Журнал «Безнең мирас»

Иман һәм иҗат

Замандашыбыз Разил Вәлиев турында җыеп кына сүз әйтү җиңел эш түгел. Моның өчен аның үзе кебек, яшәешебезнең төрле өлкәләрен биш бармагың кебек белергә, шул даирәләрдә кайнарга, ул кичергәннәрне күңелең белән кичерергә кирәк. Ул бүгенге көндә сәяси, дәүләти эшчәнлеге өстенә, иҗаты белән дә халык күңелендә урын алган шагыйрь, прозаик, драматург, публицист. Разил Вәлиев иҗатын сәяси эшчәнлегеннән, ә сәяси эшчәнлеген иҗатыннан аерып карап булмыйдыр. Аның өчен кайсы – беренчел, кайсы икенчел икәнен аерып билгеләү дә кыен.


Шулай да, кеше дөньяга сәясәтче булып аваз салмый, бәлки, билгеле бер вазгыятьләрдә аңа шушы йөкне җилкәсенә алырга туры килә. Әмма, бик сирәк кенә булса да, кеше шагыйрь булып туа.


Якын элгәреләребез дөньяны аң­лау­да һәм аңлатуда үзләренең ата-ба­баларының карашларын төп-төгәл кабатламаган кебек, аларның балалары да күңел дөньялары, яшәеш кыйммәтләрен бәяләү үзенчәлекләре белән шактый нык аерыла. Буын белән буын алышыну гади күренеш кенә түгел, алар рухият мәйданына үзләре белән яшәү фәлсәфәсенең яңа төсмерләрен алып килә. Ләкин нигез нык саклана. Ягъни әдәби үсештәге яңа тенденцияләр сүз сәнгатенең гомуми кануннарыннан әллә ни читкә китә алмый. Бер сүз белән әйткәндә, әдәби буыннар арасындагы бәйләнешләр соңгыларының алдагыларны инкяр итүгә китерергә тиеш түгел.


Мондый уйлануларның сәбәбе бар. Татар әдәбиятының олы талантларыннан торган шактый тыгыз саф утызынчы еллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә, аннан соң Бөек Ватан сугышы кырларында нык сирәкләнде, кырыгынчы еллар ахыры – илленче еллар башында тагын бер тапкыр «Карлаг»лар, «Комилаг»лар аша узучылар булды. Әмма алтмышынчы еллар башында әдәбиятыбыз тагын тернәкләнеп, көчәеп китте. Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, М.Галәү, Ш.Усманов кебек гаять талантлы әдипләребезнең мирасы кире кайту, М.Җәлил шигырьләренең дөнья мәйданында яңгыраш алуы моңа нык этәргеч бирде. Бу эстафетаны К.Нәҗми, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов, А.Расих, Ф.Хөсни, Х.Туфан, С.Хәким, И.Юзеев кебек корифейларыбыз ал­га алып китте. Шул ук вакытта әдә­биятның мондый иңле үсеше бары тик калып­ланган традицияләр буенча гына бара алмый иде. Тарихи барыш шуны күрсәтә: һәр иҗтимагый ихтыяҗ аны тормышка ашыручыларны да тудыра. В.Маяковскийның «время родило», Һ.Такташның «гасырлар тудырды» дигән атаклы гыйбарәләрен генә искә төшерик. Әйе, шушы «кирәклек» Р.Ха­рис, Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, Р.Мин­галим, Г.Рәхимнәр буынын тудырды. Аннан соң икенче көчле дулкын М.Әгъләмов, Зөлфәт, М.Галиев, Р.Миңнулин, Х.Әюп­ләрне әдәбият мохите ярына чыгарды. Алар арасында Разил Вәлиев тә үзенең ныклы урынын алды. Алтмышынчы еллар башында аның мәйданга килүе яңа бер исемнең пәйда булуы гына түгел иде. Разил Вәлиев – исеме белән дә, җисеме белән дә әдәбиятыбызга яңа сулыш өрүче, шул елларда бераз салмаклана төшкән әдәби хәрәкәткә көч өстәп җибәрүче булырлык яңа бер күренеш тә булды. Аның менә бу шигъри юллары ук үз алдына зур максатлар куйган, пәһлевандай көчкә ия егетне күз алдына китерә:


Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә
Акыл күпме җавап эзләгән...
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса үзем үзгәрәм.


Әдәбиятка чын-чынлап, җиң сызганып тир түгәргә, аның изге даирәсендә гомерлеккә калырга теләп килгән яшь кеше генә шулай дип әйтә ала. Моны Һ.Такташның шигърияттәге үз урынын билгеләргә омтылуы белән тиңләштерергә мөмкин:


Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны
Еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны!


Шулай да Разил Вәлиевнең шигърияте, Ташлык авылы чишмәсе суыдай, тыныч кына гөрелтене хәтерләтеп башланды:


Төн карасына каләмемне манып
Хатлар язам,
Карам беткәнче язам...
Ә син
шуны да белмисең,
йөрәгеңне кулларыңа тотып
килмисең.


Шагыйрь тормышындагы һәр миз­гел, кайнар хисләр белән сугарылып, шигырьгә күчә торды. Тынгысыз кү­ңеле аны Мәскәүнең Әдәбият институтына алып килде. Ә анда татарның рухи халәтенә параллель булырлык истәлекләр, күренешләр бетәсе түгел. Яшь шагыйрь аларны хыялында үзе дә тудыра. Мәсәлән, Останкино телевидение корылмасы белән халкыбызның ханбикәсе арасында бәйләнеш табу гайре табигый дип кабул ителми:


Мәскәү, Мәскәү...
Монда кем аңласын мине,
Кем соң минем көйне көйләсен?!
Кулларымны сузып аста көтәм...
Ыргыт миңа, ыргыт кочагыма
Останкино Сөембикәсен!


Мәскәүдә яшәгән биш ел эчендә язган шигъри әсәрләре Ташлык гөрләвегенә шактый көчле агым булып килеп өстәлә. Монда кичергәннәр, фикер киңлеге мохитендә булу шигырьгә күчми каламы соң?


Без дала балаларына
Казанда юллар тармы?
Белмим, белмим... Мин Мәскәүнең
Миллионынчы татары...


Үзеңне әнә шундый зур гаиләнең бер әгъзасы итеп тою, сүз дә юк, әйткәннәреңнең интонациясенә дә көч, ышанычлылык төсмерләре өсти.


Бу шигъри гөрләвеккә килеп кушылган тагын бер саф сулы чишмә агымы бар. Ул да булса, башкаладан торып туган авылын, әнкәсен сагыну хисләренең табигый агышы. Сагыну тулы хатлар кайчакта шигырь белән дә языла:


Ниләр языйм, әнкәй, ни җибәрим? –
Бар булганым – кара һәм каләм.
Җитмеш тиен юлы шигыремнең...
Шигырьләтә генә җибәрәм.


Менә шулай сак кына, тыныч кына ага башлаган шигъри агым тора-бара киң дәрьяга килеп чыга...


Разил Вәлиев хәзерге татар шигъриятен һәм фикер, һәм форма, һәм интонация төрлелеге ягыннан баетуда күкрәк киереп юл ярып бара. Ул моны элгәреләре алдында җаваплылык тоеп башкара. Күпме шагыйрьләребез: Шамун Фидаи, Шәехзадә Бабич, Давыт Гобәйди, аннары Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәйләрнең шигъри авазы ярты юлда тукталып калган. Яшь шагыйрь үзен алар алдында да бурычлы саный:


Үткәннәргә таба йөзне борып,
Күп таптармын әле бу җирне.
...Үземнекен түгел,
Язам әле
Шагыйрь язмый калган шигырьне.


Биредә күренекле шагыйребез Шәйхи Маннурның яшь буын шагыйрьләргә васыять итеп язган юллары искә төшә:


Агым суның язда ярсуын
Күреп үскән яшь дус, яшь буын,
Биреп барлык йөрәк җылыңны,
Син дәвам ит инде җырымны,
Син җырлап бар инде чорыңны.


Разил Вәлиев буыны шагыйрьләренә дә чорның шактый катлаулысы туры килде. (Хәер, кешелек җәмгыяте яшәешенең җиңел дәверләре буламы икән?) Өлкән шагыйрьнең вәсыятенә тугры калып, ул да үз заманы вазгыятенең шигъри елъязмасын армый-талмый тудыра килә.


Аның шигъриятенең зур бер кишәрлеге – әлбәттә, җыр тармагындагы табышлары. Р.Вәлиев иҗатының ошбу юнәлеше турында махсус тикшеренү дә таләп ителәдер. Бу уңайдан шунысына гына игътибар итәсе килә: шагыйрьнең күңелендә туган ул җырлар композиторларыбызны илһамландырган икән, бу инде үзе үк әлеге әсәрләрнең җит­леккәнлеге, сәнгатьчә камиллеге турында сөйли. Алар арасында СССРның халык артисты Рөстәм Яхин, РСФСРның М.Глинка исемендәге Дәү­ләт бүләге иясе Фасил Әхмәтов, Г.Тукай бүләге лауреатлары Резеда Ахиярова, Шамил Тимербулатов, Татарстан композиторлар берлеге рәисе, авангард сти­лендә иҗат ителгән әсәрләре белән халыкара мәйданда танылган Рәшит Кә­лимуллин, шагыйрьнең иң якын иҗатташ дусларыннан берсе, инде мәр­хүм Рәшит Абдуллин һәм башка бик күп талантлы сәнгатькярләрнең булуы үзе бер олы бәя буларак кабул ителә.


Без еш кына классикларыбызның те­ге яки бу хезмәтләренә таң калып сөй­ләшәбез. М.Җәлил унөч яшендә «Бә­хет» шигырен язган һәм үзенең бөтен киләчәген шул әсәрендә әйтеп бирерлек пәйгамбәрлеккә ия булган, дибез. Һ.Такташ егерме бер яшендә «Җир уллары трагедиясе» дигән даһи әсәрен биргән, Фәтхи Бурнаш унтугыз яшендә әдәбиятыбызда беркайчан да кыйммәтен җуймаслык «Таһир-Зөһрә» трагедиясен калдырган. Ә менә безнең арада йөргән, көндәлек тормышта бергә әвәрә килгән замандашларыбызга мондый бәя бирүне тыйнаксызлыкка саныйбыз. Шул исәп­тән Р.Вәлиевкә дә бу җәһәттән хуплау сүзе әйтү тиештер. Уйлап карасаң, егерме бер яшьтә «Эт кояшы» повестен язган егет бит ул! Әсәрнең исеме генә дә сагайта. Әйтергә кирәк, кыю язылган. Күңеле белән хөрлеккә омтылган, тормышта матурлык кына тантана итүен теләгән бу төп образның исеме дә нәкъ менә Ирек булырга тиеш иде. Авторның аны башкача атавы, ничектер, сәер яңгырар иде сыман. Дөрес, ирек дигәндә, бу егет әлеге төшенчәдә әллә нинди югары иҗтимагый-сәяси идеалларны күздә тотудан ерак тора. Ул бары тик шәхси омтылышларында гына ирекле булырга омтыла. Шуңа күрә башкаларның үз дигәнчә яшәүгә ирешүләрен хуплау – аның табигый халәте. Бер үк вакытта кыерсытылганнарны аңларга тырышу, шул аңлау көченең тора-бара тирәнрәк хис-кичерешләргә алып килүен табигый эволюциядә күрсәтә алуы – яшь авторның үз заманы өчен зур казанышы иде.


Әсәрнең тагын бер яңалыгы – төп персонажның ул еллар өчен гадәти булмавы. Игътибар иткәнсездер, без аны хәтта герой дип тә атамыйбыз. Чөнки аны әдәбиятта моңа кадәр герой дип аталып килгәннәр рәтенә куеп булмый, ул социалистик реализм таләпләренә бөтенләй туры килми! Әлбәттә, алт­мышынчы еллар ахыры шартларында мондый әсәрнең басылып чыгуына өмет итәргә ярамый иде. Ул шулай булды да. Яшь язучы өчен дөньяга чыкмасын белә торып шундый әсәр иҗат итү үзе бер фидакарьлек булгандыр, дип карарга кирәк.


Шул рәвешле, Разил Исмәгыйль улының акыл камиллеген раслаучы күрсәткеч – яшь чагыннан ук гомумкешелек фәлсәфәсен иҗатына нигез итеп алуы, аның бу сукмакка мөстәкыйль килүе. Байтак еллар үткәч, аның мәс­ләк­тәше булып әверелгән Туфан Миң­нуллинның бер сөйләшеп утырганда әйткән сүзләре хәтердә сакланган. Өлкән драматургларыбызның берсе турында сүз чыккач, ул болай дигән иде:


– Үз вакытында әсәрләре уйналды, басылды, зурладылар, иҗатын мактадылар. Әмма ул Дәрдемәнднең «Сөт калыр, Ватан китәр» дигән сүзләренең мәгънәсенә үз вакытында төшенмәгән. Хәер, ул аларны ничек бәяләсен? Коммунистлар идеологиясе Дәрдемәнд исемен телгә алудан да тайчанды. Шунысы кызганыч: хәзер бу драматургыбызның бер генә әсәрен дә театрлар үз репертуарларына алмый. Димәк, алар хәзерге көн өчен ят. Бу – иҗат кешесе өчен фаҗига.


Р.Вәлиев остазы Т.Миңнуллин белән күп еллар янәшә барды. Сөйләшүләре, фикер алышулары бихисап булгандыр. Дөресен әйткәндә, Туфан Абдулла улы аның үзеннән дә бик күпне өйрәнде дип беләм. Мин, республика парламентында байтак еллар алар янәшәсендә торган кеше буларак, моның шулай икәнлеген үз күзләрем белән күрдем. Р.Вәлиев тә, өлкән каләмдәше кебек үк, иҗатының идеологик ягын гомумкешелек карашларына нигезләве сәбәпле, әсәрләренең гомерен үз кулы белән чикләүдән ерак торды. Хәтта шул көннәр мохите таләп иткән мәүзугларга мөрәҗәгать иткәндә дә яшь автор төп тормыш принципларына тугры калды.


Әйтик, җитмешенче еллар ахырында ул «Яшисе килә» повестен язды. Әсәр, хәрби өйрәнүләр вакытында боҗрасы алынган гранатаны ыргыту өчен кешеләр булмаган буш урын тапмыйча, үз гомере бәрабәренә башкаларны исән калдырып һәлак булган Түбән Кама егете Рифкать Миргазизов батырлыгы турында. Берәү булса, бу батыр рухлы егетне комсомол тәрбиясе җимеше дип, холкы формалашуны җыелышлар, утырышлар кебек рәсми хәл-әхвәлләр чолганышында сурәтләр иде. Р.Вәлиев алай итми. Чөнки ул яхшы белә: безнең халкыбызның үз милли педагогикасы да илеңә, халкыңа, милләтеңә тугрылык саклау, алар бәрабәренә батырлык кылу сыйфатларын тәрбияли торган, гасырлар дәвамында сыналган табигый системаны тәшкил итә. Р.Вәлиев әдәби каһарманы Рифкатьнең батырлыкка килү эволюциясен нәкъ менә шуңа нигезләп күрсәтеп бара да.


Р.Вәлиевнең тормышчан җирлектә әдәби әсәр тудыру хасияте турында уйланганда, үзеннән-үзе, ераграк дәверләрдәге классикларыбыз иҗаты белән параллель үткәрү теләге дә барлыкка килә. Г.Ибраһимов «Кызыл чәчәкләр» әсәрен язганда таянган тормыш фактлары берәр талантсызрак каләм иясе кулына килеп керсә, аларны бәян итүдән бары тик идеологик схема гына килеп чыгар иде. Әмма бөек сүз рәссамыбыз шул нигездә әнә нинди сәнгатьчә камил әсәр тудырган! Р.Вәлиевнең «Яшисе килә» повестен язу тәҗрибәсе дә Г.Ибраһимовныкына охшаш. Минем үземә бу әсәр турында матбугатта беренче булып сүз әйтү насыйп булды. Повесть 1982 елда Республикабызның М.Җәлил исемендәге яшьләр премиясенә лаек булды, шулай итеп, аның һичшиксез уңышлы әсәр икәнлеге рәсми даирәләр тарафыннан да танылды. Гәрчә ул, алдан әйтелгәнчә, «өстәгеләр» көткән үлчәмнәргә бик сыешып бетмәсә дә.


Юкса, безнең әдәбият башында утырган түрәләр рәсми даирәләр ягына салулап китәргә генә тора. Әйтик, Р.Вәлиевнең туган авылына якын гына атом электр станциясе салына башлагач, биредә хәтта әдәби постлар булдырылды, шушы гамәлне кирәкле дип халык күзенә төртүчеләр дә табылды. Әмма халкыбыз акыллырак булып чыкты. Бүгенге генә түгел, киләчәк буыннарга да куркыныч янап торачак корылманы торгызу туктатылды. Иделе, Чулманы, Нократы булган, нефте, исәбенә дә чыга алмаслык күләмдә битум запаслары тулып яткан республикабызда энергия алуның табигый мөмкинлекләре дә зур. Моның өчен куенда Рифкать Миргазизовның гомерен өзгән граната-шартлагыч кебек куркынычны асрау ихтыяҗы юк иде. Шөкер, Р.Вәлиевне әлеге төзелешне хуплаучылар арасында күрмәдек.


Бездә КамАЗ төзелешенә багышлап сурәтләнгән кеше образларын технологик проблемалар, җыелыш-утырышлар каплап киткән әсәрләр дә язылды. Әмма аларны күпчелек очракта Чаллы төзелеше мәйданына читтән карап кына, андагы колачлылыкка ерактан хәйран калып күзәткән каләмдәшләр иҗат итте. Шуңа күрә алар вакыт сынавын үтә алмады. Р.Вәлиев исә гомеренең берничә елын шушы мохиттә уздырды, алай гына да түгел, биредәге хәл ителәсе мәсьәләләр белән әвәрә килде. Шуның өчен дә аның «Мирас» романы җирле хәл-әхвәлләр даирәсендәге кешеләрнең эчке дөньяларын, табигый халәтләрен ачуы белән аерылып торды.


Авторны борчыган мәсьәләләр зуррак: яңа каланы бу җирдә ничәмә-ничә йөз еллар элек барлыкка килгән авылларны, зиратларны бетермичә генә күтәреп булмый идеме соң? Хәер, ничек булсын! Аның генераль планын бирегә рәтләп килеп тә карамаган Мәскәү архитекторлары сызган бит. Ә менә халыкның күңел дөньясын чагылдырган, рухи мирас булып әверелгән кыйммәтләрне җимерү бернинди план-сызымсыз алып барыла. Зыятдин абзыйның гомер иткән атавыннан шәһәргә күчерелүе дә шул рухи мирасның һәлакәте буларак кабул ителә. Бу аз да түгел, күп тә түгел – Атлантиданың су астына китүе белән бер. Атлантида табигый бәла-каза нәтиҗәсе булса, Зыятдин бабай атавы – халкыбыз рухының бер бизәге – аңлы кешеләр тарафыннан харап ителә. Бөтен тирә як моңа кадәр шушындагы тегермәндә он тарттырып, ярма ярдырып, җисми һәм рухи яшәү көче алган булса, биредә барлыкка киләчәк «Иске тегермән» ресторанында исә нәрсәләр булачагын күз алдына китерү кыен түгел. «Каенсар», «Акчишмә», «Кушнарат» дип авыллар исеме белән аталган күпкатлы йортлар барлыкка килү генә бу бушлыкны тутыра алмый.


Күрәбез, Р.Вәлиев иҗатында да, сәя­сәт өлкәсендәге кебек үк, һәр мәсьәләгә халык һәм дәүләт күзлегеннән карый, алар мәнфәгатеннән чыгып эш итә. Чөнки кеше – бербөтен. Ул тормышта – бер, иҗатта икенче төрле була алмый.


Тормыш мәктәбе Разил Вәлиевкә гомер буена җитәрлек сабак бирә, бары тик күңел төпкелләрендә бөреләнгән табигый уй-фикер һәм хисләрдән торган иҗат җимешләре генә халкың өчен кирәкле һәм файдалы булуын аңлауга китерә. Шуннан башка чын, ихлас иҗат була алмый. Димәк, И.Гаспралычарак әйткәндә, уйда, эштә, иҗатта берлек кирәк. Иҗатың исә тормыштагы үз адымнарың белән ныгытылган булырга тиеш. Әмма Разил Вәлиев ясаган адымнарның күбесе гадәти түгел. Үз теләгең белән Әфган сугышы эченә барып кереп, андагы якташлар белән очрашулар, ут чолганышында калулар, Чечня һәм Ингушетиядәге хәлләрне үз күзе белән күреп язу өчен иң хәтәр урыннарда йөрүләр... Мондый тәвәккәл адымнар ясарга сәләтле шәхес бары тик соклану һәм хөрмәт хисе генә уята. Халкыбыз аны Татарстан Милли китапханәсе эшчәнлеген моңа кадәр күрелмәгән мәйданнарга чыгаруы, күп еллар буена Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының рәисе буларак, парламентта халык мәнфәгатьләрен яклап эш алып баруы өчен дә ярата, хөрмәт итә. Билгеле ки, Дәүләт Советында бу урын иң кайнары, халык күз алдында булганы, милләтебезнең киләчәк язмышы күп яктан аның эшчәнлегенә бәйле. Монда аңа ил агасы булырга, кыен хәлләрдән чыгу өчен акыл, төплелек, иман һәм иң мөһиме – халык ышанычына ия булу кирәк. Разил Исмәгыйль улында бу сыйфатларның барысы да бар. Ул алга таба да иҗатта, башка төрле иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә дә үзе булып калыр, укучыларына һәм туган халкына кирәклеген тою аны зур эшләргә илһамландырып торыр.



Фикердәшләр, мәсләктәшләр, депутатлар. Разил Вәлиев Фәндәс Сафиуллин (сулда) һәм Марат Мөлеков белән. 1990 нче еллар

Каләмдәшләр. Разил Вәлиев, Фоат Садриев
Разил Вәлиев һәм академик Миркасыйм Госманов
Дуслар. Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин
Фәнис Яруллин һәм Разил Вәлиев

Теги: Фоат Галимуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру