Журнал «Безнең мирас»

Мәчкәрәгә сәфәрем

Узган җәй миңа Кукмара районының Мәчкәрә авылында булып кайтырга туры килде... Моңа кадәр дә Сахалиннан алып Төркиягә кадәр бик күптатар авылларын күргәнгә, юл йөрергә ияләнгәнгә, Мәчкәрәгә дә бары тик булачак китабыма материал туплау өчен генә барган идем.


Мин бирегә дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның нәсел җеп­ләрен, аның әнисе ягыннан татар тамырларын эзләп килдем. Ләкин Мәчкәрә мине тагы әллә кайсы яклары белән үзенә бәйләп куйды, яраттырды, сокландырды, гаҗәпләндерде... Биредә барысы да бар иде: җанга рәхәтлек бирерлек гүзәл табигать, таш мәчетләре һәм йортлары белән борынгылыкка шаһәдәтлек биреп торган чал тарих, кабер ташларына тарих моңы сеңгән борынгы зират, Котып белән Казан арасында барлыкка килгән кариле татарлары язмышы... Чәчәк атып утырган, һәр йорты гөл кебек булган, тырыш, иманлы, мәгърифәтле татар авылы!.. Хәер, Кукмара районында һәр авыл шундый диярлек. Алай да, Мәчкәрә элек тә, хәзер дә аларның барысыннан да аерылып торган, ул саладан бигрәк, каланы хәтерләткән, мәдәният-мәгърифәт ягыннан да, сәнәгать-промышленность ягыннан да үзәк ролен башкарган. XVIII гасыр ахырында ук монда таш мәчетләр һәм данлыклы мәдрәсәләр булган, XIX гасырда исә Мәчкәрәдә киҗе-мамык, бәс-тукыма фабрикалары, чуен кою заводлары гөрләп эшләгән, аның сәүдәгәрләре дөнья буйлап эш йөрткән. Моңа төбәк тарихын өйрәнүче галимнәр дә игътибар иткән: «До советского периода село входило в состав Малмыжского уезда Вятской губернии, – дип яза алар. – Населённый пункт резко отличался от многих татарских селений тем, что уже в конце XVIII века являлся торгово-промышленным центром. С 1778 года здесь свою продукцию производили кумачная и кожевенная мануфактуры, принадлежавшие братьям Абдулле, Мухаметрахиму и Ярулле Утямышевым. В XIX веке их потомки владели медеплавильным, мыловаренным, суконным, ваточным предприятиями в Казанской и Вятской губерниях». (Кукморский край. – Казань, 2008. – С.161.)


Бу хезмәттән күренгәнчә, «беренче гильдияле Малмыж купецлары» Үтәмешевләр хәйриячелек белән дә нык шөгыльләнгән – алар Малмыждан Казангача арада йөзләгән мәчет-мәдрәсәләр салдырган һәм тоткан. «1802 елда Казанда алар акчасына «Иске таш» мәчете һәм 1882 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе төзелә», – дип язалар алар турында. Моның өстенә Үтәмешевләр төрле дәрәҗәдәге депутатлар, гласныйлар, җәмәгать эшлеклеләре дә булып тора. Әмма совет власте аларның бар мал-мөлкәтен тартып ала, үзләрен төрмәләргә озата. Затлы, мәгърифәтле Үтәмешевләр нинди шартларда да юкка чыкмый. Шушы Мәчкәрә авылында 1926 елда туган, 3 яшендә әнисе белән сөргенгә сөрелгән Рөстәм (Үзбәк) Исмәгыйль улы Үтәмешев галәм һәм медицина өлкәсендә дөньякүләм танылган галимгә әйләнә, космонавтлар әзерли, шул исәптән – Юрий Гагаринны да. Аның улы Илдар Үтәмешев тә медицина техникасы өлкәсендә дөньякүләм танылган галим, Мәскәүдәге зур фәнни институтның җитәкчесе. Билгеле, Чыңгыз Айтматов тамырларының нәкъ менә шушы авылга, нәкъ менә шушы Үтәмешевләргә барып тоташуы бер дә гаҗәп түгел кебек. Әмма дөньяга яшерен символ-тамгалар телендә яза алырлык талант иясен биргән Кукмара төбәге әле башка үзенчәлекләре белән дә аерылып торырга тиеш иде... Һәм ул үзенчәлекләрне мин борынгы тарихыбызда таптым.


Кукмара төбәге турында, шул исәптән Мәчкәрә авылы хакында да инде шактый яздылар, шуңа күрә, мин монда ниндидер яңалык ачарга җыенмыйм. Бары тик төбәк тарихының әлегәчә читтәрәк калган якларын яктыртмакчы булам (әлбәттә, үз күзаллавым белән). Кызганыч ки, бездә барлык авылларның да диярлек тарихы урыс архивларында телгә алынган вакытлардан башлана, бу, нигездә, XVII-XVIII гасырлар, сирәк очракта – XVI гасырның икенче яртысы. Мәчкәрә тарихы белән дә шулай. Энциклопедияләрдә һәм, гомумән, күпчелек язмаларында авылга нигез XVI гасырның икенче яртысында, ягъни Казан ханлыгы җимерелгән чорда салынган, диелә. Әйе, 1552 елгы фаҗигадән соң татарларның бер өлеше шушы якларда сыену табарга мөмкин. Әмма бу әле аңарчы биредә татар авыллары булмаган, дигәнне аңлатмый. Адәм баласы һәрвакыт кеше яшәгән җирдә урнашырга тырыша. Татарлар да бер-берләре янына сыенырга омтылган, утлы-сулы, мәчет-мәдрәсәле авылларга килеп урнашкан.


Безнең фикеребезчә, Мәчкәрә авылы XVI гасырга кадәр дә булган, һәм анда, кайбер тарихчылар язганча, удмурт-арлар гына яшәмәгән, татарлар да көн күргән. Гомумән, кешеләр бу тирәләрдә моннан ун мең еллар элек яшәгән, бу турыда Кукмара төбәгеннән, Мәчкәрә авылыннан табылган борынгы табылдыклар сөйли. «Человек обитал на кукморской земле несколько тысяч лет назад, об этом говорят находки, обнаруженные в Урясьбаше, Кукморе, Маскаре, Салтык-Ерыкле, – дип язалар тарихчылар. – Каменное долото, скол с конического нуклеуса, каменный отбойник, найденные в них, принадлежат эпохе неолита (около VIII-III тысячелетия до нашей эры)». (Кукморский край..., С.37.) Бу кешеләр кемнәр булган? Өздереп кенә әйтә алмыйбыз. Әмма безнең җирләрдәге бөтен борынгы тарихны җиңел генә фин-угыр халыкларына биреп кую белән дә килешмибез. Бу – безнең дә җирләр, безнең дә тарих, безнең дә язмыш...


Кукмара районының археологик картасында Мәчкәрә авылында таш һәм бронза чорында да кешеләр яшәгәнлеге, алардан торак урыннары калганлыгы һәм шул заман табылдыклары яктыртылган. Югарыда телгә алынган «Кукморский край» китабында бу якларда беренче болгарларның 1236 елларда пәйда булуы хәбәр ителә: «Первые булгары появились в селе Маскара, освоенной до них черемисами. Затем появились булгаро-татарские села Кулларово (Чишмабаш), Ураскино (Туембаш) и Янцобино». (Кукморский край..., С.38.) Мәчкәрә авылыннан шулай ук Алтын Урда чоры тәңкәләре табылганлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Димәк, биредә татарлар инде шул чорларда ук яшәгән. Әйткәнебезчә, Казан җимерелгәч, аларга качып котыла алган казан татарлары да килеп кушыла, Касыйм ханлыгында, мишәр илендә хәлләре авырайгач, чукынудан качкан татар-мишәр морзалары да биредә сыену таба. Менә шушы «морзалар факторы»на киңрәк тукталасы килә.


Заманында Мәчкәрә авылы Ишмән иле дип аталган, аңа нигезне Бөрбаш авылыннан килгән Ишмән Туктаргали улы салган, дигән фараз бар. Безнең уебызча, Ишмән инде моңа кадәр булган авылга килеп урнашкан. Туктаргали картның кабере бүгенге көндә Балтач районының Бөрбаш авылында, ә Ишмән нәселе исә шушы Мәчкәрә төбәгендә тамыр җибәргән. Бу зур нәселнең дүрт йөздән артык кешене үзенә туплаган шәҗәрәсе узган гасырларда ук эшләнгән, ул соңгы вакытларда тулыландырылган һәм фәнни әйләнешкә кертеп җибәрелгән.


Мин әлеге шәҗәрәнең гарәп һәм кирилл хәрефләре ярдәмендә язылган вариантлары белән Кукмара районы төбәк тарихын өйрәнү музеенда да, татар шәҗәрәләре турындагы фәнни китаплар аша да таныштым. Бу нәсел шәҗәрәсенә җентекләп тукталуымның сәбәбе – Чыңгыз Айтматовның әни­се Нәгыймә апа да шушы Ишмән нә­селен­нән була, аның әтисе Хәмзә шушы Мәчкәрә авылында 1840 елларда туа, ул Габделвәлиев фамилиясен йөртә. Шәҗәрәнең зур бер тармагы исә Үтәмешевләр фамилиясе белән дөньяга тарала, алардан да танылган байлар, иганәчеләр, зур галимнәр чыга. Шәҗәрә төзүчеләр Ишмән нәселенең Шәһре Болгар якларыннан булуын язып калдырган, шул ук вакытта аларның Ханкирмәннән (Касыйм каласы), төньяктан килүләренә дә ишарәләр бар, Ишмән нәселенең данлыклы Кара бик, Карахан нәселе белән дә бәйлелеге күренә.


Кара бик шәҗәрәсенең берничә варианты бар, ул Татарстанда, бигрәк тә, төньяк районнарда шактый таралган. Белгәнебезчә, Кукмара районы республикабызның төньягына урнашкан, ә Мәчкәрә авылы бу районның да иң төньяк читендә, Киров өлкәсе чигендә. Кара бик шәҗәрәсенең галим Сәет Вахиди тапкан нөсхәсендә Ишмән исеме дә бар, ул инде теге заманнар өчен соңгы буыннарның соңгысы булып тора. Шәҗәрә Туктар Ибраев тарафыннан 1851 елда төзелгән. Кара бик шәҗәрәсенең күпчелек вариантлары Нух галәйһиссәламнән башлана, арада күп ханнар һәм акыл ияләре бар, шулар арасында Сократ хәким һәм Бачман ханның исемнәре дә еш телгә алына. Шәҗәрәләрдә Кара бик нәселенең Рум тарафыннан, Византиядән килгәнлеге кат-кат әйтелә, Искәндәр Зөлкарнәйн исеме кабатлана, Идел-Җаек буйларына килеп урнашкан Кара бик тә – шул затлы нәселдән, Ишмән үзе дә шул нәсел тармагында.


Югарыда телгә алынган Ишмән шәҗәрәсе галим Марсель Әхмәтҗанов китабында Туктар карттан башлана. (Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995. – Б.111.) Ә Шиһабетдин Мәрҗани исә Мәчкәрәгә күчкән Ишмән нәселен Сөләйман әл-Кирманидән башлый: «Үз балалары бу заманда нәселләрен «Габдулла бине Габдесәллам бине Хәлил бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ бине Кодеш бине Сөләйман әл-Кирмани» дип билгелиләр», дип яза. (Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан. 1989. – Б.230.) Мәчкәрәдә табылган һәм хәзер Кукмара музеенда куелган Ишмән шәҗәрәсе дә Сөләйманнан башлана. Аннан – Кол Сөләйман, аннан – Кодаш, аннан – Тәбеҗ, аннан – Көчек, аннан соң Туктаргали китә.


Кайбер галимнәр Ишмән нәселенең башында торган бу Сөләйманнарны Болгардан килгән, дип, кайберәүләр – Алтын Урдадан күчкән, дип бара, Ханкирмәннән, Нократ (Нухрат) авылы якларыннан күчкән, дип тә яза. Минем дә шушы Ханкирмән – Нократ юнәлешен ныклабрак өйрәнәсем килә. Дөрес, Ханкирмәнне күрше Мамадыш районы Кирмән авыллары белән тәңгәлләштерергә тырышучылар да бар. Әмма моңа дәлилләр юк. Бу турыда Шиһабетдин Мәрҗани дә искәртә. «Кукморский край» китабын төзүчеләр дә Ишмән нәселенең Ханкирмән белән бәйлелеге мәсьәләсенә тукталган, әмма моны расларлык архив документлары юклыгын әйткән.


«Высказанное в своё время предположение Ш.Марджани о том, что родоначальники этой фамилии берут свое начало из Ханкирмана (то есть, города Касимова), существует среди современных учёных и сегодня, – дип яза алар. – Однако предположение о том, что древние потомки этого рода в конце XVIII века после распада Касимовского ханства перекочевали в деревню Бурбаш, не подтверждается архивными материалами». (Кукморский край..., Б.155.)


Әйе, тарихи документлардан күрен­гәнчә, Ишмән нәселенең Бөре елгасы буйларында XVI гасырларда ук яшәве, ә Мәчкәрә тирәсенә 1678 елларга кадәр килеп урнашканлыклары билгеле. Шул ук вакытта, Туктаргали Көчековның һәм аның бабаларының бик борынгы заманнардан Нократ буйларында, Хлынов өязендә (хәзерге Киров өлкәсе) урман-җирләре булганлыгы да мәгълүм. Бу хакта аларга 1652 елда патша Алексей Михайлович биргән документ сакланган. Биредә борынгы бабаларыннан калган урман-җир мираслары булгач, димәк, Туктаргали балаларының да кариле (Нократ) татарлары белән ниндидер туганлык бәйләнешләре бар?


Үтәмешевләр дә (Ишмән нәселенең зур бер тармагы) чыгышларын Бөрбаш-Мәчкәрә белән генә бәйләп куймыйча, үзләрен Кырым ханнары, нугай морзалары, Чыңгыз хан, Сөембикәләр белән бәйләп карый. «Современный представитель данного рода – учёный Ильдар Рустамович Утямышев – опираясь на записи своего отца, сообщает о том, что «родовые нити ведут к крымским ханам, имеют общих прадедов с Сююмбике, дочерью ногайского мурзы... и все связаны с потомками Чингизхана», – дип яза төбәк тарихын өйрәнүчеләр. (Кукморский край..., С.156.)


Әлбәттә, боларны исбатлау шактый авыр, әмма аларда хаклык та булырга мөмкин. Һәрхәлдә, республикабызның төньягында яшәгән татарларны, шул исәптән Ишмән нәселен дә, Кара бик шәҗәрәсе, кариле татарлары тарихы белән дә бәйләп өйрәнергә кирәктер. Бу хакта галим Марсель Әхмәтҗанов та әйтә: «Канбар, Кара бик нәселләре Сакмар суы буйларыннан, Нократтагы Карино авылына һәм Чуашстан чигеннән Уфага кадәр булган киң мәйданнарда яшиләр, – дип яза ул. – Аларның саны йөзләрчә мең кешегә җитә. Шунлыктан Кара бик нәселенең Идел-Урал буе татарлары этник тарихында урыны зур. Кара бик халкын тәшкил иткән угыз-кыпчак ырулары, Болгар вилаятендәге исән калган болгарлар белән кушылып, бүгенге Идел-Урал татарларының зур бер компонентын тәшкил итәләр». (Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре..., Б.26.)


Без бу язмабызда ни өчен Кара бик шәҗәрәсенә, кариле-нократ татарлары тарихына җентекләп тукталабыз соң? Чөнки, безнең уебызча, Кукмара төбәгендә, бигрәк тә аның Мәчкәрә кебек иң төньяк читендә яшәгән татар авыллары тарихына, шул исәптән Ишмән нәселенә дә, кариле-нократ татарларының тәэсире нык булган. Бу инде башкачарак тарих, үзенчәлекле холык һәм мәдәният, саладан бигрәк, кала традицияләрен саклау һәм дәвам итү, гаять тырышлык, генетик яктан, нәселдән килгән лидерлык билгеләре һәм затлылык... Кукмара татарларында боларның барысы да бар.


Тарихчы-галим Дамир Исхаков та нократ татарларына зур бәя бирә: «Нократ татарларының төп өлешен, үзәк өлешен Алтын Урдадан чыккан татарлар тәшкил иткән, – дип яза ул. – Тәгаенрәк тә әйтеп була: алар кыпчак кабиләсеннән чыкканнар. Барысы да затлы татарлар. Казан ханлыгы оешкан вакытта Болгар вилаяте ягыннан Казан тарафына үтеп кереп, Арча даругасында, ягъни өязендә, хөкемдарлар булганнар. Ягъни, хакимиятне кулда тотканнар, бәкләр, хаким катлам булганнар». (Татар милләт календаре, 2003 ел, Б.276.)


Шуларны белгәннән соң, Чың­гыз Айтматовның әнисе ягыннан бабаларының нәкъ менә Кукмара төбәгеннән, Мәчкәрә авылыннан, кариле-нократ татарларының бөтен традицияләрен дәвам иткән Ишмән нәселеннән булуына гаҗәпләнергә кирәкми. Болар – узган меңьеллык башында ук, Болгар дәүләте составында булуларына карамастан, Ар иле дип аталган үз мөстәкыйль җирләрендә яшәп яткан, Алтын Урда составында да чагыштырмача мөстәкыйльлекләрен саклап калган, әле 1361 елда да «Каринское княжество» дип аталган үз биләмәләрендә көн күргән затлы-гайрәтле татарлар. Урыс рәсми чыганакларында аларны «арские князья» дип тә атаганнар. Моны Арча атамасы яки ар-удмуртлар белән генә бәйләп карарга ярамый. Тарихтан күренгәнчә, бары тик 1489 елда гына бу җирләрне Иван III гаскәре яулап ала һәм Кар иле – Ар иле, төньяк татарларының мөстәкыйль иле, көчләп урыс дәүләте составына кертелә. Бу хакта үзе дә шушы якларда – Малмыж каласында туып-үскән тарихчы-галим Михаил Худяков менә нәрсә яза: «В 1467 г. каринские татары могли составлять прочную опору казанцам при завоевании последними Вятской земли. Они удержали свою автономию вплоть до 1489 года, когда московское войско покорило Вятскую общину. Вместе с нею утратили самостоятельность и каринские татары: князья их были низложены и отвезены пленниками в Москву». (М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. – Москва, 1991. – С.21.)


Әлбәттә, кариле татарларының Казан белән бергә яисә Казанга каршы вакытлары да булган. Урыс дәүләтенә Казаннан алда көчләп кертелгәч, аларның сайлап алу мөмкинлеге калмый инде. Ни генә булмасын, алар туган туфрагына, диненә һәм теленә тугры кала, инде ничә гасырлар шушы җирләрдә татар булып, мөселман булып яши, монысы өчен дә зур рәхмәт аларга!



Ред.: мәкаләнең журналдагы исеме - Чыңгыз Айтматовны биргән Мәчкәрә


Ахыры киләсе санда


Теги: Фәүзия Бәйрәмова Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру