Журнал «Безнең мирас»

Җәлилнекеме соң алар?

«Безнең мирас»ның узган елгы август санында, «Муса Җәлилнең яңа табылган шигырь­ләре» искәрмәсе белән, Гобәйдулла абзый Салихов (элеккеге легиончы) Седльце концлагеренда күчереп алган алты шигырь укучылар хөкеменә тапшырылган иде.


Җәлилнең 1942 елда Седльцеда әсир тотылуы турында бернинди чыганакта да искәртелми. Ә менә икенче бер патриот-язучы – Абдулла Алишның биредә газап чигүе берничә хатирәдә телгә алына, ул гына да түгел, әдип «Тормыштан хроникалар» дигән язмасында бу хакта үзе белдерә. Г.Кадыйров истәлекләренә караганда, Җәлил белән Вустрау лагеренда очрашырга берничә ай кала ук, ягъни 1942 елның көзендә, Алиш шигъри тәлгәшләр язган, тоткынлыктан качу турында хыялланган; аның күңел җимешләре, аеруча «Туган илем – Идел-Урал» шигыре («Алиш абый җырлары» исеме астында) әсирләр арасында бик популяр булган. Кайбер тоткыннар (Г.Кадыйров, Н.Терегулов, Т.Гыймранов) Алишның ул чор шигъриятен үз дәфтәрләренә күчереп, соңрак туган илгә алып кайткан. Газыйм Кадыйров, Нигъмәт Терегулов күчергән шигырьләрнең байтагы патриот-әдипнең җыентыкларында дөнья күрде инде, калганнары Рафаэль абый Мостафинның «Җәлилчеләр» китабында (1988) «Алишка нисбәт ителгән шигырьләр» дигән искәрмә белән басылып чыкты. Күп тикшеренүләр һәм стилистик анализлардан соң эзтабар-язучы бу әсәрләрнең авторын тәгаен ачыклады һәм алар 2008 елда чыккан ике томлыкка һич шик-шөбһәсез Алиш шигырьләре буларак кертелде. Шунысы кызык: араларында Гобәйдулла абзый күчереп кайткан ике шигырь дә бар! «Почта юлын һәр көн саен таптыйм...» дип башланганы – китаптагы нөсхә белән сүзгә-сүз диярлек тәңгәл килә! «Туган ил сулары» исемлесе «Идел буе» шигыренә гаҗәеп рәвештә аваздаш... Бу шигырьне фәкать Идел-Кама буенда үскән кеше


– Абдулла Алиш кына яза ала! Рафаэль Мостафин күрсәткәнчә, шигырь моңарчы Җәлилнеке дип уйланылган...


Тагын бер нәрсә бар: Гобәйдулла абзый күчереп кайткан шигырьләрнең икесендә автор уллары турында яза. «Дустыма» шигырендә «Әткәй-әнкәй, диеп иркә күздән/ Улларыбыз күзгә бакканда...», «Сөйгән дустыма» шигырендә «Улларымның гүзәл анасы...» дип басым ясап әйтелгән. Билгеле ки, Җәлилнең бер Альберт улы гына булган, ә менә Абдулла Алишның ике дәвамчысы калган – Алмаз, Айваз, бу– әдәбиятны беркадәр белгән һәркем өчен мәгълүм. Алишның әсирлектә иҗат ителгән, горурлык хисләре белән тулы «Ике улым бар» исемле шигыре дә күпләргә таныштыр. Ул улларын өзелеп яраткан. Алишның соңгы, хушлашу хатында: «Сезнең барыгызны да кысып, кысып үбәм. Бигрәк тә Алмазымны һәм Айвазымны. Аларны укытырга тырышыгыз», – диелгән...



Ягъни, Гобәйдулла абзыйның бу шигырьләрне Седльце концлагереннан күчереп алып кайтуы һичнинди шик-шөбһә уятмый. Ләкин Җәлилнекеме соң алар?


Кабатлап әйтәм: бу вакыт, ягъни 1942 елның көзендә, Җәлил Седльце лагеренда булмаган! Югыйсә, алар Алиш белән очрашмый калмас, бу факт берәр шигырьдә яисә берәр хатирәдә, истәлектә телгә алынмый калмас иде!


Уйлавымча, төрле сәбәпләр аркасында, Гобәйдулла абзый Алишны Җә­лил дип бутаган, шул рәвешле ялгышкан, Алиш шигырьләрен «Җә­лилнеке» дип күчереп кайткан!


Рафаэль Мостафинның «Җәлил­челәр» китабыннан күренгәнчә («Ниндидер билгесез бер шагыйрь», 1988 ел, 197-201 битләр), мондый ук буталчык баштарак та булган икән. Элекке легиончы, Эстәрлетамак шәһәрендә яшәп, шунда дөньядан кичкән Тәлгат Гыймранов Едлинода чакта Берлиннан ниндидер бер кешенең килеп йөрүе, легиончылар яшәгән баракларда булуы, кемнәрнедер күреп сөйләшүе, әсәрләр укуы, дәфтәренең бараклар буенча кулдан-кулга йөрүе, кайбер әсирләрнең, шул исәптән үзенең дә, аларны күчереп алуы турында хәбәр итә. Соңыннан, Җәлил исеме бөтен дөньяга шаулый башлагач, байтагы «Җәлилнеке» дип матбугатта чыга. Монда Тәлгат абзыйның гаебе юк: «Башта өйрәнергә, яхшылап ачык-ларга кирәк әле!» – дип торуына кармастан, сенсация артыннан куучы журналист халкы, «Җәлилнең яңа шигырьләре» дип, аларны тизрәк газеталарга бирергә ашыга. Шул рәвешле, Т.Гыймранов дәфтәрендәге берничә шигырь, аерым алганда «Иркәм хаты», «Идел буе», «Минем антым», «Ана уйлары» үзгә автор исеме белән дөнья күрә, тикшерә башлагач кына дөресе – шигырьләрнең Абдулла Алишныкы булуы, кайберләренең «Идел-Урал» газетасында басылуы да ачыклана. Имзасы «А.А.» яки «Галиша» дип куелган. Рафаэль Мостафин Тәлгат Гыймрановтан татар легионына һәм шигырьләргә кагылышлы бик мөһим мәгълүматлар алып кала. «Ул больницада ятуына карамастан, без бер сәгать чамасы сөйләшеп утырдык, – дип яза бу хакта Рафаэль Мостафин. – Тәлгат, нигездә, элек сөйләгәннәрен кабатлады. Шуннан соң мин аның каршына җәлилчеләрнең фоторәсемнәрен китереп салдым. Алиш рәсемен күрү белән ул сискәнеп китте:


– Менә шушы кеше... Нәкъ үзе... Минем белән аралашкан шагыйрь... Әйе, әйе, рәсемен күрсәткән булсалар, әллә кайчан ук таныган булыр идем. Димәк, «ниндидер билгесез шагыйрь» Абдулла Алиш булып чыкты».
Иманым камил, Гобәйдулла абзый үзе исән чакта кемдер аның каршына Алиш рәсемен китереп куйса, ул да сискәнеп китеп:


– Менә шушы кеше... Нәкъ үзе... Шуның шигырьләрен Седльце концлагеренда күчереп алдым, – дияр иде...
«Алиш шигырьләре Муса Җәлилнең шул чорда язган шигырьләре белән гаҗәеп дәрәҗәдә аваздаш, – диелгән Рафаэль Мостафинның китабында. – Алар икесе дә җиңү көне килеренә ышанган һәм шул көнне аз гына булса да якынайту өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләгән...»


21 август 2015 ел


Абдулла Алиш
Көтмә инде, көтмә...
(Әнигә багышлыйм)

Ана үрдәк бәбкәләре белән,
Ә син ялгыз үзең барасың,
Син көнләшеп аның бәхетеннән,
Моңсу гына озатып каласың.


Кайда китте синең балаларың?
Арыслан күк батыр улларың?
Өмет белән һаман күзәтәсең,
Кайтырлар, дип, киткән юлларын.


Былтыр койган алма какларын син,
Чикләвекләр җыеп киптереп:
– Аларга! – дип, һаман саклыйсыңмы
Сагыш белән көтеп, тилмереп.


Төшләреңдә һаман алар белән,
Көндезләрен укып хатларын,
Теткәләнгән кәгазь битләренең
Һәрбер сүзен инде ятладың.


Язлар килер чәчәк исе бөркеп,
Сыерчыклар кире кайтырлар,
Яңарырлар шунда йөрәгеңдәге
Бертуктаусыз янган кайгылар.


Бал кортлары очар, күбәләкләр
Берсен-берсе куышып уйнарлар,
Чәчәкләргә күмелеп торсалар да,
Куандырмас сине тугайлар.


Җир тетрәгән давыл уты, бәлки,
Карлар белән эреп югалыр,
Дөнья тынып калыр. Йөрәкләрдә
Кавышу хисе кабат кузгалыр.


Өчесенең берсе кайтмасмы, дип
Син көтәрсең һаман аларны,
Ишек каккан саен кочакларга
Әзерләнеп сөйгән балаңны.


Көтмә инде, көтмә, изге карчык,
Җир куенында ята улларың,
Чәчәкләргә биреп, илгә булган
Мәхәббәтле керсез уйларын.

Теги: Азат Сөнкишев Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру