Их син, тормыш...Ниләр йөкләсәң дә,Үтибез бит аныАрттырып,Тартырыннан ашкан йөкне тартып,Сырты сына язган ат кебек,Ат кебек...Йөкләреңнең тирән эзе калганБезнең сабыр, чандыр иңнәрдә;Җилкәләрдә кичерд...
Их син, тормыш...
Ниләр йөкләсәң дә,
Үтибез бит аны
Арттырып,
Тартырыннан ашкан йөкне тартып,
Сырты сына язган ат кебек,
Ат кебек...
Йөкләреңнең тирән эзе калган
Безнең сабыр, чандыр иңнәрдә;
Җилкәләрдә кичердек без сине
Күперләрең ватык җирләрдә,
Җилкәләрдә...
Шундый йөрәк
Алдан әйтеп куя
Йә Вәлигә, йә бер Хәлилгә:
«Арыдым, кешем... кинәт туктап куйсам,
Гафу ит син мине, бәхиллә,
Бәхиллә...»
Кеше исә аны ишетми дә.
Күкрәп торган көнгә кергәндә,
Яки төнлә, эштән - алгы сафтан
Җырлый-җырлый кайтып килгәндә
Киерелә дә йөрәк... кинәт шунда
Туктап куя секунд эчендә.
Үлгәнен дә белми кала кеше.
Яши бирә... калган эшендә,
Яши бирә...
Ә син дә бит, йөрәк, туктарсың бер?
Ә шулай да нигә син... тыныч?
Менә шундый яшәп туялмаслык
Гаҗәп нәрсә шул син, и тормыш!
Хәсән Туфан
Фото: pixabay
Ниләр йөкләсәң дә,
Үтибез бит аны
Арттырып,
Тартырыннан ашкан йөкне тартып,
Сырты сына язган ат кебек,
Ат кебек...
Йөкләреңнең тирән эзе калган
Безнең сабыр, чандыр иңнәрдә;
Җилкәләрдә кичердек без сине
Күперләрең ватык җирләрдә,
Җилкәләрдә...
Шундый йөрәк
Алдан әйтеп куя
Йә Вәлигә, йә бер Хәлилгә:
«Арыдым, кешем... кинәт туктап куйсам,
Гафу ит син мине, бәхиллә,
Бәхиллә...»
Кеше исә аны ишетми дә.
Күкрәп торган көнгә кергәндә,
Яки төнлә, эштән - алгы сафтан
Җырлый-җырлый кайтып килгәндә
Киерелә дә йөрәк... кинәт шунда
Туктап куя секунд эчендә.
Үлгәнен дә белми кала кеше.
Яши бирә... калган эшендә,
Яши бирә...
Ә син дә бит, йөрәк, туктарсың бер?
Ә шулай да нигә син... тыныч?
Менә шундый яшәп туялмаслык
Гаҗәп нәрсә шул син, и тормыш!
Хәсән Туфан
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала