Журнал «Безнең мирас»

Флёра Тарханова: «ҮЛМӘДЕҢМЕ ӘЛЕ?»

🏷 Admin

Фәридәнең баскычлардан төшеп-менәрлек түгел, тигез җирдә атларлык та хәле булмауга карамастан, табиб аңа торып йөрергә, хәтта ашханәгә дә үзенә барырга кушты.

— Бүгенге көнгә кадәр ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, — диде табиб, елмаеп.

Кулыннан тотып диваныннан торгызды да бүлмә буй­лап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә, йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә?

— Йә, ничек? Бик авыр түгелме? Җиңел булмас инде ул. Йөрәк бит. Тизрәк тереләсең килсә, аякка басмый­ча булмый. Бүлмәдә генә түгел, чыгып йөрергә вакыт. Әйдә, бүгеннән башлыйбыз. Ашыкма, акрын гына йөр. Баскычтан төшкәндә-менгәндә тотын. Егыла күрмә! Туктап-туктап ял ит.

— Тырышырмын инде. Авырлыкка, әрнүләргә түзәргә өйрәнгән мин, монысына да түзәрмен, — диде Фәридә табибка. — Ахыры хәерле булсын! Тиз арада тормышка кайтырга язсын! Иң мөһиме шул.

— Ярый, Аллага тапшырдык. Әбәткә үзең барасың, ялгыз гына түгел, кеше белән йөрергә тырыш, — диде дә табиб чыгып китте.

Фәридә тагын бераз ятып хәл алды, аннан ашыкмыйча гына киенеп, бүлмәсеннән чыкты. Ярый әле икенче кат­та гына. Ул килгәндә, беренчедә урын беткән иде. Бас­кычтан төшү авыррак булды. Урамга чыккач, бераз ял итеп, һава сулап басып торды. Бу шифаханәдә күбесенчә операцияләрдән соң, нигездә, йөрәккә операциядән, ин­сульт, инфаркттан соң реабилитациягә, сәламәтлеген тергезү өчен килгәннәр дәвалана. Шуңа күрә, Фәридә кебек, ярасын тотып, бераз бөкрәя төшеп, акрын гына, ашыкмыйча гына атлап йөрүчеләр байтак иде. Фәридә, инде аякка басып, ашханәгә мөстәкыйль йөрүчеләргә ия­реп китте. Ашханәгә беренче мәртәбә килгәнгә, аны диетсестра шундук күреп алып, инде ашап утыручы өч ир-егет янындагы буш урынга алып килеп утыртты. Ярый үзе кебекләр икән әле. Кайбер кеше бик көйсез була: тегесе ярамый, монысы ярамый, матур итеп ашый да бел­ми кайчакта. Фәридә, артык нәзберек булганга, ашын да, чәен дә суырып, авызын чәпелдәтеп, әллә нинди та­вышлар чыгарып ашаган-эчкән кеше янында рәхәтләнеп тамагын туйдыра алмый, күңеле болгана башлый иде. Бәхетенә, өстәл күршеләре андый булып чыкмады.

Исәнләштеләр. Фәридәгә дә ризыкларны берәм-берәм

китереп тезделәр. Янәшәсендә утыручы урта яшьләрдәге ир, аеруча игътибар күрсәтеп, Фәридәгә әле тегесен, әле монысын алып биреп торды. Берничә көн алдан килгән булганга, инде хәлләнә, йөзе алсулана башлаган. Шуңа хәрәкәтләре дә төгәлрәк һәм җитезрәк иде.

Ашап чыкканнан соң, бергәләп саф һавада йөреп алдылар.

Матур, салкын кыш. Аяк астындагы шыгыр-шыгыр килеп торган ап-ак кар хәтерләрне яңартты. Яшь чаклардан урап кайтарды. Ак фетр итекләрдән коры карны шыгырдатып клубтан кайткан чаклары исенә төште Фәридәнең. Язга таба да суыклар каты була тор­ган иде. Мартта — шарт, дип юкка гына әйтмиләр инде, хәтта март аенда салкынлык кырык градуска җитеп, өй бүрәнәләренең шартлап ярылганы әле дә күз алдында. Элек, чынлап та, җәе — җылы яңгырлы, эссе, кышы чат­наган суыклары белән карлы, буранлы була иде.

Әлегә күп йөрергә ярамаганга, бераздан бүлмәләренә кереп

киттеләр. Кичке ашка барганчы ял итеп, көч җыеп алырга кирәк. Хәрәкәтләнү күбрәк китте бугай — тәндәге һәм эчтәге җөйләр сызлап авырта башлады, һаман шу­лай сызлап торса нишләрсең? Җитмәсә, йөрәк тигез типми — бер-икене тибеп ала да китә дулап, китә ду­лап, бераздан туктап куя, аннары яңадан аралаш тибә башлый. Операциядән шулай калды. Ул көнне исенә төшерсә, Фәридәнең чәчләре үрә тора. Шуңа күрә бу ту­рыда сөйлисе түгел, уйлыйсы да килми. Тик, уйламаска тырышсаң да, онытыламыни ул? Бар да күз алдында, бар да яңа.

 

***

Операция өстәлендә үтереп авыртудан уянып китте Фәридә. Наркозның тәэсире бетеп килә иде. Шулай да тулысынча айнымаган иде әле. Наркозны күп бирмәгез, уянмавым ихтимал, мин эчә торган кеше түгел, аракыны авызыма да алганым юк, дип, үзе әйтте Фәридә (эчкән кешене наркоз тиз алмый икән). Шуңа күрә аны чамалап кына бирделәр. Башта аңламыйча торды: бу нинди түзеп булмаслык авырту, йөрәк турысын кем казый шулай итеп?! Аның ыңгырашуын ишеткәч, йөрәккә операция ясаучы хирург:

— Уянып килә, тизрәк төгәлләргә кирәк. Иркенәергә вакыт юк, - диде ярдәмчеләренә.

Аннары, Фәридәгә мөрәҗәгать итеп:

— Ханым, бераз түзегез инде, хәзер тәмамлыйбыз. Бар да әйбәт бара, борчылмагыз, хәзер бетә. Хәзер, хәзер, - дип, аны тынычландырды.

Фәридә шунда гына үзенең кайдалыгын аңлап алды, исән калганына шатланды. Тик үтереп авыртуга ничек түзәргә?!

Пычак астында нишли ала соң ул?! Көтми һәм түзми хәле юк.

Бераздан операция тәмам булды. Фәридә инде аңында булганга, соңгы эшләрне аңа сөйли-сөйли, тынычландыра- тынычландыра башкарды табиб. Үз эшен бетереп, ясал­ма сулыш алдыру аппаратын өзгәч, Фәридәнең үзенә су­ларга кушты:

- Сулагыз, сулагыз! Инде сезнең чират.

Фәридә сулый алмый бәргәләнә, зәңгәрләнеп килә башлады. Табиблар шунда гына эшнең нидә икәнен аңлап алдылар: авыздагы тын юлларын каплап торучы марля алынмаган икән. Тиз генә аны суырып чыгарды­лар. Шуннан соң гына Фәридә үзе сулый башлады.

Бөтен эшне бетереп, реанимация бүлмәсенә кертеп салдылар. Аңына килсә дә, наркозның тәэсире көчле иде әле. Берзаман Фәридәнең аркасы таш плитәгә әйләнде, җилкә мускулларын көзән җыера: авыртуына чыдар хәл юк. Ыңгырашуын ишеткән шәфкать туташы аның янына йөгереп килде. Аны күрү белән, Фәридә:

— Спи-на, спи-на! — диюдән артыгын әйтә алмады.

Әллә баш эшләми, әллә тел әйләнми шунда.

Шәфкать туташы хирургны чакырып китерде. Ул тегеләй дә борып карады, болай да борып карады, арка­ны тишеп куелган трубканы да тартып карады — эшнең нидә икәнен аңлый алмады. Аптырагач, шәфкать тута­шы Фәридәнең аркасын тотып карады: арка мускуллары җыерылып килгән дә таш кебек каткан иде.

— Мондый арка белән пичек операциягә керттегез. Алдан бер-ике көн массаж ясарга кирәк иде, — диде та­бибка.

Табиб, кулын куеп карагач, үзе дә моңа ышанды. Нин­дидер укол ясарга кушты. Шәфкать туташы, сөйләнә-сөйләнә, кемнәрнедер сүгә-сүгә, уколны ясап китте. Шуннан соң гына Фәридә тынычланып калды, бераздан йокыга талды.

Берзаман бүлмәдәге тавышка уянып китте. Күзен ачып, тирә-юньгә күз салды: «Кайда соң мин? Ник мон­да ятам? Нинди тавыш бу?» Караса, ике шәфкать тута­шы талашып ята. Тавышны сәламәт чагында да күтәрә алмаган Фәридәнең әле яңа гына тирән җәрәхәт алган йөрәге кага башлады. Аннан соң ни булганын хәтерләми Фәридә — үлеп киткән. «Клиник үлем» диләр бу туры­да. Ярый әле хирург янәшәдә генә булган. Тиз генә ка­бат операция бүлмәсенә алып кереп, электрошок ясаган­нар. Шуның белән кабат җан керткәннәр, теге дөньяга җибәрмичә коткарып калганнар, рәхмәт төшкерләре.

* * *

Фәридә күзләрен ачып җибәргәндә, хирург та, шәфкать туташы да аның янында иде. Аңына килүен күргәч, йөзләренә елмаю чыкты.

— Менә маладис, менә рәхмәт. Куркытып та карадың безне. Башка алай борчыла күрмә, кабатланса, коткарып кала алмабыз, — диде табиб.

Йөрәк тибешеп, кан басымын үлчәде дә, канәгать ка­лып, реанимация бүлмәсеннән чыгып китте.

Ул киткәч, күзләрен ачыбрак караса, бераз читтәрәк туктаусыз тәгәрәгән яшьләрен сөртә-сөртә, куркудан һәм аны жәлләүдән агарып калган министр энесен, аның зур урында утыручы, шулай ук күзләренә яшь тулган якын дустын, елап шешенеп беткән кызын күреп алды Фәридә. Аларны күргәч, бигрәк тә кызын шул хәлдә күргәч, яңадан йөрәге авырта башлады. Аннары көч-хәл белән:

— Ләйсәнне чыгарып торыгыз. Үзегез дә еламагыз, мина авыр, - диде.

Шуннан соң кызын коридорга озатып куйдылар. Эне­се белән дусты, якынрак килеп, изге теләкләрен әйттеләр дә, артык борчымыйбыз, иртәгә килербез, дип саубулла­шып китеп бардылар.

Көн артыннан көн үтте. Ходай һәм табиблар ярдәме, кызы, туганнары, дуслары булышлыгы белән Фәридәнең хәле яхшыра барды.

Беркөнне операция ясаган хирург, кереп:

— Бер дә борчылмагыз, операция уңышлы үтте. Кан салырга кирәк булмады. Берочтан үпкәгездәге бер-ике кара тапны кисеп алдык. Бала чакта үпкә ялкынсынуы белән чирләгәнсез икән, шуның эзләре калган. Кур­кырлык бернәрсә дә юк. Боларны авыру карточкасына язып тормыйбыз. Белеп торыгыз дип кенә әйтүем, — диде.

Берничә көннән Фәридәне «Ливадия» шифаханәсенә озаттылар. Анда ул кирәкле дәва алып, аягына басып кайтырлык булып сәламәтләнергә тиеш. «Ливадия» — күптән таныш шифаханә. Аның баш табибы Луиза Григорьевна да бик әйбәт кеше. Анда һәрвакыт тәртип: дәвалау да, ашату да тел-теш тидерерлек түгел. Табибларның һәм хезмәт күрсәтүче бөтен персоналның да дәваланучыларга мөнәсәбәте һәрчак яхшы булды.

Шуңа күрә Фәридә үзенең аннан сәламәтләнеп кай­туына зур ышаныч баглады.

* * *

Кичке ашка барырга чыкса, ишек төбендә иртән янәшә утырган Рәсим көтеп тора иде. Күптән түгел генә инфаркт кичергән бу ирнең, үзен инде яхшырак хис иткәнгә, Фәридәгә рухи ярдәм булса да күрсәтеп, тор­мышка кайтырга булышу иде нияте. Бу уен үзендә генә яшереп саклады, әмма оөтен гамәле беләи Фәридәне үз

итүен, ярдәм итәргә тырышуын күрсәтте. Күрше бит, күрше хакы — Алла хакы.

Авыр минутларда, кем генә булмасын, җылы мөнәсәбәт

күрсәтсәләр (үзе дә авыр хәлдә булуына карамастан), күңел үсенә, яшисе килә башлый. Димәк, бу тормышка ул әле кирәк, аның әле бу дөньяда эшләре төгәлләнмәгән. Битарафлыктан, гаҗизлектән чыгып, дөнья гаме белән яши башлыйсың. Көчле авыртулар басып киткән җанны, тәнне дәрт биләп ала. Яшәү дәрте. Әллә ниләр эшләп ташлардай буласың. Күпме генә дәртләнсәң дә, әлегә көч-дәрман юк, бер генә нәрсә дә сиңа буйсынмый. Уйламыйчарак, кинәт ясаган һәр хәрәкәт көчле авыртуы белән тирән җәрәхәтне сиздереп тора. Боларны исәпкә алмасаң, барын да ташлап, мәңгелеккә китеп баруың да бар. Шуңа күрә һәр хәрәкәт үлчәүле, һәр адым санаулы. һәр чирнең асылын да белеп бетергән кеше юк бит әле. Кайчакларда тигез генә, бернинди сикәлтәләрсез узып бара торган чир дә бернинди сәбәпсез, үзеннән-үзе, кинәт кенә үз юлын йә сукмагын үзгәртеп җибәрергә мөмкин. Ә аның кая илтәсе билгесез.

Аның «уенда» ни икәнен кем белгән? Кайчакларда бу

үзгәреш өчен адымыңны тизләтеп җибәрү дә җитә кала. Артыгын кыландыңмы, беттең: йөрәк сикерә, кан басы­мы уйный башлый, хәл китә.

Тормыш фәлсәфәсе дә шундый: уйламыйча, ашыгып яки

үчләшеп эшләнгән гамәлнең шулай ук авыр һәм кат­лаулы нәтиҗәләргә китерүе көн кебек ачык.

Көтмәгәндә-уйламаганда, көннәрдән бер көнне Фә­ридә белән

дә шундый хәл булды. Кичке аштан соң саф һавада йөрергә чыккан җиреннән, инде ярыйдыр дип уйлап, адымнарын тизләтеп алды, баскычтан бүлмәсенә күтәрелгәндә дә туктап тормады, тыны кысылса да, то­таш адымнарга юл куйды. Шул җитә калды: бераздан башланган йөрәк сикерүе төнге унбер-уникеләргә тагын кабатланды. Бәхетенә, сөйләшеп торган тавыш ишетеп, үрмәләп булса да коридорга чыгып егылды. Коридордагылар, күтәреп алып, караватына кертеп салдылар. Берәүләр табибка йөгерде, икенчеләре аның янында кал­ды. Табиб бик тиз килеп җитте. Ул арада баш табибка да хәбәр иттеләр. Ниндидер дарулар биреп карадылар, ярдәме булмады. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, шәһәрнең 15 нче хастаханәсенә алып киттеләр. Андагы хәлләрне күргәч, Фәридәнең хәле тагын да авырайды: беренчедән, каршы алырга тиешле табиб ярты сәгатьтән соң гына төште; икенчедән, авыру тарихы, табиб язып җибәргән кәгазь булуга да карамастан, болай да үлем хәлендәге кешене тилмертеп, унбиш-егерме минут буе авыру тарихын сөйләтте. Фәридәгә аларны сөйләү түгел, сүз әйтергә дә авыр иде. Әле аннан соң да бернинди ярдәмсез ярты сәгатьләп көтеп утырды Фәридә. Ахыр чиктә, хәле китеп, утырып торган кушеткасына ауды. Шуннан соң гына кемдер, җитәкләп, бишенче катка — кардиология бүлегенә җәяү алып менеп китте. Аякларын көчкә сөйрәп, сулый алмыйча буыла буыла, ярым аңсыз менеп җиткән Фәридәне коридорга, ярыкларыннан җил өреп торган тәрәзә буендагы караватка китереп салдылар. Өстенә керләнеп һәм исләнеп беткән, җәй көне яшь ба­ланы төрә торган шакмаклы юка одеял яптылар. Шуның белән эш бетте. Берәр сәгатьтән ниндидер укол ясадылар да иртәнгә кадәр берүзен калдырып киттеләр. Табиб бер мәртәбә дә янына килеп карамады.

* * *

Төне буе йоклый алмады Фәридә. Декабрьнең иң салкын көннәре. Суык коридорда, ябыштырылмаган тәрәзә буенда, беренчедән, шакырдап катты; икенчедән, теге уколның әллә ни ярдәме тимәде; өченчедән, иртәнге сәгать унны узып китте, ник бер кеше килеп карасын. Унберенче яртылар тирәсендә шәфкать туташы, килеп, баштанаяк юка одеялга төренгән Фәридәнең бит туры­сын гына ачып карады да:

— Үлмәдеңме әле? — дип сорады.

— Исән әле, — диде Фәридә көч-хәл белән.

Шул арада коридор җанланып китте.

— Ханова кайда? Ханова кайда? — дия-дия чабыша башладылар.

Фәридә янындагы әлеге шәфкать туташы:

— Менә ул, исән әле, — дип тынычландырды теге­ләрне.

Тиз генә Фәридә янына килеп, каталкага салдылар да биш урынлы буш бүлмәгә кертеп яткырдылар. Янына тагын ике-өч хатынны керпеләр. Буш палата булган икән кичен үк. Ул арада табиб белән профессор да кереп җитте. Хәлне сорашып, ник кем икәнегезне әйтмәдегез, дип, тиз генә тегесен-монысын билгеләделәр дә, шәфкать туташлары дәвалый ук башлады. Фәридә түзмәде, көчкә телен әйләндереп, берсеннән сорады:

— Ни булды сезгә? Кичә үләргә яткырган идегез бит.

— Шуның өчен эләкте кичәгеләргә. Сезне министр энегез,

шифаханәнең баш табибы, эшегездән ниндидер нәчәлник, (зур урында эшлисез икән бит), сәламәтлек саклау министры эзләтә.

Фәридәнең шатлыгы эченә сыймады: ниһаять, кешечә

мөнәсәбәт була икән, үләргә ирек бирмиләр инде, болай булгач. Икенчедән, ачуы чыкты: кара син боларны — нинди икейөзле, ялган табиблар. Кемедер булса — карый, булмаса — егылып үл. Ходаем, мохтаҗ булып киләчәктә яңадан болар кулына эләгергә, алар ярдәменә калырга язмасын! Дәваламыйча үтерәчәкләр.

Ирексездән Карл Маркс урамындагы кардиоүзәкнең баш

табибы Гапоненко исенә төште Фәридәнең. Шулкадәр дә яхшы күңелле кеше, үзенә дәваланырга яткан һәр авы ру өчен борчылып, һәрберсенә ярдәм итәргә тырышуы белән башкалардан аерылып тора ул.

Әлеге бүлмә канатлы тараканнары белән Фәридәнең үзәгенә

үтте. Идәнне юып чыгарганнан соң француз сол­датлары кебек бөтен идәнне каплап алган бу кызыл та­раканнардан җанын хәтәр курку биләп алды: әгәр ба­рысы бергә авыруларга ябышсалар, кешедән сөякләре дә калмастыр, мөгаен. Тумбочка, өстәл, стена, түшәм тулы бу хәшәрәтләр очып-очып караватларга төшәләр, көндезен дә, төннәрен дә йоклатмыйча, тешләп интекте­реп бетерәләр. Шунысы гаҗәп: моңарчы Фәридә аларның оча алганын белми иде — аңа зур ачыш булды.

Нәрсә бу? Күрмиләрме? Белмиләрме? IO-ук, күрәләр дә,

беләләр дә, чарасын гына күрмиләр.

Иртәгесен хәл белергә кергән табибка бу хәлне сөйләп

биргәч, Фәридәне башка, ике урынлы палатага күчерделәр. Ниһаять, анда чиста һәм тараканнарсыз иде. Беренче төн анда да тынычсыз узды. Дәваланырга яткан бер алкаш төне буе коридорда акырып-бакырып, сүгенеп чыкты. Беркемгә йокы бирмәде. Тыючы кеше дә булма­ды. Бу кадәрле дә тәртипсезлектән, шакшылыктан туеп, хезмәт күрсәтүче персонал төнгә үзләренең чиста почмак­ларына кереп качалар булса кирәк. Шуңа күрә берәр зарың булса да эзләп табарлык түгел аларны. Ярый әле бу алкашның чыгар вакыты җиткән булган, тагын бер көннән соң өенә кайтарып җибәрделәр. Шулай итеп, бар да тынычлап калды.

* * *

Әбәттән соң ял итәргә яткан Фәридә кинәт палата ишеге ачылып китүгә сискәнеп куйды. Ишек төбендә Рәсим елмаеп тора. Йөзе ап-ак, үзе көчкә сулый. Кулын­да күчтәнәчләр. Фәридә караваты янындагы урындыкка килеп утырды да, өзек-өзек тын алып:

— Син мине моннан ары болай куркытма. Минем йөрәк тә бит таштан түгел, туктап куюы бар син юкта, — диде.

Аннары, яшьләнгән күзләрен тәрәзәгә күчереп, бераз тын торды да учлап даруын эчеп куйды.

— Син нишлисең, Рәсим? Үләсең бит, берьюлы бу кадәр дару эчәләрмени? — диде Фәридә, ниһаять, телгә килеп.

— Мин, бу хәлне ишеткәч, үлемнән калдым инде. Алып калдылар. Ничек борчылуымны аңлатып бирә алмыйм. Сорама да. Үзең дә күреп торасыңдыр. Синең бу хәлгә калуыңны күтәрә алмадым. Төн уртасында чыгып йөгерә идем инде, тотып кына калдылар. Аннары үзем ычкына яздым. Икенче көнне үк килә алмаганга ачуланма, яме. Гафу ит! Менә бүген генә аякта. Яттым мин дә.

— Син нәрсә, Рәсим?! Нишлисең син?! Бу араны кар ерып килергә дә кирәк бит әле. Якын җир түгел ләса. Бишенче катка ничек мендең?

— Йөгерә-йөгерә килдем, йөгерә-йөгерә мендем. Синең өчен бик курыктым, Фәридә. Әйтерсең син минем гомер буе бергә яшәгән иң якын кешем. Әгәр синең белән бер­бер хәл булган булса, артыңнан китеп бара идем, чын әгәр.

— Рәсим! Син бит, үзеңне болай егетләрчә тотып, мине дә куркытасың. Йнфаркттан соң шулай кыланырга

ярыймы? Сакла үзеңне, әле бит яшисе дә яшисе. Сүз бир, моннан ары болай күтәрелеп бәрелмим дип. Кур­кытма мине. Минем аркада сиңа начар булуын теләмим мин. Әллә миңа җиңел булыр идеме?

— Сүз бирмәсәм дә тырышырмын. Син дә үзеңне сак­ла. Ниһаять, исән-сау икәнеңне күреп шатландым. Болай булгач, аякка басасың син. Ихтыяр көчең зур синең. Бер ише җебек китеп барган булыр иде мондый хәлдән соң. Син молодец! Һәрвакыт шулай нык бул! Һәр көрәштә дә җиңеп чык, ярыймы?

— Ярар. Сиңа да шундый ук теләкләр. Сиңа китәргә вакыт, Рәсим! Хәзер табиб керергә тиеш. Башка килеп йөрмә. Тиздән үзем кайтам. Бу сиңа боерык. Әйтмичә генә киткәнсеңдер әле. Эзләмәсеннәр тагын.

— Табибка әйтем тормадым. Бер бүлмәдә тора торган егеткә генә әйттем дә йөгердем. Борчылма, эзли башла­ганчы кайтып җитәм мин.

Рәсим, урыныннан торып, Фәридә янына килде. Бе­ренче тапкыр күргәндәге кебек, күзләрен тутырып ка­рап торды. Бер утырды, бер торды. Нидер әйтмәкче булды, сүз таба алмады. Ахыр килеп, чәчләреннән сый­пап, маңгаеннан үпте дә күчтәнәчләрен тумбочка өстенә куеп чыгып китте. Ишекне япканчы борылып карады — күзләрендә яшь иде.

Рәсимнең үзе өчен болай борчылуы тетрәндерде, хәй­ран калдырды Фәридәне. Җәрәхәттән торган йөрәгенә сихәт салды, яшәү теләген арттырды. Болай булгач, сәламәтләнә ул, Аллаһы боерса. Рәсим дә иң изге те­ләкләрен теләп, сихәтләнүгә установка биреп китте. «Ул да тиз арада сәламәтләнеп, тормышка кайтсын иде, ул да бит үзенекеләргә бик кирәк, сәламәт килеш кирәк», — дип уйлап куйды Фәридә.

* * *

Берничә көннән инде шактый хәлләнеп киткән Фәридәне кире

шифаханәгә илтеп куйдылар.

Табиблар да, бергә дәваланган ханымнар да аның исән-сау

әйләнеп кайтуына сөенделәр.

Рәсимне әйтеп бетерерлек тә түгел. Фәридә хастаханәдә яткан

берничә көн эчендә ул ябыккан, талчыккан. Рәтләп ашамаган, рәтләп йокламаган. Фәридәне төшке аш ва­кытында өстәл янында күргәч, барган җиреннән туктап калды. Озак итеп карап торды. Аннары, тиз-тиз килеп, Фәридәне аркасыннан кочып, чәчләреннән үбеп алды. Бар кеше дә аның Фәридә өчен нык борчылып йөргәнен белгәнгә, бу хәлгә тиешле нәрсә дип кенә карады, беркем дә гаеп итмәде. Өстәл янында утыручыларның икесе кай­тып киткән иде инде.

Рәсимнең мондый игътибарына күңеле булган Фәри­дә:

— Мин булмаган арада кеше азайган икән. Безнең партиянең күбесе киткән. Яңалары да килеп өлгергән, — дип кенә әйтә алды.

— Фәридә, — диде Рәсим, янына килеп утыргач, — иртәгә миңа да китәргә. Мин өченчекөн үк китәргә тиеш идем инде. Син кайта дигәч, тагын ике көнгә озайттым. Сине күрмичә китәсем килмәде. Синсез монда яшәгән бер атна минем өчен күтәрә алмаслык газап булды. Табиб та ачуланып бетерде: ул кадәр кайгырырга ярамый, үз хәлең дә хәл бит әле, ди. Нишләтим соң җанымны, йөрәгемне — сыкрый да тора, сыкрый да тора. Сине юксынудан бит ул. Югалтам дип куркудан. Саклый алмадым мин сине, ачуланма, зинһар. Югыйсә, син күземә күренү белән, бу вазифаны үземә йөкләгән идем: бу чибәр хатынны моннан тергезеп җибәрергә кирәк дип. Булмады. Инде үз көчеңә генә таянырга кала. Бер киткәч, монда килеп йөри алмам. Мине әлегә өйдән чыгармаслар. Җитмәсә, кыш көне. Машинага да утырып булмый әле.

Фәридә түзмәде:

— Нинди машина? Нинди йөрү әле сиңа? Өеңдә, ишегалдыңда йөрергә була әле, кирәк тә, ә менә шәһәрнең бер читеннән икенчесенә чыгып китү, тукталышларда басып тору, селкенә-селкенә автобуста килү синең өчен түгел, сәламәт кешегә дә җәфа. Уйлама да хәтта. Иң әүвәл сәламәтлек. Бу хәлләрдән исән-сау калырга кирәк, кабатланмасын өчен күп көч куярга туры киләчәк. Ишет­сен колагың — өеңдә генә ят, өй тирәсендә генә йөр! Аңлашылдымы?

— Бу кадәр ачуланма инде, Фәридә! Синең сүзләрне боерык итеп кабул итәм итүен, әмма бер нәрсәгә кар­шы килмә: икебез дә ныклап аякка баскач, һичшиксез күрешәчәкбез. Аңарчы телефон аша хәл белешеп тора­чакбыз. Әйе бит?!

— Сүз дә юк, хәлләрне белешеп торырбыз.

Төшке ашны ашап, урамга чыкканда, икесе дә моңсуланып калган иде. «Иртәгә Рәсим китә, миңа тая­ныч калмый. Аннан башка күңелсез булыр инде», — дип уйлап алды Фәридә. «Мин киткәч, кемгә таяныр инде. Ичмасам, таныш-белеш тә юк, кушып кына калдырыр идем» — Рәсимнең башына килгән уй шул булды. Хет бүген кадерләп калыйм дип, Фәридәне култыклап алды да шифаханә бакчасына таба алып китте. Уртак әрнүләр булган, инде дус дип әйтерлек кешеңнең терәген тоеп, саф һава сулап йөрүдән дә рәхәт нәрсә юктыр мондый чакта. Фәридәнең башында әллә нинди матур фикерләр туа башлады. Яшь чаклары кабат исенә төште.

...Тирә-якта ап-ак кар көртләре,

Карлы сукмак илтә үрләргә.

Йөрәкләргә җылы наз йөгерә

Кагылып кына киткән иңнәрдән.

 

...Әй, гомерләр! Тормыш гүзәллеген

Күрмичә дә калдык бит әле.

Яшисе бар, кадерләрне белеп,

Ашыктырма, Тәңрем, көт әле!

Озын гомер бүләк ит әле!

Шигырь юллары булып төшкән шушы уй-фикерләрен Рәсимгә дә әйтә барды. Рәсим гаҗәпкә калды.

— Синең мондый сәләтең дә бармыни? — диде. — Бел­мәгән идем. Шәп, шәп!

Кинәт кенә иелеп, Фәридәнең маңгаеннан үбеп алды.

Аерылышу алдыннан була торган халәт: күңел төшен­ке, ни турында сөйләшергә белмисең. Бераз йөргәч, арып, бүлмәләренә менделәр. Ял итәргә кирәк.

Кичке ашка барырга җыенып кына торганда, кемдер ишек шакыды.

— Керегез, ачык, — диде Фәридә.

Рәсим килеп керде. Йөзендә борчылу, дулкынлану.

— Фәридә, мине алырга улым килгән, машинасы белән. Иртәгә килә алмыйм, командировкага китәм, ди. Шуңа бүген алып кайтырга булган. Хуш, Фәридә! Үзеңне сак­ла. Без күрешәчәкбез, исән генә булыйк. Мин киттем. Сиңа шылтыратырмын, табиб аша. Башка телефон юк монда. Син дә шылтырат, яме, — диде дә маңгаеннан үбеп чыгып китте.

Фәридә:

— Ярар, ярар, исән-сау кайтып җитегез, — дип кал­ды. Шулай тиз арада кызулан саубуллашырбыз дип уй­ламаган иде. Кичен иркенләп сөйләшеп утырырбыз дип ниятләгәннәр иде. Ходай язмаган, күрәсең.

Кичке ашка үзе генә китте Фәридә. Үзе генә кайт­ты. Беркем белән дә сөйләшәсе килмәде. Кайту белән төренеп ятты да уйларына чумды. Шулай уйлый-уйлый йокыга да китте.

Икенче көнне дә, өченче көнне дә үзе генә йөрде. Хәле яхшыра төшкән иде. Ашату әйбәт, саф һава. Табиблар көненә берничә мәртәбә тикшереп торалар. Күңеле генә тыныч түгел: уенчыгын югалткан бала кебек шыңшый- шыңшый, нидер эзли, таба гына алмый.

Рәсим киткәч яшәгән берничә көн эчендә үзеннән башка аңа ничек авыр булганын, ниһаять, аңлады Фә­ридә. Күңелен бушатыр, бераз гына булса да ты­нычланыр өчен хат язарга утырды. Ул аны Рәсимгә җибәрмәячәк, билгеле. Аның тынычлыгын бозмаячак, сәламәтлегенә зыян салмаячак. Шуңа күрә үзендә генә саклаячак. Очрашу насыйп булса, бәлки, кайчан да булса бер күрсәтер.

«Рәсим!

Хат язарга булдым әле сиңа. Җаным тынычлан­масмы дип. Әле генә табибтан кайтып кердем. Ятим кеше кебек әйләнгәләп йөрдем-йөрдем дә, күзләремә — яшъ, күңелгә моң тулып, кабат урамга чыгып киттем. Анда да син юк: баскычтан култыклап төшерүчем, җайлап кына тотып алып менүчем — син юк. Ашханәдә синең урыныңда инде башка берәү. Миңа сүз кушып караган иде, коры гына җавап бирдем. Кәеф төшенке, сөйләшәсе дә, син утырган якка борылып карыйсым да килми: күңелем тулып, күзләремне яшь пәрдәсе каплар да кеше алдында оятка калырмын дип кур­кам. Мине белгән, хастаханәгә эләккәнче бергә йөргән халык әүвәл минем хәлне, аннан сине сораша. Миңа авырдыр дип уйламый. Сиңа, синең миңа булган гаять итагатьле мөнәсәбәтеңә шулкадәр ияләнгәнмен икән, бөтен җирдән сине эзлим. Миңа син җитмисең, ел- маюлы карашың, минем сәламәтлегем өчен борчылуың җитми. Нык авыр миңа. Сиңа да шулайдыр дип уй­лыйм. Син дә, бәлки, шулай юксынасыңдыр, мине эзли­сеңдер. Бүлмәмдә дә синең тавышың яңгырамый инде. Тыйнак кына ишек шакып, читенсенеп кенә, оялып кына килеп керүләрең гел истә. Ярый әле күңелне ты­нычландырырга минем белән бер үк вакытта килгән берничә кеше бар. Алар белән сөйләшкәлим. Калганна­ры чит-ятлар.

Бүген 29 декабрь. Тиздән Яңа ел. Көн гаҗәеп матур. Агачларны кар сарган. Фотога төшәр өчен искиткеч матур урыннар оар. Әмма син булмагач, фотога да төшәсе килми. Урман эчендәге сукмактан йөреп кай­тасым килә, анда да бик матурдыр. Ялгыз шикләндерә, теләк тә юк ялгыз йөрергә. Синең хәлеңне белер өчен вакыт-вакыт сиңа шылтыратып аласы килә, үземне тыеп калам. Табиб аша шылтыратырга була бит югыйсә. Бу көннәрдә мин шуны аңладым: һәрвакыт, бигрәк тә авыр көннәрдә, таяныч булырлык дусларның булуы зур бәхет икән.

Өйгә кайткач, бар да онытылыр, бәлки. Өй мәшә­катьләре, эш. Ходай кушып, тиздән эшкә чыга алырлык булсам иде. Эш йөрәктәге яраларны тизрәк төзәтер, сагынуларны да киметер кебек тоела. Гел аралашып яшәмәгәч, дуслык та бетәр инде.

Менә хәзер миннән калып яшәгән атнаңда ниләр кичергәнеңне яхшы аңлыйм мин. Кая барып бәрелергә белмисең, күңел тула, йөрәк яна икән. Хәлемне үзем генә белдем, дигән идең, мин, ничек яшәдең, дип со­рагач. Син инде өйдә. Өй шартлары бөтенләй икен­че. Инде тынычлангансыңдыр. Сәламәтлегең дә ныгып барадыр. Синең өчен борчылмаска да буладыр, бәлки. Алай булса, мин шатланам гына. «Аллага шөкер!» дип кенә торырмын. Иң мөһиме: сәламәт булу...»

Хатын төгәлләп бетерә алмады Фәридә, бүлмәгә кыз­лары килеп керде. Хәл белергә килгәннәр. Алар белән чәйләп сөйләшеп утырганнан соң, озатырга чыкты. Эш кешеләре бит — кызу тоталар.

Балалары киткәч, ашыкмый гына, нинди авыр хәлләрдән дә исән калуына шатланып, күкрәкләрен ту­тырып салкын саф һава сулый-сулый, аллея буйлап ки­теп барды Фәридә.

Салкын карны шыгырдатып, уйларына чумып йөргәндә, аңа янә шигырь юллары килеп иреште:

Кайтып киләм кышкы юллар урап —

Көтә бары синең күләгәң.

Әмма бер моң һаман яңгырый күк

Икәү бергә утырып көйләгән...

 

Котылмакчы булам бу уйлардан —

Боерыкларны йөрәк үтәми.

Синең сурәт, тынычлыгым алып,

Уйларымда йөри үтәли.

Боларны сөйләргә янында Рәсим үзе юк инде. Кай­чан да булса очрашсак, һичшиксез сөйләп күрсәтермен дип, хәтеренә уеп куйды Фәридә. Бер-ике көннән, сәламәтлекне тергезү вакыты чыкканга, Яңа ел да килеп җиткәнгә, үзе дә кайтып китте.

2010

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру