Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әй, сөю!

Әй, сөю!

Бу дөньяга бакканым син,Ялганым вә хакларым син,Җаным телгән утларым син,"Әйе"ләрем, "юк"ларым син,Туры кыйбла тотканым син,Оттырганым, отканым син,Чәчемдәге бәсләрем син,Күземдәге яшьләрем син,Яшәү т...

Бу дөньяга бакканым син,
Ялганым вә хакларым син,
Җаным телгән утларым син,
"Әйе"ләрем, "юк"ларым син,
Туры кыйбла тотканым син,
Оттырганым, отканым син,
Чәчемдәге бәсләрем син,
Күземдәге яшьләрем син,
Яшәү тәме, әчесе син -
Минем белән мәңге бергә яшисе син!
Тот кулымнан, китик әйдә дөнья буйлап!..
Шәмсия Җиһангирова
Фото: pixabay
#Шәмсия Җиһангирова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи