Журнал «Безнең мирас»

Һавадагы торна

Кулымда – вакыт саргайткан, еллар тузанын йоткан кәгазьләр. Дөресрәге, тарихи елъязмалар...
Беркетмә – тавышсыз магнитофон. Эшлекле сөйләшүләрне, кайнар бәхәсләрне, шапырынуларны, тәнкыйтьләрне – һәммәсен үзенә сеңдергән.
Укыйм (бу беркетмәнең бер өлеше турында язма заманында «Идел» журналының тәүге санында дөнья күргән иде)...
12 август, 1969 ел.
Татарстан Язучылар союзы идарәсенең чираттагы утырышы.
Катнашалар:
Ибраһим Гази, Афзал Шамов, Мирсәй Әмир, Валерий Синев, Әхмәт Исхак, Гази Кашшаф, Сибгат Хәким, Хатип Госман, Гариф Ахунов, Ләбибә Ихсанова, Илдар Юзеев, Риза Ишморат, Ибраһим Нуруллин, Фатих Хөсни, Лирон Хәмидуллин, Зәки Нури, Хәсән Туфан, Гамил Афзал, Марс Шабаев, архитектор Зиннуров.
Председатель – Ибраһим Гази.
Шулай итеп...
Көн тәртибендә:
1. Язучылар йорты проектын карау.
2. Балалар әдәбиятына багышланган җыелышка докладчылар билгеләү.
3. Үзбәк әдәбияты декадасы йомгак­лары.
4. 1970 елда РСФСРда үткәреләчәк татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре турында.
5. «Казан утлары» журналының чираттагы саннарын тикшерергә кешеләр билгеләү.
6. Муса Җәлил премиясенә кандидатлар тәкъдим итү.
7. Фаил Шәфигуллинны Язучылар союзына әгъза итеп алу.
8. Оештыру мәсьәләләре.
Тыңланды:
Беренче көн тәртибе буенча архитектор иптәш Зиннуров сөйли.
Иптәш Зиннуров. Язучылар йорты Карл Маркс һәм Комлев (хәзерге Мөштәри) урамнары чатында худфонд бинасы белән бер ансамбль тәшкил итәргә тиеш! Каршысында – бассейнлы сквер һәм балалар кинотеатры булачак (ошбу җөмләне укыгач, нигәдер, «Сиксәненче елдан коммунизмда яши башлаячакбыз!» дигән «канатлы сүзләр» искә төште. – Л.Л.)
Йорт үзе, нигез этажы белән исәпләгәндә, 4 катлы, тыштан караганда – өч катлы. Тимер-бетон, кирпеч һәм пыяладан салынырга тиеш.
Нигез этажында (ярым подвалда) 100 кешелек ресторан, бильярд бүлмәсе (80 м2) ишегалды ягында складлар, ике машиналык гараж күздә тотыла.
Беренче этажда 365 урынлы зур тамаша залы (ике этаж биеклегендә), иркен фойе, 60 урынлы конференц-зал, 10 мең томлык китапханә, уку залы белән яңадан 3 бүлмә һәм санузел.
Икенче этажда кунаклар өчен холл, Союз аппараты өчен эш бүлмәләре, иҗат бүлмәләре – барлыгы 9 бүлмә.
Өченче этажда «Казан утлары» һәм «Идел» (бу сүзнең астына сызылган. – Л.Л.) журналы редакцияләре.
Фикер алышулар башлана.
Ибраһим Нуруллин. Әдәби музей юкмы?
Җавап (архитектор иптәш Зиннуров). Юк. Музей башка урында булырга тиеш.
Ибраһим Гази. Милли колориты булырмы? Нәкъ менә татар язучылары йорты икәне күренеп торсын иде.
Иптәш Зиннуров. Анысы инде эскиз-проект раслангач хәл ителәчәк.
Ресторан хакында кайнар бәхәс китә. Ниһаять, «кереп-чыгып йөрергә аерым ишеге булса, ресторан кирәк», дигән фикергә киләләр.
Чү! Хәсән Туфан сүз ала.
Хәсән Туфан. Яңа проект миңа ошамый. Мин хәзерге республика китапханәсе бинасын үзебезгә сорарга тәкъдим итәм. Бер комиссия барып карасын иде аны.
Гомәр Бәширов та Хәсән Туфан фикерен куәтли.
Яңадан бәхәсләр.
Ибраһим Гази. Безнең өчен бик кечкенә ул. Иске. Аны яңадан үзгәртеп кора башласаң, матурлыгы да калмый, акча да күп китәчәк.
Мирсәй Әмир. Ни стиле, ни уңайлыгы юк. Ярамый ул безгә, иптәшләр.
Проект тавышка куела: 12 язучы – риза, 1 әдип – каршы (Хәсән Туфан), 1 аксакал – бер якка да кушылмады (Гомәр Бәширов). (Алты каләм әһеле, димәк, идарә әгъзасы булмаган. – Л. Л.)
Карар кылынды:
Язучылар йорты проектын «ярый» дип кабул итәргә. Ресторан өчен урам яктан икенче ишек тә булдырырга.
Искәрмә:
Әлеге дүрт катлы «җәннәт сарае»н Карл Маркс һәм Комлев (Мөштәри) урамнары чатыннан, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмыйсың бүген. Юк ул. Булмады да. Булмаячак та. Бассейнлы сквер да, балалар кинотеатры да юк.
Кайчандыр (1986 елның яз башларында булса кирәк) Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән алынган, берничә ел элек кенә менә дигән итеп төзекләндерелгән Татарстан Язучылар йорты бүгенге көндә Мөштәри урамында (14 нче йорт) урнашкан. Мөштәри урамындагы әлеге йортка узган гасырның башларында нигез салынган. Аның төп хуҗасы – Оконишинков дигән купец булган, диләр. (Заманында бу бинада «Идел» белән «Салават күпере» журналханәләре эшләде. – Л.Л.)
Идарә утырышы дәвам итә. Икенче көн тәртибе буенча сентябрьнең уникеләрендә булачак җыелышка докладчылар билгеләү турында Ибраһим Гази белдерү ясый...
Карар кылынды:
Балалар әдәбияты мәсьәләләренә багышланган җыелышка докладчылар итеп түбәндәге иптәшләрне билгеләргә.
1. Шәүкәт Галиев – поэзия.
2. Шамил Рәкыйпов – проза.
3. Туфан Миңнуллин – драматургия.
4. Хәмзә Зарипов – нәниләр.
5. Разил Вәлиев – поэзия.
Өченче көн тәртибе:
Үзбәк әдәбияты декадасы йомгак­лары турында Гариф Ахунов белдерү ясады. Өлкә комитетына рәхмәте зур. Үзбәкләрдән бик җылы телеграмма килде. Шул уңай белән бер фикер туды: кунакларны алып барырга ял базабыз юк. Займище белән Обсерватория арасында буш җир бар. Шуннан бер гектар аласы иде.
Карар кылынды:
Ял базасы өчен участок сорарга.
Дүртенче көн тәртибе:
Мәскәүдә һәм РСФСР шәһәрләрендә үткәреләчәк әдәбият-сәнгать хакында Марс Шабаев белдерү ясады.
Карар кылынды:
Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрен декада итеп үткәрергә. 10 көн сорарга.
Вакыты: 1970 елның май ае.
Маршруты: Волгоград, Куйбышев (хәзерге Самара), Мәскәү.
Язучылар саны: 15-20 кеше. Сос­тавын, кемнәр икәнен соңыннанрак билгеләргә. Нәшрият белән элемтәдә булып, бүләк китаплар (М.Җәлил, Г.Тукай, Г.Ибраһимов) чыгарырга.
Бишенче көн тәртибе:
«Казан утлары»ның 5-8 саннарына күзәтүчеләр билгеләү. И.Гази белдерү ясый.
Карар кылынды:
1. Зәет Мәҗитов – поэзия.
2. Кыям Миңлебаев – проза, тәрҗемә.
3. Нурихан Фәттах – проза.
4. Мәдинә Маликова – тәнкыйть.
Алтынчы көн тәртибе:
Муса Җәлил премиясенә кандидатлар билгеләү. Ибраһим Гази Шәйхи Маннурның «Муса» романын тәкъдим итте.
Карар кылынды:
1969 ел өчен республика күләмендәге Муса Җәлил премиясенә Шәйхи Маннурның «Муса» романын тәкъдим итәргә. (Бу көн тәртибендә берни аңлашылмый: Шәйхи Маннурның ни Г.Тукай, ни М.Җәлил пермияләре юк. 1969, гомумән, М.Җәлил бүләге бирелә торган ел булмый. Ул ике елга бер генә тапшырыла (1968, 1970...) – Л.Л.)
Җиденче көн тәртибе:
Фаил Шәфигуллинны Язучылар союзына кабул итү. Марс Шабаев документлар белән таныштыра. Хәсән Туфан, Нәби Дәүли рекомендацияләре укыла.
Зәки Нури. Рекомендация бирүче буларак, шуны әйтәсе килә: мин Фаил Шәфигуллинны күптәннән беләм. Бик үзенчәлекле, сәләтле язучы. Тормышның эченнән килә. Совет кешесе – гражданин турында җырлый Фаил. Үзе дә эшче. Шәһәр советы депутаты. Читтән торып университетта укый. Киләчәге зур аның. Һич икеләнүсез кабул итәргә кирәк.
Гомәр Бәширов. Без кабул итү комиссиясендә Фаил Шәфигуллин хакында бәхәсләшеп тә тормадык. Ул Союзга керергә күптән җитлеккән. Ике китабы чыккан. Һәр икесе – чын әсәрләр. Рәхәтләнеп тәкъдим итәм.
Афзал Шамов. Нинди әсәрләр язасың?
Җавап (Фаил Шәфигуллин): Яңа шигырьләр китабымны нәшриятка тапшырдым. В.И.Ленинның 100 еллыгына поэма язам хәзер.
Карар кылынды:
Яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Язучылар союзына әгъза итеп кабул ителә.
Сигезенче көн тәртибе:
Оештыру мәсьәләләре.
1. Фатих Хөсни яңа повесть язу өчен Мөслимгә бер айлык иҗат командировкасы сорый.
Карар кылынды:
Язучы Фатих Хөснигә яңа повесть язу өчен Мөслим районына бер айлык иҗат командировкасы бирергә. <…>
Язучылар союзы идарәсе председателе Ибраһим Гази
Җаваплы секретарь өчен Марс Шабаев (имза).
Ләбиб Лерон әзерләде.

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру