Журнал «Безнең мирас»

Фәннур Сафин (1948-1992) шигырьләре

Җырчы

                                                             Илһам Шакировка

 

Салкын акыл белән кайнар йөрәк,

Имән белән давыл алыша.

Мәңгелек гамь белән битарафлык,

Дулкын белән дулкын ярыша.

 

Корылык белән яңгыр тамчылары,

Ашлык белән ачлык тартыша.

Көн корабы баткач төн-диңгезгә,

Төн, җиңдем, дип, ләкин ялгыша...

 

Төн диңгезен кичеп чыга кояш,

Яшәү белән үлем сынаша...

...Башын тоткан җырчы,

Ничек барын

Сурәтлим, дип, гади җыр аша?!.

 

 

Фәрит Яруллин ядкяре

 

Кырык өчнең көзге бер таңында

Әткәсенең бөек «Тукай маршы»,

Ә аннары... Сәйдәш моңнары

Сугыш җиле канатында

Очып кайткан сүзне тыңлады.

 

Үкседе җил, үксеп талпынды моң,

Бәргәләнеп очты, илереп!

Аһ, бу утлы сугыш җиле үтте

Күпме хыялларны җимереп!..

 

Ә ул хәбәр шундый ачы иде:

«Газиз Фәритегез юк инде...»

Көннәр узгач,

Тик «Шүрәле» җиңде

Кара хәбәр китергән җилне.

 

Моңа кадәр күпме тылсымлы моң

Җаннарны юатып карады.

Юатты да, аннан, түзалмыйча,

Күңелгә капланып елады.

 

Ә Фәритнең якты истәлеге

Мең күтәрер әле татарны, –

Аның бит симфоник поэмалар

Иҗат итеп яшәр чаклары!

 

Күңелләрдән күчеп күңелләргә,

Бу истәлек әйдәр яктыга.

Йолдызларга кадәр күтәрелеп

Ул биеккә һаман чакыра.

 

Шул чакырудан туган якты хыял

Йолдыз нурларына төренә.

Уйлана һәрвакыт:

– Булыр микән

Менеп җитеп Хыял үренә?!

 

 

Нишләттең?!

 

Кинәт миңа арыш басулары,

киң болыннар шундый кадерле!..

Иделемә карыйм, күзләремне

алалмыйча таңга кадәрле.

 

Йөрәгемне нидер чәнчеп ала,

алтын көннәремне сагынам...

Керфектәге ут-шар аша багам

алсуланган офык ягына.

 

...Тыныч кына гомер кичкән чакта

шатлык-кайгыларны ишәйттең;

Күкрәгемдә йөрәк барын тоям!..

Мәхәббәт, син мине нишләттең?!

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру