Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фәнис Яруллин. Яшерен хәзинә

Фәнис Яруллин. Яшерен хәзинә

Безнең сөю яшерен хәзинәдәйТирән казып җиргә күмелгән.Белмәсеннәр өчен өсләренәТигез итеп туфрак сибелгән.һәм белмәс тә аны һичбер кеше,Ул күмелгән шундый тирәнгә.Өсләрендә уйный бала-чагаАуный-ауный...

Безнең сөю яшерен хәзинәдәй
Тирән казып җиргә күмелгән.
Белмәсеннәр өчен өсләренә
Тигез итеп туфрак сибелгән.
һәм белмәс тә аны һичбер кеше,
Ул күмелгән шундый тирәнгә.
Өсләрендә уйный бала-чага
Ауный-ауный яшел чирәмдә.
Бәлки анда беркөн мәйдан булыр,
Сабан туе үтәр гөр килеп.
Чабып үткән атлар тоягыннан
Очкын гына калыр сирпелеп.
Пар гашыйклар бәлки утырыр шунда,
Йөрәкләре коштай очыныр.
«Чулт-чулт» иткән үбешү тавышына
Былбыл сайраулары кушылыр.
Ул гашыйклар сөю шатлыкларын
Беркемнән дә тормас яшереп.
Көлүләре алтын тәңкә булып
Аланнарга китәр чәчелеп.
Безнең хәзинәбез калыр җирдә,
Табалмаслар - үтәр заманы.
Күпме хәзинәләр көтәләрдер
Хуҗалары казып алганны.
Безнең хәзинә дә калыр җирдә
Беркем белми торган сер булып.
Сокланырлар аңа җир өстенә
Калкып чыкса гына гөл булып.
2002.
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи