Журнал «Безнең мирас»

Мәчкәрәгә сәфәрем

Инде Чыңгыз Айтматовның бабасы – шушы Мәчкәрә авылы кешесе, Ишмән нәселеннән булган Хәмзә Хәсән улы Габделвәлиев турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Аның турында да Татарстан журналистлары шактый язды, мин аларны кабатларга җыенмыйм. Барлык язмаларда да диярлек, Хәмзә Габделвәлиевның туган елы 1840 дип күрсәтелгән, әмма архив чыганаклары, метрика язулары әйтелмәгән. Безнең уебызча, ул соңрак туган булырга тиеш, моны документлар нигезендә ачыкларга кирәк булачак. Кайбер язмаларда Хәмзә Габделвәлиевның туган урыны итеп Казан каласы күрсәтелгән, бу – туганнарының соңрак «Казан ягы кешесе» дигәненнән үзгәртеп, әйләнешкә кертеп җибәрелгән хата булырга тиеш. Хәмзә Габделвәлиевның Мәчкәрәдән төгәл генә кайсы елда Урта Азия якларына чыгып китүе билгеле түгел – берәүләр 1870-1880 елларны, икенчеләр 1880 еллар уртасын күрсәтә. Хәмзә Габделвәлиевның Мәчкәрәдә беренче хатыны һәм баласы калганлыгы билгеле. Кырык яшен узган кешедә нигә бер генә бала икән? Анысы да ачык түгел. Хәмзәнең ни сәбәпле Урта Азия якларына чыгып китүе дә билгесез. Югыйсә, ул авылда нык нәселдән бит. Ни өчен әле кәрванга ияреп, туган авылында гаиләсен-баласын калдырып, дөнья читенә чыгып китәргә тиеш булган? Бу сорауларның барысы да хәзергә ачык кала. Кайбер язмаларда аның Урта Азиягә энесе һәм сеңелесе белән чыгып китүе әйтелгән, кайберләрендә аларны соңыннан гына чакыртуы турында язылган. Туганнарын үз янына алгач, нигә гаиләсен «онытты» икән? Аңа да җавап юк...


Без бу язмада Хәмзә Габдел­вә­лиевның Кыргызстандагы тормышына анализ ясарга җыенмыйбыз, безне аның тормышының Мәчкәрә белән бәйле өлеше кызыксындыра. Алай да, хәбәрдар булмаган укучылар өчен бераз мәгълүмат биреп китүне кирәк таптык. Хәмзә Габделвәлиев кәрван белән Голҗага (Шәркый Төркестан, хәзер Кытайга керә) хәтле барып җитми, Ысык-Күл буендагы Каракол (Каракүл, Пржевальск) каласында тукталып кала. Шушында төпләнә, зур сәүдәгәр-эшмәкәр буларак таныла, яңадан өйләнә. Аларның сигез баласы туа, Нәгыймә апа 1904 елның 7 декабрендә дөньяга килә.


Бу урында Нәгыймә апаның әнисе турында да әйтеп үтәсе килә, чөнки ул да татар кешесе. Бирегә килгәч, Хәмзә япь-яшь татар кызына – Газизәбануга өйләнә, ул Верный (Алматы) шәһәренең данлыклы бае Исхак хаҗи кызы була. Газизәбануны Казакъстанның элеккеге җитәкчесе Кунаевның әнисе белән кардәш булган, дигән хәбәрләр дә бар. Әмма барыбер Нәгыймә апаның әнисе, Чыңгыз Айтматовның татар әбисе Газизәбануның нәселе өйрәнелмәгән килеш кала... Совет власте Караколдагы йорт-җирләрен тартып алгач, 1930 елда Хәмзә белән Газизәбануны Сабир уллары Ташкентка алдыра. Алар шунда бер-бер артлы үлеп китәләр. Дүрт елдан соң Сабирның үзен дә, халык дошманы дип, атып үтерәләр. Нәгыймә инде бу вакытта кыргыз егете, компартия җитәкчесе Терекул Айтматовта кияүдә була. Соңрак аның ирен дә, халык дошманы дип, кулга алалар һәм атып үтерәләр. Ирсез, ата-анасыз калган Нәгыймә апага дүрт баласын ялгыз үстерергә, аякка бастырырга, кеше итәргә туры килә. 1928 елда туган олы улы Чыңгыз яшьли әнисенә терәк була, ул үзенең беренче әсәрләрен дә әнисе турында һәм аңа багышлап яза һәм әнисе үлгәнче, ягъни 1971 елгача, аны үзе карый, янында яшәтә...


Милләт каршында ничә еллар торган кайбер четерекле сорауларга да кагылып узыйк, чөнки Айтматовлар темасына тотынгач, моны әйләнеп үтеп булмый. Менә ул сораулар: ни өчен Чыңгыз Айтматов үзе башлап әнисенең татар икәнлеген дөньяга белдермәгән; ни өчен ул көчле һәм гайрәтле чакларында туган якларын кайтып күрмәгән; ни өчен Нәгыймә апа да беркайчан әтисенең туган якларына кайтмаган? Туры һәм гадел сораулар бу. Җавап та туры һәм гадел булырга тиеш. Әйе, Чыңгыз Айтматовның әнисе – татар, әмма ул Кыргызстанда, кыргыз атасы туганнары арасында яшәгән, мәктәптә дә кыргызча һәм урысча укыган, шәхес буларак та кыргыз мохитендә формалашкан. Татар әби-бабасы аңа өч яшь вакытта үлгән. Татар анасы тормышны тарткан.


Инде мәгълүм затка әверелгәч, Чыңгыз Айтматовның бу бөеклекне башка халык белән бүлешәсе кил­мәгәндер, чөнки ул кыргызларның милли байрагы булды, аларның милли байлыгы саналды. Айтматов аша кыргызлар үзләре дә дөньяга танылды. Зур мөнбәрләрдән: «Минем әнием – татар, миндә татар каны да ага», – дип аваз салу яисә язып чыгу – ул талант бөеклеген башка халык – татарлар! – белән дә бүлешү булып яңгырар иде. Айтматов моны эшләмәде. Шул сәбәпле, үзе аякта нык торганда, татар тамырларын да эзләп йөрмәде, туган якларына да кайтмады, ул аның Кукмара төбәге икәнлеген 2006 елга кадәр белмәде дә. Нәгыймә апа исә төпчек кызы Розаны тапканда нык чирләп кала, соңыннан гомер буе бума чире (астма) һәм буыннар шешү белән газап­лана. Берсендә әтисенең туган якларына кайтырга җыенгач, аның нык авырып урынга ятканын да сөйлиләр. (Шунысын да онытмыйк – Нәгыймә абыстай үзе Кыргызстанда туган бит!)


Чыңгыз Айтматов Татарстанга, татарларга бу гасыр башында гына йөз белән борыла башлый, берничә тапкыр Казанга килә, милләтебезне күзәтә, чагыштыра, өйрәнә... Аның аңында һәм җанында татарлыкка төп борылыш Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә булгандыр, дип уйлыйм: ул биредә татар халкының бөеклеген, матурлыгын, затлылыгын күрде, чал тарихы белән очрашты... Ә инде 2006 елның февралендә, Җәлилнең 100 еллыгына Казанга килгәч, Кукмара районы музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина аның алдына Ишмән шәҗәрәсен чыгарып сала, Чыңгыз Айтматов үз нәселенең гасырлар тирәнлегенә киткән көчле тамырларын күреп, таң кала... һәм Кукмара музеена түбәндәге хатны юллый: «Дорогие учредители музея Кукмора! Выражаю Вам искреннюю благодарность за информацию о создании родославной Абдулвалиевых, моих предков по материнской линии. Для меня такая чудесная весть была неожиданной и исторически великой для всего нашего семейства Айтматовых, для моих предков. Вы установили нашу родославную на Кукморской земле. Теперь это место, это деревня будет для нас святым местом...»


2007 елда Чыңгыз Айтматов Казанга тагы килә. Бер елдан, майда, үзенең татар тамырлары турында документаль фильм төшерергә, милләттәшләре белән очрашырга дип янә Казанга юл тота... Ул инде бу юлы татар булып өлгереп, сагынып, яратып бире кайта (нәкъ менә кайта!), дулкынланып, әнисенең туган якларына – Кукмара төбәгенә сәфәр кылырга җыена... Әмма Тәкъдир аның юлына аркылы баса – гасырга тиң гомерендә туган нигезгә кайтып тезләнергә бер көн вакыт җитми... Каты авырып киткән Чыңгыз Айтматовны 16 майда Казан хастаханәсенә салалар, аннан аңсыз хәлдә Германиягә дәваланырга озаталар, ул шунда, данлыклы Нюрнберг шәһәрендә 10 июнь көнне үлә... Аны Кыргызстанның Ата-Бәет зират-комплексына, әтисе янына җирлиләр.


Чыңгыз Айтматов Татар иленә үләр­гә кайткан булып чыга...


Ә бабасы туган Мәчкәрәдә аны ул көнне бөтен халык көтә, Хәмзә аганың нигезендә бәлешләр пешереп, табын әзерләп каршы алырга хәзерләнәләр... Менә хәзер ул нигездә мин басып торам... Дөрес, анда инде күптән башка кешеләр яши. Хәмзә аганың беренче хатыныннан туган улы Исмәгыйль, тормышлар бик авырайгач, өен сатып, Кыргызстанга китә, әмма аны салкын каршылыйлар, дип сөйләделәр. Исмәгыйль яңадан авылга кайтып, кеше өстендә яшәп үлде, диделәр... Хәмзә аганың күршесендә генә Мәчкәрәнең данлыклы мәдрәсәсе булган, хәзер аннан зур-зур нигез ташлары гына калган...


Хәмзә аганың нигезе дә, мәдрәсә дә мәчет урамында, заманында мәд­рә­­сәдән Беренче Җәмигъ мәчетенә ка­дәр ак таш җәелгән булган. Атаклы Хәсән байның йорт-кибетләре дә шушы урамда, таш келәт-кибете һаман эшләп тора. Менә Беренче Җәмигъ мәчете, аны 1791 елда Габдулла Үтәмешев салдыра, совет чорында анда ашлык склады булган, чеби дә тоталар... Хәзер ул торгызу хәлендә. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы мәһабәт бина, түшәмнәре бизәкле, стеналары калын, ишек-тәрәзәләре атлы арба сыярлык... Биредә күп еллар инде тергезү эшләре бара, әмма эшлисе эш һаман шактый әле.


Менә Икенче Җәмигъ мәчете, анысы башта агач була, ул 1800 елда Габдулла Үтәмешевнең улы Муса Үтәмешев тарафыннан ислам диненә килгән арлар (удмуртлар) өчен төзетелә. 1871 елда агач мәчет янгач, Муса Үтәмешевнең улы Исхак 1872 елда шул нигездә таш мәчет салдыра. Совет чорында анда клуб була, үзгәртеп кору заманында көндез – мәчет, кичен – клуб... Хәзер исә Мәчкәрәдә күрше авылдан күчертеп салган яңа мәчет эшли, халык намаз укырга да, гыйлем алырга да шунда йөри. Бу урында авыл имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов турында иң яхшы сүзләребезне әйтәсе килә – ул Мәчкәрәнең бәхете, иман сагында торучысы, догачысы, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!


Алдагы тукталышыбыз – Үтәме­шевләр йорты... Хәер, йорты гына түгел, ә утар-комплексы, Мәчкәрәнең хан сараедай милли-тарихи бизәге... Ул 1800 елда Үтәмешевләр тарафыннан салына, зур нәселнең төп йорты-нигезе булып тора. Әмма совет хөкүмәте йорт хуҗасы, зур сәүдәгәр, Казан шәһәр думасы әгъзасы Исмәгыйль Үтәмешевне 1929 елда сөргенгә озата, аның гаиләсен, туганнарын да шул язмыш көтә... Урал аръягына сөргенгә сөрелгән хатыны Зөбәйдә Үтәмешева ике баласын поезд тәрәзәсеннән ташлый, соңыннан үзе дә сикерә. Аллаһ рәхмәте, балаларын эзләп таба, алар Үзбәкстанга качалар. Соңыннан дөньякүләм галим булып таныласы Рөстәм (Үзбәк) Үтәмешев – әнә шул поезд тәрәзәсеннән тотып атылган өч яшьлек бала була... Бу вакыйгалардан соң 85 ел вакыт үткәч, Рөстәм Үтәмешевнең улы Илдар Үтәмешев Мәчкәрәгә кайтып, ата-бабасы нигезенә баш ия, зиратта дога кыла...


Чәчәкләргә күмелеп утырган ике катлы бу таш йорт хәзер дә халыкка хезмәт итә, анда ярдәмче мәктәп-интернат урнашкан. Сугыш вакытында исә бирегә Ленинградтан килгән ятим балаларны урнаштыралар, 1959 елда авыру балалар өчен шушы интернат ачыла. Без биредә булдык, мондагы матурлыкка, тәртипкә сокландык, авыру, проблемалы балаларны хезмәт белән тәрбияләүләрен белеп, сөендек. Интернат-мәктәп директоры Шәүкәт Нәкыйп улы Сабитовның бөтен җа­нын-тәнен биреп бу авыр йөкне тартканы сизелеп тора, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!


Менә юл өстебездә – авыл башындарак челтерәп агып яткан чишмә, ул да борынгыдан калган, әмма соңгы елларда онытылган, ташланган булган. Кукмараның төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшинаның тырышлыгы һәм тәкъдиме белән, Сандугач чишмәсе яңадан торгызыла, бу эштә Равил Ганиев зур ярдәм итә. Бу чишмәдән Чыңгыз Айтматовның бабалары да иелеп су эчкәндер, алар кыргыз далаларына да хәтер күзәнәкләрендә шул суларның шифа-көчен алып киткәндер, әдипнең иҗатына Сандугач чишмәсенең дә сулары тәэсир иткәндер, дип уйлыйсы килә...


Соңгы тукталышыбыз – зират... Авыл башында, алтын кырлар янә­шә­сен­дә, карурман кебек тын гына, моң гына шаулап утырган борынгы зират... Ул инде өч зират кушылып бер зиратка әйләнгән, тыштан – киртә, эчтәрәк таш койма белән уратып алынган. (Мондый биек таш коймаларны минем Киров өлкәсендәге татар авыллары зиратларында да күргәнем булды.) Катнаш урман, диярсең – башлары күккә тигән төз наратлар, гасыр белән бергә картайган ак каеннар һәр кабер өстендә шаулап дога кыла... Чардуганнар беткән, каберләр иңгән, бары тик өсләренә куйган борынгы ташлар гына монда ятучыларның кемлекләренә шаһәдәтлек биреп тора...


«В ходе осенней экспедеции 1998 года только на одном кладбище села Маскара было обнаружено, учтено и и исследовано 33 арабско-графических надгробных камня, – дип яза алар. – Надо отметить то обстоятельство, что село Маскара в истории татарского просветительства занимает особое место. Тексты надмогильных плит также ярко свидетельствуют о культурной и просветительской роли села в прошлом этого края. На них нанесены обширные сведения об основателе села Маскара, благородном старике Ишмане, о богатом роде Утямышевых». (Кукморский край..., стр. 52.)


Бу юлларның авторлары, галимнәр Ирек Һадиев белән Раиф Мәрданов Кукмара районы зиратларындагы өч йөзгә якын борынгы кабер ташларын өйрәнгәннәр, әлеге хезмәтләрен күптән түгел китап итеп тә бастырып чыгардылар. Аларның Кукмара төбәге тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүләрен әйтергә кирәк. Шулай ук тарихчы-археолог Альберт Борһанов та төбәк тарихында үз сүзен әйткән, яңа карашын белдергән. Ә инде Кукмара төбәген Чыңгыз Айтматов шәхесе белән бәйләп өйрәнүне район музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина кузгата. 1997 елда Мәчкәрә мәктәбе музеенда Ишмән шәҗәрәсенә тап булганнан соң, ул галимнәр ярдәмендә Чыңгыз Айтматовның татар бабалары тамырларына килеп чыга һәм бу турыда бөтен дөньяга белдерә. Дөрес, аның сүзләрен кабул итмәүчеләр дә очрый, кайбер бөекләребез үк бу хакта тәнкыйть мәкаләсе дә язып чыга: Чыңгыз Айтматовны тартып-сузып татар ясамакчы булалар, имеш... Әмма Ләбүдә ханым барыбер туктап калмый: 2006 елда Ишмән шәҗәрәсен Казанга килгән Чыңгыз Айтматов алдына чыгарып сала, 2008 елда, Кукмара төбәгеннән бердәнбер вәкил булып, Татарстан делегациясе составында Кыргызстанга, Чыңгыз Айтматовның 80 еллык юбилеена бара һәм анда чыгыш ясый, аннары да эзләнүләрен дәвам итә. Ләбүдә ханымны мин Кукмара районы өчен зур табыш, дияр идем, үз эшен шулкадәр яратып һәм җиренә җиткереп эшләүчеләр хәзер бик сирәк бит!


Әйе, Чыңгыз Айтматов, гасырларга тиң олы юлга чыкса да, бабасының туган авылына кайтып җитә алмаган... Күрсә, ул да Мәчкәрәне яратыр иде, чөнки мондый мәгърифәтле һәм нурлы авылны яратмау мөмкин түгел! Нәгыймә апа да атасының туган нигезен кайтып күрә алмаган... Әмма бу изге әманәтне Чыңгыз Айтматовның улы Илдар Айтматов үтәгән. Ул әнисе Мария Үрмәт кызы һәм әбисе Нәгыймәнең төпчек кызы Роза Айтматова белән Мәчкәрәгә кайтып, туган туфракка баш игән... Алар татарлык­ларын таныганнар. Татар иле, туган туфрак та аларны таныган һәм кабул иткән. Ә Чыңгыз Айтматовның рухы исә өметнең ак параходлары булып, ак боланнарга һәм язгы торналарга әйләнеп, бу очрашуны күзәткәндер. Сөенгәндер, барыбер сөенгәндер...
Һәм җаны мәңгегә тынычланып калгандыр...


Мәкаләнең журналдагы исеме: "Чыңгыз Айтматовны биргән Мәчкәрә"


Дәвамы. Мәкаләнең башын укыгыз.

Теги: Фәүзия Бәйрәмова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру