Журнал «Безнең мирас»

Фронтовик-шагыйрь Әюп Гәрәй: «Минем кебек беркем сагынмас...»

Балачагым, яшьлегем үткән, хезмәт юлымны агроном булып башлаган хәзерге Тукай районындагы Иске Дөреш авылында туган шагыйрь Әюп Гәрәй турында мин 2000 нче еллар уртасында гына белдем. Аның хакында укытучылырыбыз да, авыл кешеләре дә сөйләмәде. «Якты юл» газетасы гына 2012 елның 22 февраль санында журналист Хәмит ага Мөхәммәтшинның Әюп Гәрәй турындагы мәкаләсен чыгарды. Татар энциклопедиясенең икенче томында шагыйрь хакында кыскача мәгълүмат бирелде.

 

Әюп Гәрәй – Һади Такташның якын дусты, фронтовик-шагыйрь, журналист, Ватанны фашист илбасарларыннан азат итүдә аяусыз сугышкан гап-гади солдат. Ул 1910 елның 22 апрелендә Иске Дөреш авылында мулла Мөхәммәтгәрәй Шакирҗан улы Кормашев (1863-1916) гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе вафатыннан соң, бу гаилә бик кыен хәлдә кала. Тетрәткеч революция, Гражданнар сугышы елларында ул коточкыч фәкыйрьлек кичерә. Үзе күргән михнәтләр турында яшь шагыйрь «Яшьлек җырларым» шигырендә (1927): «Нужаны күргән, вокзалларда, салкын урамнарда аунаган чагым», – дип яза. Ачлыктан шешенеп үлгән сеңлесе Фатыйманы бик кызгана: «Алтмыш бала бергә күмелгәннәр балчык астына...»; «Күп тә үтми әни үлде... мин детдомга», – ди. Шулай итеп, Әюпнең әнисе, сеңлесе ачлыктан вафат була, үзе дә чак кына үлми кала.

 

Ятим калган Әюпне Алабуга шәһәрендәге балалар йортына тәрбиягә бирәләр. Ул китаплар укырга ярата, әдәбият белән кызыксына. Үзе дә каләм тибрәтә: хикәя һәм шигырьләр яза. Яшь язучының Алабуга педагогия техникумында укыганда «Азат хатын» журналында «Буранлы таң» исемле хикәясе басылып чыга. Ул чакта журналның әдәби сәркатибе булып эшләгән Һади Такташ Әюпнең әдәби талантына игътибар итә, аңа яңа шигырьләр иҗат итәргә киңәш бирә.

 

1930 нчы елларда әдәбиятка яңа гына аяк баскан яшь һәм башлап язучы әдипләргә Һади Такташ шигъриятенең тылсымлы тәэсире көчле була. Яшьләр, күпләп, аңа тартыла башлый. Шулар арасында Әюп Гәрәй дә була. Бик тә кешелекле, гади һәм ачык күңелле, ярдәмчел Такташ Әюпнең беренче шигырьләреннән үк, аның өметле әдип икәнен танып, ярдәм кулы суза, әсәрләрен укып, аларны камилләштерергә булыша.

 

Техникумны тәмамлаган Әюп Гәрәй авылда укытучы булып эшли, иҗатын дәвам итә: газета-журналларга мәкаләләр, очерклар һәм шигырьләр яза. 1930 елда аның «Истәлекләр» исемле беренче китабы 8 мең тираж белән Мәскәүдә басылып чыга. Бу кечкенә генә (31 бит) җыентыкка 9 хикәя тупланган. Аларда авылдан китеп каладагы заводфабрикаларга, шахталарга, нефть чыгару промыселларына килгән татар эшчесенең авыр хезмәте, тормыш-көнкүреше тасвирлана. Хикәяләрдә хезмәт иясенең рухи үсешенә, алга китүенә комачаулый торган тискәре гадәт-күренешләр – эчкечелек, отышлы уеннар, әхлаксызлык тәнкыйтьләнә.

 

Шул ук 1930 елда Мәскәүдә әлеге әдәби парчаның икенче басмасы да дөнья күрә. Сәбәбен китапка кереш сүз язган Г.Байәмбәтов: «Татар телендә эшче масса укырлык матур әдәбиятның азыгы», – дип аңлата.

 

1931 елда Әюп Гәрәйнең балалар өчен язган 15 битле, төсле, бай иллюстрацияле «Пионерлар килделәр» исемле шигырьләр җыентыгы Казандагы «Яңалиф» нәшриятында 10 мең тираж белән басылып чыга. Әюп Гәрәй Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасы белән даими хезмәттәшлек итә. Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Татарбашкорт үзәк бюросы органы буларак, татар телендәге бу көндәлек газета 1918 елның сентябрендә Казанда нәшер ителә, ә инде ноябрь аеннан Мәскәү каласына күчерелә.

 

Мәшһүр шагыйрь Һади Такташ та «Эшче» газетасында шигырьләрен, мәкаләләрен бастыра, редакция хезмәткәрләре белән хат языша. «Эшче» редакциясе хезмәткәре Шиһаб Шәһретдинов (1904-1941), Такташның газетада басылган бер шигырен бер дәлилсез нахак тәнкыйтьләп, авторын уң буржуаз юнәлештә гаепләп мәкалә чыгара. Һ.Такташ редакциягә язган хатында хәсрәт «тәнкыйтьче»гә җавап итеп: «Мин үземнең тәнкыйть ителүемә каршы кеше түгел. Ләкин мондый гакылсыз, укучыларны ышандыра алмый торган чыгышларны нормаль дип саный алмыйм», – дип яза.

 

Мәскәүдә «Эшче» газетасы редакциясендә эшләүче шагыйрь Мансур Крыймов Әюп Гәрәйне газетага әдәби хезмәткәр итеп чакыра. Яшь талант җиң сызганып эшкә керешә. Кызыксынган укучыга Мансур Кәрим улы Крыймов турында кыскача мәгълүмат та биреп үтим. Ул 1898 елда Татарстанның хәзерге Апас районының Чүри-Бураш авылындагы ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1918 елда яза башлый. 1920 нче елларда Казан һәм Мәскәү көндәлек матбугатында чыккан шигырьләре, мәкаләләре белән таныла. Соңрак поэмалары, күпсанлы җырлары, маршлары, декламацияләре тупланган ике дистәдән артык китабы дөнья күрә. Мансур Крыймов утызынчы еллар ахырында Мәскәүдән Уфага күчә, Сталин репрессиясенә дучар булып, 1938 елның 1 августында Уфа төрмәсендә атып үтерелә.

 

Ә Әюп Гәрәй һаман белемгә омтыла. Ул Мәскәүдәге Чит телләр институтына укырга керә, инглиз һәм алман (немец) телләрен өйрәнә. Шагыйрь, шул чорда кичергән күтәренке хисләрен, уйлануларын «Межасыз шигырьләр» (Мәскәү, 1932, 90 бит, тиражы – 8000 данә), «Яз» (Казан, 1936, 60 бит, тиражы – 4000 данә) исемле шигырьләр җыентыкларында үтемле итеп тасвирлап, китап укучыларга тәкъдим итә.

 

Шагыйрьнең башлангыч иҗаты бик катлаулы. Ул язучылар, әдәбият әһелләре өчен аеруча кыен булган утызынчы елларга туры килә. Бу чорда әдәбиятка коммунистик идеология көчләп тагыла, әдипләр иҗатына социалистик реализм дип аталган тышау бәйләп, уйдырма таләпләр куела. Шигъриятнең сәнгати мөмкинлекләре чикләнә, чынбарлыкка объектив, тәнкыйди караш тыела, юкка чыга. Нәтиҗәдә, табигать лирикасы өстенлек алып, популярлаша башлый.

 

1929 елда бераз вакыт Һади Такташ әсәрләре дә матбугатта күренми тора. Яшь шагыйрьләр, укучылар моңа гаҗәпләнеп, ни өчен язмавын сорап үзенә дә мөрәҗәгать итәләр. Яшь шагыйрь Әюп Гәрәй дә читтә калмый, шигырь язып матбугатта чыгара:

 

«Урамнарда күпме эзләсәң дә,

Такташ баскан эзләр табылмас,

Шашкын йөрәкләрнең шат җырчысын

Минем кебек беркем сагынмас...

Ник язмый ул?

Әллә

Кайгыларын күрсәтмәскә телиме?

Әллә шатлыкларын яшереп,

Бездән качып,

Үзе генә шашып йөриме?»

 

Җавап озак көттерми. Такташ шул елның декабрендә үк «Җавап» шигырен яза һәм эпиграф итеп Әюп Гәрәй шигыренең беренче өлешен куя. Шигырь «Безнең юл» журналының 1930 елгы 1 нче (гыйнвар) санында басылып чыга:

 

«Ә мин җырлый алмыйм бүгенгене,

Шулай ярты юлда ардыммы,

Зур елларның бөек борылышында

Ыргытылып читтә калдыммы?..

А, юк!

Бу – тик болай,

Бу тик әле

Алга бару өчен тукталу;

Күтәренке тавыш алган чакта,

Бераз гына туктап тын алу...»

 

Әюп Гәрәй шигырьләрен остазы, фикердәше Һ.Такташ стилендә иҗат итә. Аның дә шигъриятенә нәфис лиризм, төрле хис-кичерешләр хас. Аларда мәхәббәткә мәдхия җырлана. Менә Әюп Гәрәйнең «Яз шатлыгы» (1930) шигыреннән бер өзек:

 

«Безнең кызлар шаян, акыллы,

Шәһәрләрдә укый күбесе,

Шулар арасында

Бик сөйкемле

Кара күзле бер кыз күрерсез...

Менә ансы минем дус кыз булыр,

Күзләре аның шаян карыйлар!..

Мин яшермим инде уртак серне,

Ачуланма, матур Разия!

Их, ул матур кызны

Онытып булмас...

Җырлар язам,

Сагынам үзеңне,

Мин сагынсам, кайнар сагынам,

Ярсып көтәм күрешү шатлыгын,

Шуны сизеп кошлар кагына...

Ялгыз сагыну тәмле була икән,

Алда булса күрешү шатлыгы.

Тагын безне сагынып каршы алыр,

Дулкынланган иген басуы».

 

Шагыйрь туган җиренә, туган ягындагы Чулман елгасы буйларына, Татарстанга, аның гүзәл табигатенә, үз халкына гашыйк. Ул, аларны зурлап, дан җырлый. «Еллар һәм җырлар» дигән шигырендә (1957) мондый юллар бар:

 

«Җырларымда калган

Чәчәкләргә чумган урман юллары,

Ташкын тургай моңы, иген басулары,

Мине шагыйрь иткән Кама буйлары».

 

Югары белемле, чит телләрне дә яхшы белгән Әюп Гәрәй Улан-Удэ шәһәрендәге педагогия институтында укыта башлый. Кызыл Армиядә хезмәт итә. Әмма ул, мулла улы буларак, НКВД органнарының махсус күзәтүендә гомер кичерә. Ә алар, дин әһелләрен юк итү белән генә чикләнеп калмыйча, бер гаепсез балаларына да «халык дошманының улы, кызы» ярлыгы тагып, җәзага тарта. Миһербансыз Сталинның репрессиясе Әюп Гәрәйне дә иректә калдырмый. Совет хакимиятенә теләктәш булып, илдәге уңай яңарышүзгәрешләрне хуплап иҗат итсә дә, аны зинданга ябалар.

 

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк шагыйрь фронтка җибәрелә. Әмма аңа Берлинга барып җитү насыйп булмый. Бөек Җиңүгә бик аз вакыт калгач, Әюп Гәрәй 1945 елның гыйнварында каты яралана һәм госпитальдә дәвалана. Шул хәлдә дә ул иҗатын дәвам итә. Шагыйрьнең үзе кичергән канкойгыч сугыш вакыйгаларын, дәһшәтле бәрелешләрне, күптөрле гыйбрәтле хәлләрне тасвирлаган «Һөҗүмдә» поэмасы «Совет әдәбияты» журналының 1945 елның декабрь санында басылып чыга.

 

Поэманың эчтәлегенә дә күз салыйк. Илебезне фашист илбасарыннан азат итеп, инде Польша җирендә җиңүләргә ирешкән Кызыл Армия сафында сугышкан лирик герой Әюп Гәрәй «ят урманда» оборона корган, яхшы коралланган, ут яудырып торган вәхши дошманга каршы аяусыз сугышларда катнаша, шунда яралана. Бу поэма – солдат поэзиясенең матур бер үрнәге. Фронтовик шагыйрь һөҗүмдә үз башыннан үткән драматик кичерешләрне, үзенең рухи халәтен, яшәү һәм үлемгә мөнәсәбәтен, сугышның ачы хакыйкатен җанлы итеп, объектив гәүдәләндерә:

 

«Мина улап килә туры безнең өскә,

Җиргә төшеп ярыла шомлы ухылдап,

Актаралар җирне авыр снарядлар,

Утлы уклар оча янда чыкылдап».

 

Сугыш корбансыз булмый. Поэманың лирик герое шагыйрь-солдатның коралдаш дусты, япь-яшь якташы, Идел егете очып килеп шартлаган минадан һәлак була. Ни кызганыч, ә бит Бөек Җиңүгә, сугыш бетүгә бары өч ай калган була.

 

«Эт шикелле һаулап мина якынлашты,

Үлем китергән күк булды ул безгә.

Мина ухылдады безнең янда гына,

Мин дә, иптәшем дә күздән югалдык.

Шуышып кына барып иптәшемә бактым,

Ах, ни булган аңа, ничек үзгәргән!

Тынып калган иде шулай мәңгелеккә,

Ташкын язлар егете Идел буеннан», –

 

дип әрнеп яза ул.

 

Шагыйрь һәлак булганнарны онытмаска өнди:

 

«Юк, үтермәм аны — окопташ дустымны,

Аның истәлеген саклый белермен!»

 

Солдат дусты белән хушлашкач, шагыйрь аның үлеме өчен дошманнан үч алырга ташлана:

 

«Мин кузгалам алга, синең каның өчен

Дошман җанын даулап, сугышып йөрергә.

«Урра!» – кычкырдылар шунда иптәшләрем,

Кушыла алмадым ләкин алар тавышына.

Кинәт күкрәгемә авыр җил бәрелде,

Кайнар фонтан үтте күкрәк аркылы,

Бөгелеп җиргә аудым, тыеп тора алмыйча,

Ашыгып-ашыгып аккан җылы канымны».

 

Каты яраланган Әюп Гәрәй яшәү өчен көрәшкәндә туган ягын, Татарстанны күз алдына китереп, аңа олы мәхәббәтен, күңел түрендә сакланган ут һәм сагыну хисләрен ачып сала:

 

«Өзелеп сагындым да үткән елларымны,

«Сибелә чәчәк» көен тыңлыйсым килде.

Булмасмыни инде, күреп булмасмыни

Татарстан илен, Идел буйларын?

Тыңлап булмасмыни моңлы-зарлы итеп

Кызлар җырлый торган татар җырларын?

Күреп булмасмыни тагын бер генә көн

Такташ җырлап узган Казан урамын?..»

 

Бәхеткә, каты яраланган солдатка «мәхәббәтле зәңгәр күзле», «җылы куллы» шәфкать туташы ярдәмгә килә, аны носилкага салып алып китәләр, ә яшәү һәм җыр дәвам итә...

 

Әдәбият белгече, шагыйрь Зәет Мәҗитов (1927-2000) әлеге поэмага югары бәя бирә. «Ә.Фәйзинең «Дулкыннар ни сөйли?», «Туу сулышы» поэмалары, С.Батталның «Капитан Гастелло», «Әкият һәм тормыш турында», Ә.Гәрәйнең «Һөҗүмдә» дигән әсәрләре сурәтләү алымнары ягыннан балладага бик якын торалар. Ләкин алар чынлыкта героик поэмалар төркеменә керәләр. Аларга, сугыш чоры героикасына бәйле рәвештә, фронт батырларының характерын яисә вакыйганың киеренкелеген күрсәтү максаты белән, балладага хас сурәтләү сыйфатлары салынган», – дип яза ул.

 

1957 елда иҗат иткән «Еллар һәм җырлар» шигырендә Әюп Гәрәй:

 

«Туган җирем, аңла!

Еллар узган саен,

Туган туфрак тарта һаман көчлерәк,

Яңа җырлар өчен

Синең туфрагыңнан

Яңа яшәү азыгы сорый гакыл һәм йөрәк», –

 

дип сагынып искә ала туган ягын һәм яшьлек елларын шагыйрь.

 

Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгы өчен ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

 

Әюп Гәрәй 1967 елда Пермь шәһәрендә вафат була.

 

 

"Безнең мирас".  №7.  Б. 64-69.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру