Акка кара төшсә, югалмый…

(Муса Җәлилнең яңа шигырьләре табылу тарихы)
Татарстан дәүләт радиосы коллективы Җиңүнең 70 еллыгы уңае белән сугыш чоры балаларына багышлап «Михнәтле балачак» исемле тапшырулар сериясен әзерләде.Күп санлы әңгәмәдәшләр арасында берсе – Казанда яшәүче Финә апа Нуретдинова мине аеруча кызыксындырды. Үзе катнашкан тапшыру эфирда яңгыраганнан соң, Финә ападан хат килеп төште, анда мондый юллар бар иде: «Ырынбур өлкәсендә туып үскән Гобәйдулла Зариф улы Салихов 1941 елны сугышка алынып, бәхетсезлегенә каршы, дошман кулына эләгә. Ул хөрмәтле шагыйребез Муса Җәлил белән бергә тоткында була һәм Муса Җәлилнең алты шигырен күчереп ала. Бу шигырьләр Гобәйдулла абыйның балаларында саклана».

Чынбарлыкмы бу, әллә шаярумы? Әгәр язганнары хак икән, ни өчен аны әлегә кадәр сер итеп саклаганнар? Кабат Финә апага мөрәҗәгать иттем.

Баксаң, Финә апа шул арада гына туган ягында – Ырынбур өлкәсендә булып, ошбу шаккатыргыч, тетрәндергеч яңалыкны алып кайткан икән!

«Гобәйдулла абый сугыштан соң гел кимсенеп яшәде, – дип сөйләп китте ул. – Аны олысы да, кечесе дә, кулына корал алып сугышканы да, дары иснәп карамаганы да «сатлыкҗан» дип мәсхәрәләде. НКВД вәкилләре бер дә тынгылык бирмәделәр, хәтта төн уртасында өйләренә килеп, тентү үткәрделәр. Аның серле язмышын балаларыннан кала беркем дә төгәл генә белми иде. Чөнки ул мәктәпләрдәге очрашулар вакытында да дәшми калуны өстен күрде. 1970 елда юл һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат булып, үзе күргән-белгәннәрен гүргә алып китте, дип уйлаган идек. Ялгышканбыз. 2007 елда Салиховлар яшәгән йортны сүткәндә, чормада күн букча табыла. Ә анда Гобәйдулла абыйның истәлекләре…»

Финә ападан Гобәйдулла абыйның җиде баласы булуын ачыкладым, шуларның берсе – Башкорт дәүләт университеты деканы, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Гафур Гобәйдулла улы Салихов белән элемтәгә кердем. «Алман телен барлык диалектларда яхшы белгән, концлагерьда еш кына әсирләр файдасына тәрҗемә итеп, милләттәшләрен коткарып калган әтиебез җәлилчеләр турында безгә бик күп мәгълүмат сөйләп калдырды. Ул чакта безнең илдә аның сүзләренә колак салучы, аңа ышанучы юк иде. Әмма әтиебез якты киләчәккә ышанып: «Сез минем белән горурланырсыз әле!» – дип яшәде. Бала чакта ул сөйләгәннәрнең мәгънәсен аңлап бетермәсәк тә, барысы да күңелгә уелып калды. Җидебезнең бишесенә югары белем биргән, барыбызны да илгә файдалы кеше, ватанпәрвәр итеп үстергән әтиебезнең рухы шаттыр, дип ышанасы килә. Без, чыннан да, аның белән горурланабыз».

Шундый сүзләрдән соң исеме ил күләмендә мәгълүм булган галим Гафур Салихов миңа чормада табып алынган язмаларны бирде. Анда мондый юллар бар (урысчадан тәрҗемә) [1]: «1942 елның октябрендә безне эшелонга төяп Польшага озаттылар, Седлец (Седльце) шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерена алып килделәр. Монда мин якташым, татар шагыйре Муса Җәлил белән таныштым. Аның алты шигырен күчереп алу мөмкинлеге булды. «Дус­тым хисе», «Дустыма», «Сөйгән дус­тым», «Озатып калучы», «Туган ил сулары» һәм «Картлык». Мин аларны алып кайттым һәм әле дә үземдә сак­лыйм. 1943 елның февраль аенда Седлец шәһәрендәге лагерьда башкисәрләр Муса Җәлилне һәм тагын бер кешене кулга алды (фамилиясен хәтерләмим). Беренче көнне лагерь капкасы янында, капка сакчылары күзәтүендә, көн буе гимнастёркада гына тоттылар. Көн салкын иде, төньяк-көнбатыштан бертуктаусыз салкын җил исте. Алар сикергәләп җылынырга тырыштылар, арып, карга егылдылар. Әмма аларны кабат басарга мәҗбүр иттеләр. Икенче көнне шул ук урында, бу юлы шинель кигәннәр иде, кулларына икешәр кирпеч күтәреп тордылар. Өченче көнне инде без аларны күрмәдек…»

Бу юлларны укыгач, тагын сорау туды. Тарихи дөреслек нинди? Бу язмага ышанып буламы? Үзем тарихчы булмаганлыктан, Муса Җәлил иҗатын өйрәнүче галимнәргә мөрәҗәгать иттем. Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев Габдрахман Әпсәләмовның Муса Җәлил һәм батыр җәлилчеләрнең якты истәлегенә багышлап иҗат ителгән «Агыла болыт» романыннан Гобәйдулла Салиховка бәйле юлларны табып бирде: «Салихов белән Байдамшинның көчәнмичә, кыланмыйча җырлаулары да әсирләрнең күңелләренә бик хуш килде, йөрәкләре айкалып китте» [2]. «Салихов белән Байдамшин халык көйләре белән дан алды» [3].

Уфада яшәп иҗат иткән Рафаэль Азнагуловның язылып бетмәгән (ул быелның мартында вафат булды) китабыннан да өзек китерик.

«Хәзер килеп шундый сорауга да җавап биреп карыйк. Гобәйдулла әсирләр лагеренда Муса Җәлил белән очрашканмы? Ике якташның очрашуы гаҗәп хәл түгел. Легионерлар концертларында Салихов ике тапкыр җырлый. Халык җырларын башкара. Күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның «Агыла болыт» романында язылган: Муса Җәлил сәхнә артыннан ике тапкыр Гобәйдулланы күзәтә һәм аның җырларын тыңлый. Бу хәлне әсир Салихов белми, бәлки, белмәмешкә салышадыр. Башкалар, надзирательләр сизеп калмасын дип тә эзне яшерергә мөмкин. Чөнки әсирләр сугышчан бишлекләргә бүленә. Бер бишлектәгеләр башкаларның кемнәр икәнен белмиләр һәм белергә дә тиеш түгел. Әгәр кулга алсалар, үзләренең бишлекләре генә иза чигә. Башкаларны алар белми. Бу инде, үз чиратында, легионерларны күпләп кырылудан саклап кала. Үзенә күрә хәрби тактика була инде бу.

Шулай да, Гобәйдулла Муса Җәлил белән бәйләнештә булганмы-булмаганмы? Бу сорауга да берникадәр ачыклык кертеп карыйк. Ул (Г.Салихов. – Редакция.) Шәфи Алмас белән танышып ала. Хәтта өйләрендә була. Бу әфәнде 1917 елда Ырынбурдан Алманиягә кача. Димәк, ул да Салиховның якташы булып чыга, Муса Җәлилне һәм аның иптәшләрен белә. Ул Гобәйдулла шулар хакында яңа мәгълүмат бирмәсме икән, тип тә уйлагандыр. Әмма Губанов (ягъни, Салихов), Шәфи Алмасның кем икәнен белә торып, «мин аларны белмим»нән башка ачылып китә алмагандыр, дип гөман кылырга кала. Фашистларга тәржемәче вазифасын башкарса да, аның да бит туган илгә биргән анты бар. Әсирләр өчен дә тәрҗемәченең файдасы тиеп куйган очраклар була. Кайсыбер бик тә авыр, четерекле мәсьәләләр килеп туса (мәсәлән, ремонтка дип кайтарылган техниканы, бигрәк тә сугыш коралын, юри вакытны озакка сузып яисә ярым-йорты гына төзәткәнне палачлар сизеп калса), тәрҗемәче Гобәйдулла эшне әсирләр файдасына хәл итә торган булган».

Җәлилчеләр тарихын өйрәнүчеләр Салихов турында да белгәч, димәк, ул кеше чыннан да бар? Ул кеше, чыннан да, Муса Җәлил белән күрешкән? Ул кеше «кара» исемлектә түгел?

Инде латин хәрефләре белән язылган шигырьләрне (алар әле, өстәвенә, башкорт телендә күчерелгән!) гамәлдәге имлага аударасы һәм аларның Муса Җәлилнеке булуын раслыйсы (яисә кем белә – кире кагасы) калды. Бу үтенеч белән мин Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил иҗатын өйрәнүче Нурфия Йосыповага мөрәҗәгать иттем. Аның раславынча, бу шигырьләр, чыннан да, Муса Җәлил стилендә язылган. Күчереп язучы, ягъни Гобәйдулла Салихов, бәлки кайбер төгәлсезлекләр дә җибәргәндер. Ничек кенә булмасын, һәммә фактлар җентекләп өйрәнүне, тикшерүне таләп итә. (Алла боерып, киләчәктә, бәлки, Муса Җәлилнең шушы шигырьләре турында Нурфия Йосыпованың да, башка галимнәрнең дә фәнни язмаларын журналыбызда күрергә насыйп булыр әле. – Редакция.) Галимнәр бу эш белән шөгыльләнә дә.

Шунысын да искә төшерик: Муса Җәлилнең әсирлектән ике дәфтәре илгә кайта. 1946 елда элеккеге хәрби әсир Нигъмәт Терегулов беренче куен «Моабит дәфтәре»н Татарстан Язучылар берлегенә илтеп бирә. Андре Тиммерманс, дустының васыятен үтәп, төрмәдән Җәлилнең икенче дәфтәрен алып чыга һәм аны Брюссельдәге (Бельгия) совет илчелегенә тапшыра. Шулай итеп, бер елдан соң тагын бер дәфтәр СССРга кайта.

Өченче куен дәфтәрен Габбас Шәрипов исемле әсирнең алып кайтуы билгеле. Ләкин туган илләрендә Терегулов белән Шәриповны кулга алалар һәм яңадан төрмәгә – бу юлы Сталинныкына – озаталар. Терегулов лагерьда үлә. Габбас Шәрипов ун ел утырганнан соң иреккә чыга, аннары Волгоград өлкәсендә яши.

1946 елның гыйнварында Төркия гражданы (милләте буенча татар) Казим Миршан Римдагы совет илчелегенә Муса Җәлилнең тагын бер дәфтәрен китереп бирә. Җыентык Мәскәүгә җибәрелә, шунда аның эзе югала.

1979 елдан алып бу дәфтәрләрне эзләү әлегә бернинди уңай нәтиҗә бирмәде. Берәр кайчан табылырмы алар? Билгесез. Әлегә, Гобәйдулла Салиховка шундый игелеге өчен рәхмәт әйтеп, сөекле шагыйребезнең (дөресе, аңа нисбәт ителгән) исән-имин табылган шушы өр-яңа (һәрхәлдә, безнең өчен!) алты шигыре белән танышыйк.

______________________

1. Гобәйдулла Салиховның күн букчада сакланып калган автобиографиясе белән тулысынча журналның киләсе санында таныша аласыз.

2. Әпсәләмов Г. «Агыла болыт». – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980. – Б.136.

3. Әпсәләмов Г. «Агыла болыт». – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980. – Б.158.

Муса Җәлилнең яңа табылган шигырьләре 

Туган ил сулары

Саф көмештәй синең су буеңда
Балык тотып, уйнап үстем мин.
Тауларыңда кышын чана шудым,
Җәй көннәре синдә йөздем мин.

Атка атланып синең кырларыңда
Тырмаладым чәчү кырларын.
Таң атканда сине яңгыратып
Җырладым мин яшьлек җырларын.

Егет булып җиткәч беренче кат
Мәхәббәтне синдә сиздем мин.
Синең суларыңны эчеп үскән
Кара кашлы кызны сөйдем мин.

Синең гүзәл, матур тугаеңда
Иркәләнеп атта чаптым мин.
Читкә китсәм, йөрәк чыдамады –
Сине сагынып кире кайттым мин.

Картлык

Мин һаман да шулай йөрерменме,
Әллә картлык билне бөгәрме,
Йөзләремнең яшьлек нурын алып,
Күп җыерчыклар ямьсез тезәрме?

Сөйгән дустыма

Гомерем дусты, яшьли сөйгән ярым,
Улларымның гүзәл анасы,
Сөйдерә белгән кебек, үзе дә сөя белгән
Хыянәтсез гомер юлдашым.

Дустым хисе

Иркәләдем сине бүген төшләремдә,
Чәчләреңне сыйпап тарадым.
Башым куеп көчле күкрәгеңә,
Күзләреңә озак карадым.

Сөйләшәмен, серләр бүлешәмен,
Синең белән төн дә төшемдә.
Татлы төшне озатып күзем ачсам,
Син булмыйсың янда, өнемдә.

Сагындым мин сине – гомер
юлдашымны,
Сагынам үз-үземне белмичә.
Бетмәс ул хис, сагынып яну хисе,
Синең йөзләреңне күрмичә.

Озатып калучы

Авыл очларына кадәр килеп
Саубуллашып озатып калдылар.
Нинди уйлар авыр ташкын булып
Күңелләрне борчып алдылар.

Сау бул, диде, шулчак кулын бирде
Сөйгән дустым, озатып калганда.
Нидер әйтте, ләкин аңламадым –
Йөрәкләрем янып барганга.

Артларыма борылып карап бардым,
Яулык болгап озатып калганын.
Оныта алмам аны һичбер вакыт,
Күкрәгемдә мәңге саклармын.

Бик еракка киткәч, карасам да,
Күралмадым сылу гәүдәсен.
Тик хыялда гына йөртәм хәзер
Озатып калучының шәүләсен.

Аерылганда кеше якын була,
Кыйммәтрәк була тагын да.
Әйткем килде бер сүз җан дустыма,
Аерылышып киткән чагында.

Әйталмадым ләкин, тик карадым,
Күңелемдә сине сакларга.
Сау бул, дидем, аңа кулым бирдем,
Фронтларга киткән чакларда.

Әйткем килде таныш күзләреңнең
Аяз көндәй нурлы булуын.
Әйткем килде ташкын йөрәгемнең
Ярсып-ярсып сине сөюен!

Әйталмадым әйтер сүзләремне,
Илләремнән чыгып киткәндә.
Тик карадым таныш йөзләреңә
Яшь йөрәгем ярсып типкәндә.

Дустыма

Почта юлын таптап һәр көн саен
Хатлар көтәм синнән, акыллым.
Аерылышкач авыр, күңел сыкрый,
Кайларда син, җаным, алтыным?

Хатларың юк, хәлең белә алмыйм,
Таңнар саен сагынып көтәм мин.
Авыр уйлар күңелем борчыйлар да,
Сыгылып елап яшьләр түгәм мин.

Ник югалдың инде, сөйгән дустым,
Тормыш таңы сызылып атканда?
Әткәй-әнкәй, диеп иркә күздән
Улларыбыз күзгә бакканда.

Ник кайтмыйсың бүген, сөекле кош,
Мәхәббәтләр әллә сүндеме?
Батыр белән әллә ярсу йөрәк
Тын алуын мәңге бүлдеме?

Син кайтмыйсың, өзелеп сагынсам да,
Рәсемдә генә күрәм төсеңне.
Канлы окопларның итәгендә
Салдыңмы әллә булган көчеңне?

Авылларга кайткан иптәшләрең
Һичберсе сине күрмәгән.
Сугышларда булган чакларында
Синең белән бергә йөрмәгән [4].

Ник башланды мондый канлы сугыш,
Сызылып кына таңнар атканда.
Бар михнәт, кайгым бетәрме
Сөйгән дустым исән кайтканда?

4 Гобәйдулла Салихов бу юлны «булмаган» сүзе белән тәмамлый да, «күрмәгән-булмаган»ның рифмалашмавына игътибар итеп, күрәсең, җәя эченә «йөрмәгән» дип өсти. Без шул вариантта тукталуны кирәк таптык. – Редакция.

Комментарий язарга