Гашыйк бул син миңа,Гашыйк бул син,Вакытлыча гына булса да,Күзләремә сеңгәнСүнмәс яшьлек төсемКояш, яңгырлардан уңса да...Гашыйк бул син миңа —ЙөрәгемдәБеркем кагылмаган хисләр бар.Күзләремдә минем,Бә...
Гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син,
Вакытлыча гына булса да,
Күзләремә сеңгән
Сүнмәс яшьлек төсем
Кояш, яңгырлардан уңса да...
Гашыйк бул син миңа —
Йөрәгемдә
Беркем кагылмаган хисләр бар.
Күзләремдә минем,
Бәлки, син күрерсең,
Уңмый торган җете төсләр бар.
Гашыйк бул син миңа —
Читләп үтмә,
Күп үттеләр инде җил кебек.
Мин тын тордым...
Менә сине күргәч кенә
Мин талпынып куйдым,
Җилкeнeп.
Гашыйк бул син миңа —
Үкенмәссең...
Вакытлыча гына...
Китәрсең...
Тик бер генә язга минем күңелемне
Чәчәк тулы бакча итәрсең...
Гашыйк бул син миңа...
Ренат Харис
Фото: pixabay
Гашыйк бул син,
Вакытлыча гына булса да,
Күзләремә сеңгән
Сүнмәс яшьлек төсем
Кояш, яңгырлардан уңса да...
Гашыйк бул син миңа —
Йөрәгемдә
Беркем кагылмаган хисләр бар.
Күзләремдә минем,
Бәлки, син күрерсең,
Уңмый торган җете төсләр бар.
Гашыйк бул син миңа —
Читләп үтмә,
Күп үттеләр инде җил кебек.
Мин тын тордым...
Менә сине күргәч кенә
Мин талпынып куйдым,
Җилкeнeп.
Гашыйк бул син миңа —
Үкенмәссең...
Вакытлыча гына...
Китәрсең...
Тик бер генә язга минем күңелемне
Чәчәк тулы бакча итәрсең...
Гашыйк бул син миңа...
Ренат Харис
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала