйдә юк чак иде). Аның тәмлелеген, үзенчәлекле исен мәңге онытасым юк. Вакыт-вакыт шундый тәбә кыздырган чакта, Гариф аганы искә төшереп, үзалдыма елмаеп куям. Тыйнак табын янындагы гәпләшеп утырган чаклар, якты хатирә булып, күңелемне кузгатып ала. И ул кадерле минутлар, гүзәл мизгелләр...
Гариф абый белән Шәһидә апа мине уллары Рәшиткә охшата иде. Күрешкән, очрашкан мәлләрдә дә, телефон аша хәбәрләшеп алган чакларда да алар икесе бер авыздан: “И-и-и, Рәшитебезгә тач охшагансың инде! Коеп куйган Рәшитебез!”– димичә калмый иде...
2000 елның 5 мае. Җиңү көне алдыннан бер төркем сугыш ветеранын Язучылар берлегенә чакырганнар иде. Котлаудан соң аларның берәм-сәрәм, икәү-өчәү булып баскычтан төшеп килүләре әле дә күз алдымда тора. Гариф ага, ахыргарак калып, яшь каләмдәше Марат Закир (ул – әфган сугышында катнашкан егет) белән бергә гәпләшеп торганда, әңгәмәгә мин дә кушылып, без өчәү бергә фотосурәткә төштек. Бу вакытта Гариф аганың вафатына нәкъ бер ай вакыт калган булган...
Тарихи мизгелне хәтеренә салган ул фоторәсем, ни кызганыч, миндә юк. Бәлкем безне сурәткә алучының үзендә яисә кемдә дә булса сакланадыр. Карыйсы, күрәсе иде ул фотоны...
...Гариф абыйның мәңгелек йортка күчкәненә күпмедер вакыт узгач, Шәһидә апа безнең өйгә шылтыратты. Телефон трубкасын хатыным Фидания алган иде:
– Шәһидә апа бу, сине сорый, – диде ул миңа.
– Безгә килеп кит әле. Гариф абыеңның пәлтәсен сиңа бирәсем килә. Аның төсе итеп сакларсың! – диде Шәһидә апа.
Аннары:
– Без бит сине Рәшитебезгә охшата идек, – дип тә өстәде.
Мин пәлтәне барып алырга вәгъдә бирдем. Әмма... Ваемсызлыгым аркасында, баруымны сузып йөрттем. Һәм... соңга калдым. Көннәрдән бер көнне Шәһидә апа да бакыйлыкка күчте – Гариф ага янына китеп барды. Урыннары, иншаллаһ, оҗмах түрендәдер... Шулайдыр... Шулай булырга тиеш...
Гариф абыйның җырлавына шаһит булган кеше мин. Күп мәртәбәләр. Шул хакта шигырь язган идем. Гариф ага турындагы сүземнең ахыры шул шигырь булыр, ахрысы:
Хәтерлим, булды минем дә
Ис китеп тыңлаганым:
Гариф ага Ахуновның
“Хан кызы”н җырлаганын –
Бүген дә, әйе, күңелдә
Ис китеп тыңлаганым...
Хәтерлим, булды күп тапкыр
Җырлавын тыңлаганым:
“Минем әти – аючы...” –дип,
Хисләнеп җырлаганын –
Әле дә, әйе, хәтердә
Шаккатып тыңлаганым...
Хәтерлим Гариф аганың
Үз җырын тыңлаганым:
“Якты көн, илһам бир миңа...” –
Дип, балкып, җырлаганын –
Исемдә, әйе, исемдә
Ис китеп тыңлаганым...
Бүген дә гүя ул мине
Каршылый ишектән үк:
“Түргә уз!” – дигән сүзләрен
Әле дә ишетәм күк –
Гүя ул, кочаклап алып,
Каршылый ишектән үк...
Бүген ул җырлыйдыр кебек
Яңгыратып Күкләр катын:
“Тып-тып кына басып килә
Көмеш тояк – тулпар атым... һәй!..
Көмеш тояк – тулпар атым...” –
Җырлавын ишетәм гүя
Һәм тыңлыйм шаклар катып...
Тыңлыймын шаклар катып...
(“Ватаным Татарстан”, /№ 137, 16.09.2015/)
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА