Кемдер дәшми шәһит китәТугры калыр өчен.Кемдер яши тугры сүзнеЯрып салыр өчен.Кемдер яши, тынычлыктаГомер үтсен, дип.Яки минем алда дөньяТездән чүксен, дип.Кемдер яши «Сөям...» дигәнБердәнбере өчен.Һә...
Кемдер дәшми шәһит китә
Тугры калыр өчен.
Кемдер яши тугры сүзне
Ярып салыр өчен.
Кемдер яши, тынычлыкта
Гомер үтсен, дип.
Яки минем алда дөнья
Тездән чүксен, дип.
Кемдер яши «Сөям...» дигән
Бердәнбере өчен.
Һәм кемгәдер күкрәгеннән
Ялкын өрер өчен...
Шул кемнәрдер өчен бу җир
Борчыла, сөенә.
...Бер карадан киенә ул,
Бер актан киенә.
Фото: pixabay
Тугры калыр өчен.
Кемдер яши тугры сүзне
Ярып салыр өчен.
Кемдер яши, тынычлыкта
Гомер үтсен, дип.
Яки минем алда дөнья
Тездән чүксен, дип.
Кемдер яши «Сөям...» дигән
Бердәнбере өчен.
Һәм кемгәдер күкрәгеннән
Ялкын өрер өчен...
Шул кемнәрдер өчен бу җир
Борчыла, сөенә.
...Бер карадан киенә ул,
Бер актан киенә.
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала