Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фәнис Яруллин. Чын мәхәббәт бармы?

Фәнис Яруллин. Чын мәхәббәт бармы?

Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,Үпкәләрләр бик бәхетле парлар.Ә бәхетле парлар күпмелегенӘйтә ала бары җәйге таңнар.Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,Бик күпләрнең хәтере калыр кебек,Әзмени соң кайнар күз...

Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,
Үпкәләрләр бик бәхетле парлар.
Ә бәхетле парлар күпмелеген
Әйтә ала бары җәйге таңнар.
Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,
Бик күпләрнең хәтере калыр кебек,
Әзмени соң кайнар күз яшьләрен
Яшәүчеләр тик мендәргә түгеп.
Чын мәхәббәт кенә елата бит
һәм яралый безнең җаныбызны;
Җан яралы булгач, без соң аны
Чын мәхәббәт диеп саныйбызмы?
Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,
Рәнҗер иде миңа күпме толлар:
Яуда үлгән ярга тугры булып
Яши алар менә ничә еллар.
Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,
Нәрсә әйтер миңа сөйгән ярым:
Ул бит мине егерме ел буе
Клларында йөртә, түкми зарын.
Чын мәхәббәт юк ул, димик, дуслар,
Дәва гына эзлик ярабызга,
Замананың Таһир-Зөһрәләре
Арабызда яши, арабызда.
1983
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи